Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов: федераль үзәк Татарстан керемнәрен үзенә алуны акрынлап арттыра бара


Рөстәм Миңнеханов, архив фотосы
Рөстәм Миңнеханов, архив фотосы

Мәскәүнең салым сәясәте аркасында узган ел Татарстан өстәмә 30 млрд сум керемен югалткан.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русиянең салым сәясәтен тәнкыйтьләп чыкты. Бу хакта ул 13 гыйнварда узган Гайдар форумы кысаларында узган "Бюджет федерализмын ничек үстерергә?" дигән фикер алышуда белдерде. Очрашуда Мәскәүдәге Социаль сәясәт институтының төбәк тикшеренүләре җитәкчесе Наталья Зубаревич, Русия хисап пулаты Алексей Кудрин һәм Чиләбе губернаторы Алексей Текслер да катнашты.

"Безнең республикага мөнәсәбәтне караганда, керемнәр федераль бюджетка китә. Акрынлап кына керемнәрне алуны арттыралар. Федераль бюджетның зур бурычлары, хәрби, тәртип саклау мәсьәләләре бар, әмма безгә компромисс табу кирәк", диде ул.

Миңнеханов сүзләренчә, 2010-2021 еллар аралыгында Татарстанның эчке төбәк продукты 3,2 тапкыр (1 триллионнан 3,2 трлн сумга) арткан. Шул ук вакытта керемнәр 2,4 тапкырга гына үскән. Татарстан икътисадын үстерсә дә, керемнәр Мәскәүгә күбрәк китү сәбәпле, акчаның азрак өлеше республикада калган.

"Үпкә бар. Узган ел без югары үзле нефтьне гади нефтькә тиңләү аркасында 30 млрд сум югалттык. Безне ишетмәделәр. Татарстан үз салымын, нефть ширкәте үзенең инвестициясен югалтты. Федераль бюджетның керем эзләве аңлашыла. Хөрмәтле депутатларның кабул иткән барлык карарлары да... Керем салымы безнеке. Федераль бюджет үз мәсьәләләрен үзе хәл итәргә тиеш", диде ул.

"Безгә нәрсә кирәк? Минем өчен даимилек, тотрыклылык кирәк. Безгә 5-7 ел тимәсеннәр, шартларны билгеләсеннәр иде. Алайса, керем күрәләр дә... Алкоһоль безнеке иде. Без аны үстереп килдек. Аннан бу тармакның зур керем китерүен күрделәр дә, алкоһольне федераль бюджет файдасына үзәкләштереп куйдылар", диде Миңнеханов.

Татарстан президенты федераль үзәкне андый манипуляцияләрне туктатырга чакырды.

"Теләсә-кайсы үзгәрешләргә каршы мин. Табышка салымны да алачаклар. Бездән бер процент алдылар. Орфан авырулар темасын ябабыз дип вәгъда иттеләр. Юк. Безнең 5 млрд сум китте, ләкин проблем калды. Безгә тимәгез! Без икътисадны 5 трлн сумга җиткерергә телибез. Ул вакытта акча да, инвестиция дә җитәчәк. Моның өчен икътисадны үстерергә кирәк. Манипуляцияләр булмаска, төбәк керемен алу булмаска тиеш", диде ул.

Русиядә үзен-үзе тәэмин итә алмаучы төбәкләр артты. Бүген Русия үзенең 59 процент керемен тугыз төбәктән ала, диде Русия хисап пулаты рәисе Алексей Кудрин.

2021 елда Татарстанда җыелган салымның 70 проценты Мәскәүгә киткән.

2022 елга Татарстан бюджеты киеренке шартларда кабул ителде. Башта бюджет кытлыгы 10,9 млрд сум булыр дип көтелгән иде, соңрак аның күләме 24 млрд сумга җитте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG