Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клишас һәм Крашенинников кануны: вертикальне ныгытам дип җирле үзидарәне җимерү


Татарстан депутаты Эдуард Шәрәфиев фикеренчә, Андрей Клишас һәм Павел Крашенниников тәкъдим иткән канун өлгесе де-факто җирле үзидарәне юк итүне аңлата, ләкин 2024 елгы президент сайлау алдыннан хакимият вертикален ныгытуга юнәлдерелгән булу сәбәпле аңа каршы чыгучылар булмаячак.

Җирле үзидарәне оештыру турында канун өлгесе

Җирле үзидарәне оештыру турында канун өлгесен Русия парламентына дума депутаты Павел Крашенинников һәм сенатор Андрей Клишас 2021 елның декабрендә тәкъдим итте.

Ул җирле үзидарәнең шәһәр бүлгеләрендә, муниципаль бүлгеләрдә һәм федераль әһәмияткә ия шәһәрләрнең шәһәр эчендәге өлешләрендә булдырылуын күздә тота. Ягъни, ул систем бер генә баскычлы булачак, һәм хәзер Татарстанда һәм башка төбәкләрдә булган авыл һәм шәһәр шуралары бетереләчәк.

Төбәк җитәкчеләре муниципаль башлыкларны вазифаларыннан алу һәм алар урынына кемнең куелуын үзләре хәл итә алачак.

2021 ел ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт шурасы гомумән алганда бу канун өлгесен хуплап чыкты. Әмма гыйнвар аенда Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары төркеменең ул канун өлгесенә 30дан артык үзгәреш тәкъдим итүе билгеле булды.

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев фикеренчә, канун өлгесенең тискәре нәтиҗәләрен киметүнең бер ысулы - муниципаль районнарны тагын да кечерәк формаларга (бүлгеләргә) бүлү. Ягъни, теоретик яктан, Крашенниников-Клишас кануны тагын бер административ-җирле реформага китерергә мөмкин.

Шәрәфиев үзе 2013 елдан 2015 елга кадәр Татарстанның Яшел Үзән районы Октябрьски авыл җирлеге башлыгы (муниципаль хакимиятнең иң түбән баскычы) һәм 2015 елдан 2019 елга кадәр Яшел Үзән районы шурасы депутаты булып эшләде. Ягъни, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булганчы, ул муниципаль хакимиятнең ике баскычын да узды, шуның беренчесен хәзер бетерергә телиләр.

Эдуард Шәрәфиев
Эдуард Шәрәфиев

— Эдуард әфәнде, иң башта ук шуны ачыклыйк әле, муниципаль хакимиятнең шушы иң түбән баскычы, ягъни авыл шурасы депутаты, ниндидер мәсьәләләрне чишә, нәрсәгәдер йогынты ясый аламы?

— Авыл җирлеге депутаты дәрәҗәсе статус ягыннан түбәнрәк булса да, җирле халык проблемнарын чыннан да чишә ала. Халыкка турыдан-туры кагылган мәсьәләләр, кайбер авырткан урыннар, системлы проблемнар, торак һәм коммуналь хезмәт проблемнары — болар барысы да нәкъ урыннарда, авыл шураларында сөйләшенә һәм хәл итү юллары нәкъ шушы җирлектән чыгып эзләнә. Ә менә район дәрәҗәсендәге депутатлар шурасы күбрәк гомуми бюджетны, гомуми үсеш програмнарын раслауны, ягъни район, аның икътисады, җитештерүе нинди юнәлештә үсеш алачагын хәл итә.

Муниципаль (шәһәр) бүлгеләренә күчерелгән бер баскычлы систем булачак

Кызганыч, беренче баскычны юк итәргә булдылар. Бу канун өлгесен эшләүчеләрнең ничек башына килә алгандыр, белмим. Муниципаль хакимиятнең бер баскычлы системын ясарга теләсәләр дә, бу очракта авыл шураларын калдырып, декоратив структура булган район шураларын бетерергә иде.

Муниципаль (шәһәр) бүлгеләренә күчерелгән бер баскычлы систем булачак. Хәзерге вакытта бездә Татарстанда ике шәһәр бүлгесе бар - Казан белән Чаллы һәм 43 муниципаль бүлге. Минем уйлавымча, якын арада ук булмаса да, бәлки соңрак республикада административ-җирле реформа үткәрергә туры килер. Мөгаен кайдадыр районнарны вакларга туры килер.

Иртәме-соңмы эре калалардан (мисал өчен Түбән Кама) шәһәр бүлгеләре ясарга туры киләчәк. Татарстанда шундый унны туплап булыр иде дип уйлыйм. Шул ук Иннополистан муниципалитет ясарга, аерым шәһәр бүлгесе итәргә мөмкин. Мисал өчен, хәзер ул Югары Ослан районы муниципаль бүлгесендә югалачак.

Канун кабул ителер дип уйлыйм... Мөгаен, Татарстан Дәүләт шурасы да һәм партияләр дә төзәтмәләр кертер. Әмма концептуаль рәвештә без беренче укылышта кабул ителгән шул ук канунны күрербез һәм зур үзгәрешләр булмас.

Шуңа күрә, без бу канун өлгесен инде булганча кабул итсәк, кайбер районнарны бүлгәнбез дип карасак, андый нормалар белән эшләү һәм яшәү җиңелрәк булачак.

— Татарстан үрнәгендә аның ничек буласын күрсәтә аласызмы?

— Хәтта мин кайчандыр эшләгән Яшел Үзән районы мисалында да: халык саны һәм тыгызлыгы белән кайбер муниципаль районнардан зуррак яки аларга якын булган Васильево бистәсен алсак, Васильевода шура да, башлык та булмый икән, аны Яшел Үзәннән идарә итү авыр булачак.

Әгәр дә Яшел Үзән районын эреләндерсәк, Яшел Үзән шәһәр муниципаль бүлгесе, ә Васильево, мәсәлән, үзенә кайбер авыл җирлекләрен кушып, муниципаль бүлге була алыр иде. Икесендә дә үз башлыклары һәм шуралары булыр иде.

Һәр районның үз мәхкәмәсе, прокуроры, эчке эшләр бүлеге булырга тиеш. Ниндидер өстәмә штат урыннары, чыгымнар булмасын өчен аларны районара дип атау белән генә шул ук структураларны калдырып булыр иде.

Әйтик, Яшел Үзән район мәхкәмәсе, районара мәхкәмә буларак, Яшел Үзән шәһәр һәм район бүлгеләре мәхкәмәсе буларак та, Васильево мунициапаль бүлгесе мәхкәмәсе буларак та эшли алыр иде.

— Ә нигә шулай катлауландырырга соң аны? Бу бит буталчыклыкка гына китерәчәк. Хәзергечә калдыру җиңелрәк булмасмы?

— Буталчыкка хәзер каралучы канун китерәчәк бит. Күз алдына китерегез: халык гомер буе кайдадыр яшәгән, анда администрация, теге йә бу мәсьәләләр өчен җаваплы кешеләр, башлык булган. Бетте, алай булмаячак.

— Ансы аңлашыла. Әмма сез моның уза торган канун булуын әйтәсез. Бу канун инде кабул ителде дияргә мөмкин. Чыннан да, аны кире кагу өчен бер мөмкинлек тә юкмы?

— Минемчә, канунны кабул итәчәкләр. Әмма һәртөрле канунга ниндидер үзгәрешләр кертелә. "Русия федерациясендә җирле үзидәрәне оештыруның гомуми принциплары турында" дип аталган 131-ФЗга кертелгән кебек, бу канунга да кертеләчәк. Минемчә, 131-ФЗ иң күп үзгәрешләр кичергән кануннарның берсе.

— Сез Дәүләт шурасы депутаты буларак, яңа канунның авторларына сораулар биреп, аңлатмаларын укып, аның нигә кирәклеген ачыклый аласыздыр. Нигә кирәклеген аңлыйсызмы?

Бу канун иң югарыдан иң түбәнгә кадәр зур хакимият вертикален коруны максат итә

— Барлык бу канун проектлары, инде хәзер аңлавыбызча, 2019-2020 елларда, конституция реформасы планлаштырылган чорда әзерләнгән. Төбәк хакимияте турындагы канун да, муниципаль хакимият турындагы канун да иң югарыдан иң түбәнгә кадәр зур хакимият вертикален коруны максат итә. Федераль үзәк җепләрне тарткалап аларны җиңел генә идарә итә алсын һәм контрольдә тотсын өчен эшләнә. Төбәк хакимияте турында инде кабул ителгән канун нигезендә төбәкләрдәге министрларның да Мәскәү белән килештерелүен күрәбез, билгеләп куя диярлек. Шулай ук төбәк башлыкларын да…

Муниципаль хакимият тә шул чылбырга тезелә булып чыга. Хәзер муниципалитет башлыгын төбәк җитәкчесе билгеләп куя йә вазифасыннан ала алачак. Безнең Татарстанда теләсә кайсы башлык республика җитәкчесенең авызына карап тора. Әмма бар Русия буйлап ул алай түгел. Без үзебезнең республика чынбарлыгында яшибез бит. Шуңа күрә аны нигә үзгәртәләр дип аптырыйбыз. Болай да кирәк кешене куялар, кирәк кешене алалар бит дип. Әмма оппозицион фиркаләр әле ниндидер хакимияткә ия булган төбәкләрдә…

Теге йә бу муниципалитетта берәр оппозицион көч җиңсә, ул андагы чынбарлыкка яраклашырга тиеш булачак. Ә яраклашмаса — яңа канун нигезендә аны алыштыра алачаклар. Төбәк башлыгы муниципалитет башлыгын, берәр зур шәһәр мэрын читләштерә алачак. Тыныч кына, чөнки аның кануни вәкаләте булачак. Бу элек ничек эшләнә иде? Мисал өчен, Екатеринбурны алыйк. Анда муниципалитет башлыгы бар иде (оппозициядәге Евгения Ройзман - ред.). Аны алыштыру өчен хакимият структурасын үзгәрттеләр. Мэрны сайлап куюны бетерделәр, сити-менеджер билгеләп куйдылар — шулай итеп аны алып аттылар. Ә хәзер төбәк башлыгының үзе теләмәгән мэрны вазифасыннан алу вәкаләте булачак. Барсы да гадиләштерелә.

— Бездә дә бит Казан да зур мөстәкыйль көч кебек.

— Хәзер инде ул мөстәкыйль көч булмаячак. Хәзер ул республикага караган берәмлек булачак. Ул болай да республикага карый иде, тик хәзер инде канун нигезендә булачак.

— Бездә дә Миңнеханов теләгән очракта Метшинны вазифасыннан ала алачакмы?

— Әйе.

— Бик кызык. Андый үзгәрешләр булганда муниципалитет сайлаулары, Казан шәһәр думасы, Яшел Үзән район шурасы кирәк булачакмы соң?

Сайлау мөмкинлегем булса, мин авыл-район дәрәҗәсендәге шураларны калдырыр идем

— Сайлау мөмкинлегем булса, мин авыл-район дәрәҗәсендәге шураларны калдырыр идем. Ә зур шәһәрләрдә район дәрәҗәсендәге шуралар булдырыр идем. Әмма безгә беркем дә андый сайлау мөмкинлеге бирмәгәнгә, шул дәрәҗәдәге муниципалитетлар (шул ук Казан шәһәр думасы) калса да, яхшы. Ул дәрәҗәдәгесе дә бетерелсә, бик начар булыр иде. Ни дисәң дә, җирле бюджетлар бар һәм алар белән барыбер ничек тә булса эшләргә кирәк.

Аерым бер катламдагы мәсьәләләр муниципалитет җитәкчелегенә барып җитмәячәк. Күпмедер вакыт ул мәсьәләләр җыелып киләчәк тә, берзаман ташып чыгачак: игътибар итмәгәннәр, күрмәгәннәр, белмәгәннәр…

— Менә шул турыда сөйләшсәк, сез инде авыл җирлекләренең нинди мәсьәләләр белән шөгыльләнүен әйтеп үттегез. Октябрьски авыл җирлеге депутаты булган чорда сезгә нинди мәсьәләләрне чишәргә туры килгәнлеген конкрет мисаллар белән билгеләп үтә алмассызмы?

— Чүп җыю контейнерлары өчен мәйданчыклар булдырырга кирәк иде. Әгәр ул район дәрәҗәсендә хәл ителсә, анда харитага бармаклары белән төртеп кенә күрсәтерләр иде. Без исә башта ул җир кишәрлекләренең стандартларга туры килүен тикшердек, аннан якында кемнәр яшәвен карадык — нинди социаль төркем, кайсы юл кайдан уза, кемгә чүпне ничек калдырып китү уңайлы, узып кына барышлый чүп калдырып китүче машиналар булырмы, якында балалар мәйданчыгы юкмы… Барлык вариантларны карадык. Узып баручы поездларга аларның ничек күренәчәге турында да уйладык.

Икенче мисал: су манарасы өчен урын сайладык. Анда да берничә урын була ала иде, без урынны бик яхшы белә идек, монда куярга яравын, ә 100 метр уңгарак куярга ярамавын белә идек. Чөнки анда элек сазлык булган, начар урын, кешеләрне эчәр су белән тәэмин итәчәк манараны анда кую эстетик яктан да яхшы булмас иде. Без анда менә шулар турында сөйләштек. Ә югарыдан хәл итүчеләр документларга һәм харитага гына караячак. Монда су манарасын куя алабызмы? Алабыз, ул мәйданның зурлыгы җитәрлек, әйдәгез, шунда куыйк…

— Мин сезгә тагын бер мисал китерәм. Күптән түгел, ишеткәнсездер, Байкал арты төбәгендә хуҗасыз этләр төркеме кечкенә кызны үтерде. Андый иминлек мәсьәләләрен чишү яңа канун нигезендә җиңелрәкме булачакмы, авырракмы?

Кайсы тыкрыкта хуҗасыз этләр булуын район үзәгендә кайдан белсеннәр?

— Әлбәттә, авыррак. Кайсы урында, кайсы тыкрыкта хуҗасыз этләр булуын район үзәгендә кайдан белсеннәр? Урындагы башлык исә шунда ук ул урынга барып карый, чара күрә, районга җиткерә ала. Авыл җирлеге башлыгы бит ул район башлыгының таянычы, ул аның урындагы куллары, күзләре һәм теле. Ул теге йә бу карарны кешеләргә, теге йә бу мәгълүматны, нәрсәне тиз генә хәл итү кирәклеген район башлыгына җиткерә ала. Берәр агачның газ торбасына яки электр чыбыкларына аву мөмкинлеген дә.

— Аңлашыла. Әмма мин әле гамәлдәге җирле үзидарә структурасы эшләп килгәндә этләрнең кызны үтерүен мисал итеп китердем. Вакытында чаралар күрелмәгән башка йөзләрчә очракны да мисал итеп китерергә буладыр.

— Аның нидән килеп чыгуын беләсезме? Хайваннарны яклаучылар структурасы бик көчле. Вакыт-вакыт бездә төрле сайлаулар уза, һәм барлык сәяси көчләр андый иҗтимагый оешмалар белән уйный. Чөнки алар яхшы, көчле, оешкан төркемнәр. Мин дә аларның хезмәтен, хайваннарны кайгыртуын, яратуын аңлыйм. Әмма хайваннарны яклаучылар белән уйнап, без мондый проблемнарны күрми калабыз. Бик күп мөрәҗәгатьләр килә, миңа да. Һәр районда диярлек төп мәсьәлә — хуҗасыз этләр. Һәм, ачыкча әйкәндә, бу мәсьәләгә беркем дә алынмый. Чөнки, алынсаң, ул хайваннарны асрарга, стерильләштерергә, ә кайбер очракларда, Аллаһ сакласын, үтерергә дә туры киләчәк. Хайваннарны яклаучылар шунда ук аңа каршы чыгачак — зур оешкан төркем, һәм бер сәяси көчнең дә алар белән ачуланышасы килми. Шуңа күрә бөтенесе аңа шулай карый: тимик, чөнки, тисәк, җәмгыятьтә резонанс башланачак. Шундый сәяси уеннар әлеге фаҗигагә китерде.

— Ә минемчә, хикмәт анда түгел. Мин хайваннарны яклаучылар белән инде 15 ел аралашып киләм. Алар гел бер нәрсәне генә тәкъдим итеп килә. Әйдәгез, аларны стерильләштерик, шуның белән урам этләрен дә киметербез диләр. Шулай ук, стерильләштергән очракта агрессия дә кими.

— Вакытында тотып стерильләштерү өчен бюджет акчалары, хезмәткәрләр, аның белән шөгыльләнүче оешмалар кирәк.

— Ягъни, хәзерге җирле үзидарәнең аңа вакыты һәм акчасы юк, яңа канун белән эшләгәндә дә булмаячак.

Бу канун өлгесе авторлары, күптән җирдә йөрмәгәндер, күрәсең

— Бу мәсьәлә белән, әлбәттә, муниципалитетлар шөгыльләнергә тиеш. Вәкаләтләре бар, әмма алар тар — чынлыкта бу канун муниципалитетларның кулын бәйләп тора — өстәвенә ул вәкаләтләрне куллану өчен акча җитәрлек түгел. Бу этләр мәсьәләсенә генә карамый. Финанс белән тәэмин ителмәгән башка вәкаләтләр дә бар.

— Ә яңа канун нигезендә, андый вәкаләтләр дә булмаячак бит.

— Вәкаләтләр дә, авыл җирлеге шурасы кебек структуралар да булмаячак.

— Ә канун авторлары, Клишас белән Крашенинников, яңа схема нигезендә куркыныч тудыручы агачлар, урам этләре, чүп контейнерлары урыннары кебек мәсьәләләрнең ничек чишеләчәген аңлатамы?

— Минемчә, канун өлгесе авторлары, мәсьәлән, үзләренең Рублевка бистәсенә барганда (шартлыча әйтәм, алар Рублевкада яшиме, юкмы, белмим), бездә барлык авыл җирлекләре якынча шундый дәрәҗәдә дип уйлыйдыр. Бу канун өлгесе авторлары, күптән җирдә йөрмәгәндер, күрәсең. Ә менә алар чын авыл җирлекләре дәрәҗәсенә төшсә, халык белән аралашса, хакимиятне халыктан ераклаштырырга түгел, якынлаштырырга кирәклеген аңлар иде. Чөнки күп кенә мәсьәләләрне, әгәр анда хакимият, вәкаләтләр булса, һәм ул вәкаләтләр финанс белән тәэмин ителсә, урында ук хәл итеп була.

— Ансы аңлашыла. Әмма сез, мәсәлән, авыл җирлекләренең ничек корылуын беләсез. Төбәк парламентларында, Русия думасында бәлки аны белүче башка кешеләр дә бардыр. Ягъни, Крашенинников белән Клишаска аларның проектының начар ягын аңлатучы көчле лобби барыбер юк дигән сүзме?

Алар алдында куелган төп бурыч — 2024 елгы президент сайлауларында федераль үзәкнең таянычы була алырдай көчле хакимият вертикален булдыру

— Төбәкләр дәрәҗәсендә, бәлки хәзер үзгәрешләр дә кертелер. Әмма бу ике персонаж бу кануннар белән 2019 елдан бирле концептуаль рәвештә шөгыльләнә дип уйлыйм, ә бәлки аннан да элегрәктер. Һәм алар алдында куелган төп бурыч — минем уйлавымча, алдагы елларда, һәм мөһим ориентир булган 2024 елгы президент сайлауларында федераль үзәкнең таянычы була алырдай көчле федераль хакимият вертикален булдыру. Шуның өчен хакимият вертикале булдырыла да, бернинди тегендә-монда тайпылышлар булмасын өчен.

— Һәм "бишенче колоннаны" тәмам юк итү өчен, дөресме?

— Әйе. Бу — төп бурыч. Шуңа күрә алар, үзләре уйлаганча, бу җирле вак мәсәләләрне хәтта игътибарга да алмый.

— Ягъни, шул ук QR-кодлар мәсьәләсендә Русия думасы озак уйлаганнан соң ул канун өлгесен ерак тартмага алып куйса, җирле үзидарә белән алай булмаячакмы?

— Алай булмаячак. Беләсезме, нигә? Чөнки җәмгыятьтә андый резонанс та булмаячак. Кешеләр бит бу канун өлгесенең ни турыда булуын аңлап бетерми. Ниндидер депутатларның саны киметелүе күренә. Кешеләргә бу үзләренең көндәлек һәм тормыштагы мөһим мәсьәләләргә кагылмас кебек күренә. Әйе, QR -кодлар барыбызга да кагыла. Ә бу канун өлгесе безнең барыбыздан да ерак кебек күренә. Әмма тагын бер мәртәбә әйтәм — ул кабул ителеп, эшли башлагач? бөтен кеше аның үз тормышына ничек тәэсир итүен аңлаячак. Бигрәк тә авыл җирлегендә яшәүчеләр, алар үзләре яшәгән урында хакимият булмавын күрәчәк.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG