Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли тамырлы заманча шәһәр мәдәнияте тудыру турында хыялланабыз, ди Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов белән очрашуда катнашкан иҗади татар яшьләре.

Казан түрәләре заманча татар мәдәниятенә йөз белән борыламы? Моңа кадәр активистлар үзләре урын табып оештырган төрледән-төрле мәдәни проектларга, иҗат кичәләренә шәһәр казнасыннан да акча табылырмы, мәйданчыклар бирелерме? Иҗади татар яшьләре 30 март Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов белән очрашуга әнә шул сорауларны уйлап килгән.

"Сәләт" йортында оештырылган ачыктан-ачык сөйләшүдә катнашучылар арасында композитор Эльмир Низамов, кинорежиссер Илшат Рәхимбай, хореограф Нурбәк Батулла, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина да булган. Яшьләрнең фикерләрен башкаланың мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, парклар һәм скверлар идарәсе башлыгы Алсу Сәетова да тыңлаган. Азатлык әлеге чарада катнашкан яшьләрнең кайберләре белән сөйләште.

"Репетицияләр үткәрергә дә урын да юк"

Кинорежиссер Илшат Рәхимбай сүзләренчә, Фәттахов очрашуга кадәр яшьләр иҗат иткән төрле проектлар, фильмнар белән танышкан, шигырьләрне укыган, фильмнарны, шулай ук биюче Нүрбәк Батулла төшкән спектакльләрне дә карап чыккан.

Илшат Рәхимбай
Илшат Рәхимбай

"Казанда татар мәдәниятен алга җибәреп, ул авыл турында гына булып калмасын өчен акчаларны дөрес итеп бүлү һәм алга таба нинди дөрес адымнар ясарга дигән сораулар белән безнең фикерләрне ишетергә килгән иде ул", ди Рәхимбай.

Илшат әфәнде сүзләренчә, әлеге очрашуда катнашучыларның күпчелеге башкалада татар яшьләренең заманча мәдәни үзәге булырга тиеш дигән идеяне күтәргән.

Иске завод бинасын алсак, иҗатчылар шунда җыелыр иде

"Казанда эшләп килгән "Смена", "Угол" яки "Штаб" кебек безгә дә ниндидер урын кирәк. Алар урысча эш итә. Ә татарлар өчен креатив мохит юк. Әгәр берәр иске завод бинасын алсак, шагыйрьләр, музыкантлар, биючеләр, җырчылар да шунда җыелыр иде. Ниндидер проектлар эшләп, бер-берсе белән очрашып, кечкенә йә зур идеяләр тудырып, төпле фикерләр белән бүлешеп үзләренә ярдәм һәм теләктәшлек табу мөмкинлеге булыр иде", ди Рәхимбай.

Композитор Эльмир Низамов та әлеге очрашуда бүген Казанда татар телендәге заманча проектлар өчен бина булмау мәсьәләсен күтәргән.

Эльмир Низамов
Эльмир Низамов

"Без шул ук "Әлиф"не куярга да урын таба алмыйбыз. Безнең сәхнә генә түгел, ә репетицияләр үткәрергә дә урын юк. Татар мәдәнияте милли генә түгел, заманча да булырга тиеш. Бу сүзләр белән барсы да килеште", диде Азатлыкка Эльмир әфәнде.

"Безнең кулда көч тә, акча да бар"

Рәхимбай сүзләренчә, әлеге очрашуда Фәттахов безнең кулда көч тә, акча да бар дип белдергән. Сезнең кебек иҗат кешеләре әлеге акчаларны ничек дөрес итеп тотуны хәл итәргә тиеш дип тә әйткән.

Яшьләрнең төрле проектлар өчен үз биналары булуны хуплап, Фәттахов бу хакта сүз дә булмаска тиеш дип белдерде, ди Эльмир әфәнде.

Безнең алда акчаларны дөрес итеп куллану максаты тора

Акчаларны файдалы эшләргә тоту һәм туздыруга килгәндә, әлеге очрашуда Париж Сабантуе мәсьәләсе дә күтәрелгән. Татар җәмәгатьчелеге һәм активистлар арасында Казан түрәләренең Парижда милли бәйрәм оештыруын кискен тәнкыйтьләүчеләр, моны акча әрәм итү дип белдерүчеләр дә булган иде. Монополиягә каршы хезмәтнең Парижда Сабантуй уздыруда 10 миллион сум күләмендә канун бозу ачыклаганы да билгеле булды.

"Фәттахов бу Сабантуйга ике яктан килеп була, үзем плюсларын да, минусларын да әйтә алам диде. Әнә шуңа күрә, безнең алда акчаларны дөрес итеп куллану максаты тора дип әйтте", ди Илшат әфәнде.

"Казанда мәдәни туризм да булдырырга мөмкин"

Яшь иҗатчылар фикеренчә, шәһәр хакимияте Казандагы мәдәни чараларга карата фикерен төптән үзгәртсә, файдага гына булачак. Хореограф Нурбәк Батулла креатив, заманча чаралар туристлар агымын да бермә-бер арттырачак дигән фикердә.

Казанга бик көчле фестиваль кирәк

"Альтернатив театраль фестиваль кирәклеген дә сизәбез. Фәттахов белән очрашуда ул фестивальгә иң алдынгы чит ил педагогларын, белгечләрен чакыру, алар белән бергә уртак театраль лабораторияләр ясау турында сүз барды. Моның өчен безгә матди һәм оештыру ярдәме кирәк.

Татар мәдәниятен ничек үстереп була? Моның өчен заманча фикер йөртергә, ачык күңелле булырга һәм тамашачыны да тәрбияләү кирәк. Ә аның өчен бик көчле фестиваль кирәк. Чит илдән данлыклы төркемнәр килә торган. Русиядә иң көчле һәм текә фестиваль – ул Мәскәүдәге дә, Петербурдагы да түгел, ә Воронеждагы Платонов исемендәге сәнгать фестивале.

Платонов фестиваленә чит илләрдән, Русия шәһәрләреннән кешеләр агыла

Аңа чит илләрдән Мәскәүгә дә бармый торган труппалар килә. Казанда да шундый фестиваль булдыру кирәк. Шунда тамашачыбыз үзгәрер, шунда яңа яшь режиссерларыбыз, хореографларыбыз үсеп чыгар иде. Бөтен түрәләр дә аңлап бетермәскә мөмкин, мондый фестивальләр туризмга да зур өлеш кертә ала. Платонов фестивале вакытында чит илләрдән, Русия шәһәрләреннән кешеләр Воронежга агыла. Ниндидә булса данлыклы төркемнәрне күрер өчен Казанга да туристлар килә башлар иде. Архитектура, тарих белән генә түгел, ә мәдәни туризм белән дә җәлеп итеп була", ди Батулла.

"Күп кеше туй төшереп, сәләтен күмеп куя"

Илшат Рәхимбай сүзләренчә, Казанга да кино өлкәсендә Франциядәге, Европадагы кебек экспериментлар кирәк.

"Кешеләргә күп итеп экспериментлар ясау мөмкинлеге бирү кирәк. Татарстан Мәдәният министрлыгы грантларына, елга 5-10 фильм төшереп андый экспериментлар ясап булмый. Ниндидер бәйге аша бер миллион сумны 10 яки 20 кешегә бүлеп бирергә була. Алдан бәйгегә йөзләгән, меңләгән кеше тартылырга мөмкин. Кечкенә бюджет белән ниндидер кыска фильмнар төшерергә мөмкин, әмма ул эксперименталь рәвештә була. Безгә хәзер кино индустриясен үстерү кирәк.

Яшьләр чит илгә качмасын өчен үзебездә мөмкинлекләр тудыру турында сүз барды

Күп кеше туй төшерә, чөнки белә, төшерә дә акчасы кулга керә. Аның иҗат белән шөгыльләнергә вакыты калмый. Әнә шулай итеп сәләтен күмеп куя. Кешеләр туйга китмәсен, йә бүтән илләргә качмасын өчен үзебездә мөмкинлекләр тудыру, аларга этәргеч бирү турында сүз барды әлеге очрашуда", ди Рәхимбай.

Композитор Эльмир Низамов фикеренчә, Казан заманча татар мәдәниятен халыкка җиткерү юлларын яхшы белгән менеджерларга, продюсерларга кытлык кичерә. "Без әсәрләрне иҗат итәбез, аларны тамашачыга җиткерерү, рекламлау булдырылмаган", ди Низамов.

"Түрә белән безнең фикерләр туры килә"

Иҗади яшьләрнең Фәттахов белән очрашуында алдагы уртак эшчәнлек өчен планнар төзелмәгән, заманча мәдәни чараларны багып торачак, әһәмиятлеләрен сайлап хакимиятләргә тәкъдим итәчәк шура да сайланмаган.

"Гади генә фикер алышу формасы булды бу. Фәттахов бөтен идеяләрне туплап барды", ди Илшат Рәхимбай.

Нурбәк Батулла Фәттахов белән очрашу күңелдә җылы хисләр һәм өмет уятты дип әйтә. "Түрә белән безнең фикерләр туры килә. Яңача, заманча, милли тамырлары булган шәһәр мәдәнияте тудыру турында хыялланабыз без. Моңа кадәр әле кызыксынучан, аек акыллы, заманча фикер йөртә торган түрә күргән юк иде. Ул безгә заманча фикерле милләтпәрвәр булып тоелды", ди Батулла.

"Мәдәни чараларны паркларда да тормышка ашырып булачак"

Очрашуда катнашкан Казан шәһәре парклар һәм скверлар идарәсе җитәкчесе Алсу Сәетова яшьләр проектларының кайберләрен без элек тә белә идек ди. Сәетова да иҗат лабораторияләре, китапханәләре булган, бер-берең белән очрашып, ниндидер сәнгать әсәрләре, иҗади әйберләр тудырылган мәйданчык булдыруны хуплый.

Алсу Сәетова
Алсу Сәетова

"Татар мәдәнияте татар авылы образын реконструкцияләүгә, татар эстрадасына гына төртелеп калмаска тиеш, ә милли тамырларыбыз, үзенчәлекләребез чагылыш тапкан төрле юнәлешләр булдыру кирәк.

Заманча татар мәдәнияте үзәге булса һәм анда иҗатчылар гына түгел, ә татар мәдәниятенә тартылганнар килә алса, яхшы булыр иде. Бәлки анда китапханә ачу мөмкинлеге дә булыр иде. Безнең талантлы яшьләр Казаннан читкә китү турында уйламасын, ә биредә иҗат итәргә омтылсын өчен мөмкинлекләр тудыру турында сүз барды очрашуда", ди Сәетова.

Үземә дә иҗат кешеләрен тыңлау бик кызык булды, чөнки аларның бик күпләгән проектларын шәһәрдәге җәмәгатьчелек урыннарында, парк һәм скверларда тормышка ашырып булачак диде ул.

Чараларны уйлаганда татар телендә дә күбрәк булсын дип тырышабыз

"Алар иҗатының җимешләре җәен берсүзсез парклар һәм скверларда да урын алачак. Шәһәрдәге парклар һәм скверларга күп кеше йөри бит. Биредә татар мәдәниятен күп кешегә тәкъдим итеп була. Җәйге чараларны уйлаганда да татар телендәгеләре дә күбрәк булсын дип тырышабыз. Татар телендә иҗат итүче кешеләр дә күп. Без хезмәттәшлеккә һәрвакыт ачык.

Яшьләр татар милли мәдәниятенең гомум фестивален үткәрү кирәк дип әйтте. Алар аны замана форматларына туры килгән итеп күзаллый. Ел дәвамында иҗатның төрле юнәлешләрендә төрле мәйданчыкларда үтүен тели. Мин моны дөрес фикер дип хуплыйм. Татар эстрадасы гына түгел, ә милли мәдәниятнең, милли иҗатның башка өлкәләре дә популяр һәм һәркем дә карый ала, таныша ала торган булырга тиеш. Күпләр бит әле "Әлиф" спектакле, Илшат Рәхимбай фильмнары турында да белми", ди Алсу ханым.

Кабан күле яр буе проектында Әби патшага һәйкәл күрмәдем

Сәетова 2017 елдан бирле Казанның парклар һәм скверлар идарәсе җитәкчесе булып эшли. Казанда күпләгән парклар һәм бакчалар соңгы елларда төзекләндерелде, әмма җәмәгатьчелек һәм активистлар аларда татарча язулар җитәрлек түгел, татарлыкка игътибар аз бирелә дип белдерә.

"Әле андый проблемнар бар. Мин үзем татар җанлы кеше буларак, бу ягын кайгыртачакмын. Бу минем өчен бик мөһим. Татар теле бөтен җирдә дә булсын өчен тырышырбыз. Быел тагын биш-алты паркны төзергә ниятлибез. Яңа җәмәгать урыннарын проектлаганда татар теле дә, татар рухлы корылмалар да булсын дип уйлыйбыз. Мин үзем татар телен үстерү өчен бик тырышам", диде Азатлыкка Сәетова.

Ул Әбсәләмов, Фучик, Сыртланова, Гарифьянов урамнары тирәсендә яңа бульвар һәм парклар төзелүен, Кабан күле яры буе, Аккош күле тирәләрендә дә төзекләндерү эшләре башкарылачагын белдерде.

Кабан күленең яр буена Әби патшага (Екатерина II) һәйкәл куелачагы билгеле булгач, татар җәмәгатьчелеге, милли оешмалар каршылык белдергән иде. Алсу ханым: "Кабан күле яр буе проектында андый һәйкәл күрмәдем", диде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG