Accessibility links

Кайнар хәбәр

Песков: Путинга каршы санкцияләр – мөнәсәбәтләр өзелүгә тиң 


Дмитрий Песков
Дмитрий Песков

Русия Украинага тулы масштаблы һөҗүм ясаса, сенаторлар Путинга АКШка керүне тыярга һәм аның фаразланылган Америка активларын катырырга тәкъдим итә.  

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Кушма штатларның Русия президенты Владимир Путинга каршы чикләүләр кертү ихтималын "чиктән ашкан чара" дип атады.

Песков сүзләренчә, бу чараны мөнәсәбәтләр өзелү белән чагыштырырга мөмкин. 12 гыйнварда АКШ Сенатында демократлар тәкъдим иткән санкцияләр турындагы яңа канун өлгесенең барлыкка килүен Песков "бик тискәре" бәяләгән, бигрәк тә бу атнада Русия һәм Көнбатыш илләре арасында узган сөйләшүләр вазгыятендә.

Шул ук вакытта Путин сүзчесе сөйләшүләрне "уңышсыз" дип атаган.

Чикләүләр турындагы канун өлгесен чәршәмбе көнне демократ Роберт Менендес җитәкчелегендәге сенаторлар төркеме керткән иде, Менендес халыкара эшләр комитетын җитәкли.

Русия Украинага тулы масштаблы һөҗүм ясаса, сенаторлар Путинга АКШка керүне тыярга һәм аның фаразланылган Америка активларын туңдырырга тәкъдим итә. Чикләүләр шулай ук хөкүмәт башлыгына, Русиянең тышкы эшләр һәм саклану министрларына, шулай ук Вашингтон хәрби һөҗүмгә катнашы бар дип тапкан башка барлык кешеләргә карата гамәлдә булачак.
Санкцияләрне Русия президентының туганнарына һәм аңа якын булган эшкуарларга карата да кертергә тәкъдим ителә.

Документта язылганча, Русия Украинага һөҗүм иткән очракта, АКШ президенты бу хәлдән соң 30 көн эчендә Русиянең кимендә өч эре банкына каршы чикләүләр кертергә тиеш булачак.

Бу чикләүләргә Русиянең тышкы бурычы һәм "Төньяк агым – 2" газүткәргече дә эләгергә мөмкин.

Шул рәвешле, Путинга каршы чикләүләр Русия хакимиятләренең гамәлләре белән ачыктан-ачык бәйләнгән.

Узган елның 30 декабрендә Путин АКШ президенты Джо Байден белән телефоннан сөйләшкән иде. Кремль хәбәр итүенчә, Путин яңа санкцияләр кертелгән очракта, АКШ белән мөнәсәбәтләрнең тулысынча өзелергә мөмкин булуы турында әйткән.

Америка күзләвенең 7 гыйнварга бирелгән мәгълүматына күрә, хәзерге вакытта Украина белән чиктә Русиянең 100 меңләп хәрбие бар. Шулай ук анда өстәмә хәрби очкычлар да сизгәннәр.

Көнбатыш мәгълүмат чаралары Украинага һөҗүм булырга мөмкин дип, 2021 елның көзеннән бирле хәбәр итә. Русия хакимиятләре моны кире кага һәм гаскәрләрне ил эчендә хәрәкәт иттерү – Русиянең "суверен хокукы" дип белдерә. Һөҗүм итү ихтималы турындагы хәбәрләрне Мәскәү "нигезсез рәвештә киеренкелекне арттыру" дип атый.

Һөҗүм итү ихтималы фонында Русия хакимиятләре АКШ һәм НАТО белән Европада иминлек гарантияләре турында фикер алыша башлады.

Русия таләпләренә күрә, НАТОга кермәүче элеккеге Советлар Берлеге илләре җирләрендә АКШ хәрби базаларын оештырмаска, ә НАТО исә көнчыгышка киңәюдән туктарга тиеш.

Аерым алганда Русия НАТОга Украинаны кабул итмәү таләбе куйды.

Женевада һәм Брюссельдә узган сөйләшүләр барышында АКШ һәм аның беректәшләре Русиянең күпчелек таләпләрен кире какты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG