Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа министр Тимур Сөләйманов алдында торган 5 мөһим мәсьәлә


Тимур Сөләйманов
Тимур Сөләйманов

Азатлык белгечләр белән сөйләшеп, яшьләр эшләре министры вазифасына керешкән Тимур Сөләйманов алдында торган төп мәсьәләләрне барлады.

Узган атна ахырында Татарстан яшьләр эшләре министры итеп Тимур Сөләйманов билгеләнде. Бу урын моңарчы министр вазифасын башкарган Дамир Фәттахов Русия яшьләр эшләре федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары эшенә күчүеннән соң бушаган иде.

14 сентябрь Казанда ачылачак Татар яшьләре көннәрендә Тимур Сөләйманов беренче тапкыр яңа вазифада яшь буын вәкилләре белән очраша. Җыенда Русиянең 30 төбәгеннән барлыгы 180 яшь буын вәкиле катнаша.

Яңа җитәкче алдында нинди мөһим мәсьәләләр тора? Игътибарны беренче чиратта нәрсәгә юнәлтергә кирәк? Азатлык белгечләр белән сөйләшеп, яңа министр алдында торган биш мөһим мәсьәләне барлап карады.

Яшьләрнең протест активлыгы белән эш итәргә туры киләчәк

Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин фикеренчә, яңа министрга сәяси протест белдерүче яшьләр белән эшләргә кирәк булачак.

Айдар Шәйхин
Айдар Шәйхин

— Ачыктан-ачык күренеп торган мәсьәлә — яшьләрнең протест активлыгы. Бу бөтен Русия күләмендәге проблем. Дамир Фәттаховның Мәскәүгә китүе дә шуңа бәйледер. Ул кышкы урам җыеннарында үзен уңай яктан күрсәтте дип әйтергә була. Әлеге проблем вакыт-вакыт калкып чыгачак, чөнки бу систем үзгәрми. Яшьләрнең эчке сәясәткә реакциясе тискәре булып калачак. Сайлаудан соң нәрсә булыр — белмим. Ләкин Тимур Сөләймановка да протест активлыгы белән эш итәргә туры киләчәк.

Студентлар лигасын җитәкләгән кеше буларак яшьләр ихтыяҗын яхшырак ишетә алыр

Күп кенә яхшы башлангычлар бар. Яшьләрнең әйтергә теләгән сүзләрен ишетергә кирәк. Хәзер сәяси батллар барлыкка килде. Эчтән җыелган фикерләрне әйттерү өчен бер яхшы формат. Аны яшьләр парламенты оештырды. Бу башлангычны дәвам иттерергә кирәк. Активлыкны шул якка бору мөһим. Тимур Сөләйманов заманында "Студентлар лигасын" җитәкләгән кеше буларак бәлки яшьләрнең ихтыяҗын яхшырак та ишетә алыр. Татарстан кысаларында булса да яшьләр фикерен ишетәләр дигән фикер сеңеп кала ала.

Милли проблемнар юнәлешендә эшләргә кирәк булачак

Сәясәт белгече Руслан Айсин милли проектларга игътибар арттыру кирәк дип саный.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Яшьләр хәрәкәтенең сәяси төсмере булырга тиеш түгел. Әлеге министрлык беренче чиратта милли мәсьәләләрне күтәрергә тиеш. Татарстанда спорт мәйданнары, күңел ачу урыннары бар. Ә менә милли темада проблемнар җитәрлек. Алар мәгариф һәм мәдәният министрлыклары белән бер юнәлештә эшләргә тиеш. Беренче чиратта туган тел темасын пропагандалау кирәк. Икенчедән, милли тарихка бәйле проектлар эшләү. Безнең төп максат — космополитизмнан арыну. Без милли җанлы яшьләрне тәрбияләргә тиеш.

Милли җанлы кеше, бу проблемнарны төптән белә

Минемчә, министрлыкның бу юнәлештә актив эш алып баруы мөһим. Ниндидер ачык лекцияләр уздыру, интернет проектлар булдыру, фильмнар төшерүгә грантлар бирү, яшьләр арасында семинарлар, уеннар үткәрү кирәк. Хәзерге вакытта уен рәвешендәге проектлар бик популяр. Яшьләр белән алар телендә сөйләшү мөһим. Минемчә, бу юнәлештә эшләргә була.

Тимур Сөләйманов — милли җанлы кеше. Ул "Сәләт"тә дә, татар яшьләре форумында рәис урынбасары булып эшләде. Яңа министр бу проблемнарны төптән белә. Әгәр дә аның белгечләре һәм финанс ресурслары булса, ул әлеге проектларны башкара ала.

* * *

Азатлык белгечләр фикеренә таянып яңа министр алдында торган мөһим 5 мәсьәләне барлады.

1. Навальный тарафдарлары, яшьләрнең хакимияткә ышанмавы

Ел башында Навальныйны яклап, яшьләрнең күпләп протестларга чыгуы аларның хәзерге хакимияткә ышанычы булмавын күрсәтте. 23 гыйнвар узган урам чарасы алдыннан яшь буын вәкилләре социаль челтәрләрне, аеруча, Tik-Tok-ны актив кулланды. Казанда урамга чыгучылар арасында яшьләрнең күп булуы аларның коррупциягә баткан һәм каты куллы хакимияткә каршы булуын күрсәтте. Алар илдә сәяси үзгәрешләр таләп итте.

31 гыйнвар протест чарасында да кабат яшьләр дилбегәне тотты. Ул вакыттагы Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов митингка килеп, урам җыенына чыккан яшьләрнең барысын да тыңларга әзермен дип хакимиятнең ачык булуын күрсәтергә тырышты. Ләкин күпләп тоткарлаулар, яшьләрне карга яткырып тотулары – хакимиятнең яшьләргә карата чын мөнәсәбәтен күрсәтте.

Тимур Сөләймановка хакимияткә ышанычы булмаган яшьләр белән дә эшләргә туры киләчәк. Дәүләтнең яшь буында патриотизмны тәрбияләргә тырышуы, хакимияткә уңай мөнәсәбәт тудырырга омтылуы уңышсызлыкка дучар булачак. Яшьләрнең хокукларын яклау, аларга ирекле шәхес итеп карау, алар белән аралашу мөгамәләне бераз йомшарта ала. Ләкин бүгенге сәяси систем министрлыкка мондый эш алып барырга ирек бирмәскә дә мөмкин.

2. Яшүсмерләр арасында җинаятьчелек арту

Соңгы елларда протест хәрәкәте белән беррәттән яшүсмерләр арасында җинаятьләр саны да арта. 2019 елда аларның саны 13 процентка арткан иде. Татарстан эчке эшләр министры Артём Хохорин яшьләр арасында АУЕ хәрәкәте (яшүсмерләр арасында төрмә төшенчәләрен пропагандалаучы берләшмә) йогынтысы арта баруын белдергән иде. Әлеге хәрәкәт вәкилләре Казанда гына түгел, Чаллы, һәм хәтта Яшел Үзән кебек кечкенә шәһәрләрдә дә бар. Узган ел Казанда җинаять җаваплылыгы яше кермәгән балалар проблемнарын караучы эшче төркем төзелде.

Яңа министрга әлеге яшьләр белән эшләү, аларны кызыксындыру, шөгыль табу эшчәнлеге дә алып барырга туры киләчәк дип саный Азатлык белән сөйләшкән белгечләр.

3. Татар яшьләренә шартлар тудыру

Татар яшьләре заманча шәһәр мәдәниятен үстерү өчен шартлар булмауга зарлана. Яшьләр эшләре министрлыгы оешыр алдыннан алар булачак министр Фәттаховка үз тәкъдимнәрен дә җиткергән иде. Татарның яшь зыялылары репетиция өчен мәйданчык, альтернатив театраль фестиваль булдыру, мәдәни проектлар өчен күбрәк акча бүлеп бирүне сорады.

Өч ел узды, әлегә зур үзгәрешләр күренми. Узган ел Милли китапханәнең яңа бинасында МОҢ театр мәйданчыгы барлыкка килү бу ихтыяҗны өлешчә генә каплады. Бүгенгә кадәр "Смена", "Угол", "Штаб" кебек рәссамнар, дизайнерлар, эксперименталь театр әһелләре һәм башка иҗат әһелләре өчен креатив мохит тудыручы татар мәйданчыгы барлыкка килмәде.

4. Татар яшьләре әйдаманнарын әзерләү

Министрлык татар проектларына грантлар, субсидияләр, студентларга стипендияләр һәм башка төрле кызыксындыру чаралары кулланырга тиеш. Бу юнәлештә алдынгы татар яшьләрен җәлеп итү мөһим. Татарстанда татар яшьләренең милли оешмалары җитәрлек. Ләкин һөнәри һәм югары уку йортларында татар яшьләре белән турыдан-туры эшләү корылмаган. "Студентлар лигасы" оешмасы күбрәк социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Министрлыкта социаль челтәрләр аша студентларны милли проектларга җәлеп итү, бәйгеләр оештыру да моңарчы әллә ни күзәтелмәде.

5. Миграция. Сәләтле яшьләрнең читкә китүе

Татарстандагы сәләтле яшьләр киләчәген республикада күрми. Мәктәпне тәмамлау белән алар Мәскәү, Петербур йә чит илгә китү ягын карый. Быел БДИдан ике фәнне 100әр баллга тапшырган берничә кешенең Мәскәү югары уку йортларын сайлавы шуңа ачык мисал булып тора. Алар Мәскәүдә Казанга караганда мөмкинлекләр күбрәк дип саный. Олимпиадаларда җиңүче Татарстан балаларын да Мәскәү үзенә акча белән җәлеп итә. Татарстан сәләтле яшьләр өчен акчасын кызгана, ди белгечләр.

Сәләтле яшьләр белән эшләү – мәгариф министрлыгы бурычы гына түгел. Бу эшкә Тимур Сөләйманов җитәкчелегендәге яшьләр эшләре министрлыгы да ныклап керешергә тиеш дип саный белгечләр.

Тимур Сөләйманов 1987 елда Казанда туган.
2009 елда Казан дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлаган.
2007 елда Гранада (Испания) университетының икътисад факультетын тәмамлаган.
2012 елда КФУның Идарә һәм территориаль үсеш институты аспирантурасын тәмамлаган.
2008-2009 елларда "Сәләт" яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү белгече.
2010-2014 елларда "Студентлар лигасы" яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты
2014-2018 елларда "Сәләт" яшьләр иҗтимагый фонды башкарма мөдире.
2018 -2021 елларда Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары.
2021 елның 11 сентябреннән Татарстан яшьләр эшләре министры.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG