Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гафуровны "Русия-Ислам дөньясы: KazanSummit" оештыру комитетыннан чыгарганнар


Илшат Гафуров
Илшат Гафуров

Аның урынына КФУ ректорының вазифаларын вакытлыча үтәүче Дмитрий Таюрскийны куйганнар.

Татарстан хакимиятләре "Русия-Ислам дөньясы: KazanSummit" икътисади саммитын әзерләү һәм уздыруны оештыручы комитеткм үзгәрешләр керткән. Бу хактагы карарны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Оештыру комитетыннан Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховны һәм Казан федераль университетының ректоры Илшат Гафуровны чыгарганнар.

Алар урынына Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләймановны һәм КФУ ректоры вазифаларын вакытлыча үтәүче Дмитрий Таюрскийны куйганнар.

KazanSummit 2022 елның 19-20 май көннәрендә узачак.

КФУның моңа кадәрге ректоры Илшат Гафуров 21 декабрьдә тоткарланып, Мәскәүгә җибәрелде.

Аңа Җинаять кодексы 105нче маддәсенең берничә бүлеге нигезендә (яллап кеше үтерү белән бәйле) гаепләү белдерелгән.

Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе Илшат Гафуровны 2022 елның 21 февраленә кадәр сак астына алды. Алданрак Гафуровның үзен сак астына алуларын шикаять итәргә тырышуы билгеле булды.

"БИЗНЕС Online" басмасы чыганакларының фаразынча, КФУ ректоры итеп Федерация шурасының Татарстаннан сенаторы, Мәскәүгә күченгәнче ун ел дәвамында Татарстанның транспорт министры булган Ленар Сафинны билгеләргә мөмкиннәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG