Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әтәч менгән читәнгә (Взлетел петух на плетень) – Аяз Гыйләҗев


Сегодня читаем отрывок из известной повести татарского классика Аяза Гилязова "Әтәч менгән читәнгә". Текст отрывка адаптирован и сокращён для изучающих татарский, мы записали к нему аудио, подготовили перевод ключевых фраз и тест по содержанию и лексике.

Әтәч менгән читәнгә (өзек)
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:40 0:00

Һай, биек тə соң Сəлəхетдиннəрнең читəне!

Бик горур кызгылт әтәч Гәрәй-хан бүген əллə ничə тапкыр шушы читəн янына килде. Әмма очып кунарга йөрәге җитмәде. "Əһə! – диештелəр тавыклар, – әтəчебезнең кая гына басып кычкырганы юк. Инде монда да менсә, барысы да куркачак"

Ниһаять, əтəч кыюлыгын җыйды. Ишегалдын карады, горур башын күккә күтәрде, сикереп читәнгә мендә дә... егылып төште. Аннары оятыннан келәт астына кереп качты.

Ул арада бу турыда кызгылт әтәчнең иң зур дошманы ак әтәч белгән.

–Хәзер авылда иң көчле, иң батыр әтәч мин булам! – дип мактанды ул.

Инде бөтен ишегалды шул вакыйганы сөйли иде. Үрдәкләр, казлар, тавыклар бар эшләрен оныттылар – барысы да кызгылт әтәчнең егылуы турында сөйләшә.

Ишегалдындагы тавышка Хәйретдин агай да уянды.

Ул күршесеннән:

– Ни булды? Нигə чабышасыз? – дип сорады.

– Ишетмәдеңмени?

– Нәрсәне?

Кош-корт котырына бит!

Шуннан? Җәй башы бит, беренче июнь. Вакыты шундый.

– Кош- корт юкка котырмый ул. Нәрсәдер булган!..

Бераздан каз-үрдəклəр тынычланды. Гəрəй-хан келəт астыннан чыкты, берни дə булмаган төсле канатларын какты. Шулай җиңелмəвен күрсəтергә теләде ул. Башын горур күтәреп, күкрәген киереп алга атлады.

...Ә бу хәлгә кадәр шундый вакыйга булган иде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
горур кызгылт әтәч – гордый рыжий петух
читəн янына килде подошёл к плетени
очып кунарга йөрәге җитмәде – не хватило смелости взлететь
кая гына басып кычкырганы юк где только не кричал
кыюлыгын җыйды собрал волю (в кулак)
егылып төште упал
келәт астына – под клеть
дошманыего враг
мактанды – хвастался
бөтен ишегалды – весь двор
үрдәкләр, казлар – утки, гуси
уянды – проснулся
Нигə чабышасыз? – Почему суетитесь?
Кош-корт котырына бит! – Птицы ведь разбушевались!
Шуннан? – И что?
юкка котырмый – не зря бесится
берни дə булмаган төсле канатларын какты – помахал крыльями, будто ничего не случилось
җиңелмəвен күрсəтергә – показать, что сокрушён
күкрәген киереп – гордо выпрямив грудь
вакыйга – событие

***

Бер иртәдә читәннең теге ягында Сәләхетдиннең улы Зәйтүн күренде. Кулында шома саплы рогатка бар иде. Шуның кызыл резинкасына чуер таш кыстырылган. Малай әтәчне күрде дә кулын ярыкка тыкты һәм ташны нәкъ Гәрәй-ханга атты. Әтәч читәннән шулай егылды.

Ул арада озын саплы бакыр чүмеч күтəреп, Зəйтүннең яшьтəше, əтəчнең яшь хуҗасы Əнəс чыкты.

– Нигə атасың безнең əтəчкə, тиле?! – дип чəрелдəде ул.

Зəйтүн ике кулын күтәрде дә:

– Менә кара, мә! Бармы әйберем, бармы? – дип кычкырды.

– Син аттың аңа, тиле!

– Атмадым! Сезнең карт əтəчегез үзе егылып төште.

Әнәс Зәйтүннең яңагына ябышты.

– Безнең əтəч картмы? Безнең әтəчме? – дип дулады ул.

– Карт, карт, – дип үртəде күршесен Зəйтүннең тиктормас авызы.

– Безнең əтəч сезнең карт әтәчегезне бер сугуда ега! – дип мактанды Әнәс. Әмма моның хак түгел, Зәйтүннәрнең ак әтәчләре көчлерәк икәнен малай үзе дә белә иде.

– Ә безнең каз сезнең каздан көчлерәк! – дип дәвам итте ул.

Кызганычка каршы, бу сүз дə аның файдасына булмады. Зәйтүннәрнең ата казлары, метр ярымлы юан муенын сузып, Әнәсләрнең казларын рәхәтләнеп куа иде.

Тик күрше малае бирешмәде.

– Безнең сыер ике бозау китерде. Икене, икене!

– Һе, икене! Берсен фермадан урлап кайткач ике булды инде!​ – диде аңа каршы Зәйтүн.

Әнәс тагын ялгышлык җибәрде. Игезәк бозаулары тугач, авылда "урлаганнар" дип сүз чыккан иде. Шуны телгә алмаска иде шул.

Гарьлек, гарьлек! Карт чукмарлары читәннән егылды! Гарьлек! Карт булмаса, тавыкларыгыз безнең əтəч янына кереп йөрмəс иде, – дип дәвам итте Әнәс.

Сүз ярышы кызды.

Әмма бу бəхəс бары тик əтəч аркасында гына чыкмады, билгеле. Аның сәбәбе тирәнрәк иде!

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
шома саплы со скользкой ручкой
таш кыстырылган – вставлен камень
ярыкка тыкты просунул в щель
озын саплы бакыр чүмеч – медный ковш с длинной ручкой
яшьтəше сверстник
тиле – глупец
чəрелд​əде – пропищал
яңагына ябышты – схватился за воротник
дулады – бушевал
үртəде – дразнил
тиктормас авызы – болтливый рот
бер сугуда ега одним ударом повалит
дәвам итте – продолжил
кызганычка каршы – к сожалению
файдасына – в пользу
юан муенын сузып – протянув толстую шею
бирешмәде – не сдался
сыер – корова
бозау – телёнок
урлап кайткач после кражи
ялгышлык җибәрде – ошибся
игезәк бозаулары – телята-близнецы
телгә алмаска – не упоминать
гарьлек – срам
чукмарлары – драчун
кереп йөрмəс иде – не ходил бы
Сүз ярышы кызды. – Спор накалился.
бəхəс – спор
əтəч аркасында – из-за петуха
билгеле известно
сәбәбе тирәнрәк – причина глубже

Əнəс беренче сыйныфны гел "бишле" билгелəренə генə бетерде. Зəйтүннең язмадан һəм арифметикадан "өчле" чыкты. Аны икенче сыйныфка авырлык белəн күчерделəр. Яхшы билгелəргә генə укыган өчен Əнəскə кичə бүлəк – өр-яңа чуар кепка элəкте. ​ Бәхәс булган иртәдә Əнəснең әнисе кепканы кулына алды да көлеп җибəрде:

– Кепкадагы төймә күрше Зəйтүннең борыны төсле икəн, – диде. Əнəс урамга йөгереп чыгуга Зəйтүнне күрде дə:

– Синең борыныңны минем кепкага такканнар! – дип үртәде.

Башка малайлар да Зəйт​үнгə борылдылар:

– Төймə борын, төймə борын! – дип, үчекли башладылар.​

Беренче уку елы бетүгə Зәйтүнгә яңа кепка гына түгел, велосипед белəн ботинка да вəгъдә иткəннəр иде, берсе дə элəкмəде.

Арифметикадан "өчле" алган улын Сəлəхетдин абзый бик ачуланды. Ул дөньяда "санау фəнен" генə "кирəкле һəм бик файдалы" дип ис​əпли иде. "Башкаларын мəктəптə укыта алмыйлар, башкасын мин сезгə үзем өйрəтəм", – дип кабатларга ярата иде ул.

Кашын җыерып:

– Ə Мирфатыйхның тилесе Әнәс ничəле алган? – дип сорады ул.

Əнəснең математикадан "бишле" алганын ишеткəч, Зәйтүнне тагын әрләде:

– Санауны да белмәгәч, тамагыңны ничек туйдырырсың? Кеше арасына ничек керерсең? Дөньяда яшəү​не бик җиңел дип белəсеңме əллə?

Зәйтүн бу хәлләргә бик гарьләнде. Нишләргә белмичә йөрде. Ниһаять, кызыл резинага күзе төште. Ул аннан бик шəп рогатка ясады. Малайның күңелендə үч алу тойгысы туды. Үчнең беренче авырлыгы Гəрəй-ханга төште дә инде...

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
билгелəренə на оценки​
күчерделəр – перевели
бүлəк – подарок
чуар кепка – пёстрая кепка
төймә – пуговица
борыны төсле – как нос
йөгереп чыгугакак только выбежал
такканнар – пришили
борылдылар – повернулись
уку елы бетүгə – как только закончился учебный год
вəгъдә иткəннəр – обещали
санау фəне – арифметика
кирəкле һəм бик файдалы – нужный и очень полезный
ис​əпли – считает, думает
кашын җыерып – нахмурив брови
ничəле – какая оценка
тамагыңны ничек туйдырырсың как прокормишься
Кеше арасына ничек керерсең? – Как выбишься в люди?
дөньяда яшəү​не – жить
күзе төште – упал взгляд
үч алу тойгысы туды – родилось чувство ненависти

***

Малайлар арасында бәхәс, әрләшү дәвам итте.

Кабак баш,– диде күршесенә Зəйтүн.

Чуен маңгай, – диде Əнəс.

Һəм Зəйтүн Әнәснең өр-яңа кепкасына басты. Кепка бөгәрләнде, ямьсезләнде. Әнәс авыр чүмеч алды да шап иттереп Зəйтүннең маңгаена сукты. Зəйтүн ике куллап маңгаен уа башлады, коралсызланды – рогаткасы җиргə төште. Җитез Əнəс аны аяк очы белəн элəктерде дә əллə кайларга, бəрəңге арасына ыргытты.

Күпме эзлəсəлəр дə, рогатка табылмады. Бары тик көзен, бəрəңге алганда гына, бер сабакка уралган, өзелер дəрəҗəгə җитк​əн резинка чыкты. Ни хикмəттер, ул т​өптə бер генə юньле бəрəңге дə юк, бөтенесе кəкре иде! Әйе, юкка түгелдер бу, хикмәте бардыр моның!

Малайлар сугышканда ике карлыган куагын изделəр, күп кура җилəге сабагын сындырдылар. Кыскасы, ике як өчен дә зыян күп булды.

Ниһаять, Əнəс җиңде, Зəйтүннең өстенә​ утырды, ике бармагы белəн тегенең борынын кысты да:

– Булдымы? Туйдыңмы? Бүтән тимəссе​ңме безнең əтəчкə? – диде.

– Җибббəрр! – дип кычкырды Зəйтүн.

Моңарчы Зəйтүн еламады, түзде. Әмма хəзер авызын җәеп, бакча тутырып акыра башлады...

Шулай итеп, бер-берсеннән көнләшеп, дошман булып яшәгән ике гаиләнең балалары арсында дошманлыкка беренче сәбәпләр туды.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
әрләшү – ссора​
кабак баш голова-тыква
чуен маңгай – медный лоб
кепкасына басты наступил на кепку
бөгәрләнде – измялся​
ике куллап маңгаен уа башлады начал тереть лоб двумя руками
коралсызланды – обезоружен
җитез – быстрый
аяк очы белəн элəктерде – поднял носком
күпме эзлəсəлəр дə сколько бы ни искали
сабакка уралган – обмотанный вокруг стебля
өзелер дəрəҗəгə җитк​əн – почти разорванный
ни хикмəттер что странно
ул т​өптə – на том корне
юньле бəрəңге – нормальный картофель
кəкре – кривой
юкка түгелдер – не зря
карлыган куагын – куст смородины
кура җилəге сабагын сындырдылар сломали стебель малины
зыян – вред
авызын җәеп – разинув рот
көнләшеп – ревнуя

*****

Интересный отрывоу? Также предлагаем вам почитать вот эти произведения татарской классики:

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:​

Тест: Әтәч менгән читәнгә

Тест: Әтәч менгән читәнгә

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG