Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Чанышева янына Мәскәү адвокаты Даниил Берманны керткәннәр


Лилия Чанышва
Лилия Чанышва

10 декабрьдә яклаучысы Владимир Воронинны эштән читләштергәннән соң, аның янына бер генә Мәскәү адвокаты да эләгә алмаган иде.

Мәскәү адвокаты Даниил Берманга Лилия Чанышева янына керергә рөхсәт ителгән. Бу хакта "Эхо Москвы" хәбәр итә. Элеккеге яклаучысы Владимир Воронинны Лилия Чанышева эшеннән 10 декабрьдә читләштергәннәр иде, шул вакыттан соң Берман аның янына керә алган беренче Мәскәү адвокаты булды. 6нчы тикшерү изоляторында тотылган Лилия Чанышева янына бер генә Мәскәү адвокаты да эләгә алмады һәм ул хокукый ярдәмсез калган иде.

"Эш шунда, моңа кадәр тикшерүче изоляторга кәгазь җибәргән булган, ул анда Лилия янына нинди дә булса адвокатны үзләре белән килештермичә кертүне тыйган, ә эшне алып барган яки моның өчен тикшерүчедән рөхсәт алырга тырышкан адвокатларны эштән читләштергән", дип аңлаткан Берман.

Адвокат үзен изоляторга үткәрүләрен 6нчы тикшерү изоляторы хакимияте, махсус рәвештә, тикшерүче белән килештерүен, рөхсәтне тикшерүче электрон почта аша җибәрүен сөйләгән.

Адвокат Лилия Чанышева исеменнән "аңа хат язганнарга зур рәхмәт һәм иң изге теләкләр" җиткергән.

"Кеше үзен онытылган һәм ташланган итеп хис итмәсен өчен бу хәзер бик мөһим хуплау", дип искәрткән ул.


Даниил Берман әйтүенчә, Чанышева тоткынлыкта да актив эшчәнлек алып баруын дәвам итә.

"Хәзерге вакытта анда бер урынга түгелә торган чүпне аерып җыярга кирәк булуына игътибар иткән. Медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре турында уйлана башлаган, аның фикеренчә, хәзер булган күләмдә ул җитәрлек түгел. Үз тәкъдимнәре белән дәүләт хакимияте оешмаларына ниндидер мөрәҗәгатьләр язып җибәрә, ягъни изолятор шартларында да актив тормыш рәвеше алып баруын дәвам итә" дигән ул.

Навальный Уфа штабының элекке координаторы Лилия Чанышева 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан ике ай сак астына алынды. Соңрак аны сак астында тоту 9 апрельгә кадәр озайтылды. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмә белән җитәкчелек итү" гаепләве белдерелде (Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге).

Моннан тыш хакимиятләр Лилия Чанышеваны "Штаб" ватандашлар хокукларын яклау фонды" сәүдәгә корылмаган оешмасының элекке мөдире сыйфатында да җаваплылыкка тарта, әлеге оешма быел июль аенда ят агент дип танылган иде.

17 гыйнвар көнне Европа берлегенең чит ил эшләре һәм иминлек сәясәте югары вәкиле Жозеп Боррель Алексей Навальныйны һәм Навальныйның Уфа штабының элекке координаторы Лилия Чанышеваны кичекмәстән азат итәргә өндәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG