Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда шәхси хуҗалыкларда дуңгыз үрчетүне тыю мәсьәләсе карала


Африка чумасы белән авырган дуңгызлар
Африка чумасы белән авырган дуңгызлар

Бу республикада куркыныч авыру – дуңгызларда Африка чумасы таралу белән бәйле.

Башкортстан Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев белгечләрне җәлеп итеп, Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитетына, республиканың шәхси ярдәмче хуҗалыкларында дуңгызлар үрчетүгә чикләүләр кертү ихтималын һәм ул китерәчәк нәтиҗәләрне өйрәнергә кушкан.

Бу республикада куркыныч авыру – дуңгызларда Африка чумасы таралу белән бәйле.

27 гыйнварда парламент утырышында депутатларга мондый тәкъдим белән Башкортстан ит җитештерү һәм эшкәртү берлеге рәисе Виктор Фрейден мөрәҗәгать иткән иде.

Константин Толкачев сүзләренчә, бу тәкъдим зур шау-шу чыгарган, ул аны ачыклап бетерергә кирәк дип саный. "Бу тәкъдим буш урында барлыкка килмәде, Африка чумасы йогу зонасындагы барлык дуңгызлар да юк ителергә тиеш. Бу зур чыгымнарга китерәчәк. Инфекцияне йоктыру куркынычы күбрәк нәкъ менә шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы малларга яный. Ит җитештерү һәм эшкәртү берлегендә, шәхси хуҗалыкларга дуңгызлар тотудан читләшеп, ит терлекчелегенең альтернатив төрләренә күчәргә кирәк, дип саныйлар. Без бу мөмкинлекне һәм мондый чикләүләр кертүнең нәтиҗәләрен игътибар белән өйрәнергә тиеш", дигән Толкачев. Ул кабаланып карарлар кабул итәргә ярамый дип искәрткән.

"Бер яктан, икътисади дәлилләр белән ризалашмый мөмкин түгел. Икенче яктан, безнең аграр сәясәт – авылны, шәхси хуҗалыкларны саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән, ә дуңгыз асрау – күпчелек авыл кешеләре өчен традицион кәсеп. Дуңгызларның Африка чумасы – бердәнбер куркыныч түгел. Кош гриппы, эре мөгезле терлекләрнең үз авырулары бар. Әгәр бу юл белән китеп, бөтенесен тыя башласаң, авылның традицион тормыш рәвеше бозылачак. Бу төбәкнең генә мәсьәләсе түгел. Проблем бөтен ил өчен актуаль. Шуңа хәл итү юллары да комплекслы булырга тиеш", дигән Константин Толкачев.

Африка чумасы – дуңгызларның йогышлы авыруы. Бу чирне йоктырган малларда бизгәк күзәтелә, тән тиресе күгәрә һәм эчке әгъзаларына кан сава. Йоктырганнан соң үлү ихтималы 100 процент дип бәяләнә. Вирус кешеләргә йокмый.

Русиягә Африка чумасы 2007 елда чит илдән керде.

Узган елның ноябрь-декабрендә Башкортстандагы Баймак районының Беренче Төркмән авылында, шәхси һәм фермер хуҗалыкларында сыерларның йогышлы төерле дерматит белән авыру очрагы теркәлгән иде.

Хуҗалыклардагы терлекләрне тартып алып, авыру гына түгел, сәламәт малларны да яндырдылар, бу җирле халык арасында шау-шу уятты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG