Accessibility links

Кайнар хәбәр

2021 елда Татарстан бюджетына нефть-химия ширкәтләреннән күчерелгән салымнар 61 процентка арткан


Әлмәттә Татнефтьнең баш офисы
Әлмәттә Татнефтьнең баш офисы

Казнага барлыгы 87 млрд сум күчерелгән.

2021 елда Татарстанның нефть-химия ширкәтләре республика бюджетына күчергән салымнар 61 процентка арткан. Бу хакта 27 гыйнварда "Татнефтехиминвест-холдинг" җәмгыяте генераль мөдире Рафинат Яруллин мөдирләр шурасында белдерде.

"2021 елда нефть-химия тармагында эшләүче ширкәтләр Татарстанның берләштерелгән бюджетына 87 млрд сум күчерде. Бу 2020 ел белән чагыштырганда 61 процентка күбрәк. "Татнефть" ширкәтенең керем һәм табышы артуы көтелә", диде ул.

"Татнефть" ширкәте нефть чыгаруны 7 процентка арттырган. Узган ел барлыгы 27,5 миллион тонна нефть табылган. Шул исәптән, үзле нефть чыгару 3,5 миллион тоннага җиткән. Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов үзле нефтьне гади нефтькә тиңләү аркасында Татарстан 30 млрд сум югалтуын белдергән иде.

Моннан тыш, СИБУРга күчкән "Түбән Кама нефтехим" һәм "Казан оргсинтез" ширкәтләре дә салымнарны арттырган. Әмма аларның күпме салым күчерүе хәбәр ителмәде.

"ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводы да җитештерүне 9,6 процентка арттырган. Моннан тыш, "Аммоний", "ТАИФ НК"ның кереме үскән. "КВАРТ", "Нәфис" ширкәтләренең табышы кимегән.

2020 елда пандемия сәбәпле нефть-химия ширкәтләренең кереме бермә-бер кимеде. Моннан Татарстан бюджеты 48 млрд сум салым югалтты. Икътисад үсеше 4 процентка кимеде.

Татарстан бюджетының 50 проценты нефть һәм нефть химиясенә бәйле булып кала. 2021 елда республика бюджетының кереме 40 млрд сумга артуы нефтьчеләр һәм нефть химиясе тармагы күчергән табышка салым хисабына башкарылган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG