Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе "Башкорт" оешмасын тыюга шикаятьне теркәгән


"Башкорт" оешмасы 2020 елның маенда Башкортстанның Югары мәхкәмәсе тарафыннан экстремист оешма дип танылды һәм тыелды. Бу хактагы дәгъваны мәхкәмәгә республика прокуратурасы тапшырган иде.

Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе (ЕСПЧ) "Башкорт" оешмасын экстремист оешма дип тану һәм аның эшчәнлеген тыюга шикаятьне теркәгән. Бу хактагы мәгълүмат ЕСПЧның рәсми сайтында чыккан.

Оешманың "экстремист" эшчәнлеге турындагы үз дәлилләрен нигезләү өчен, прокуратура хокук саклау оешмаларының "Башкорт"ка карата кайчан да булса булган бөтен дәгъваларын бергә җыйнаган.

Аерым алганда, прокуратура оешма активистларын халык алдындагы чараларда ясаган чыгышларында "нәфрәт һәм дошманлык уятуның лингвистик һәм психологик билгеләре", шулай ук "канун чыгаручы һәм башкарма хакимият вәкилләренә тискәре бәяләмәләр булуда" гаепләгән иде.

Оешманың элеккеге рәисе Фаил Алчыновның 2019 елда Зилаир районы башкортлары корылтаенда ясаган чыгышы да бу гаепләүләргә кертелде, янәсе, анда активист "республиканы Русиядән аерырга өндәгән".

Прокуратура вәкилләре шулай ук "Башкорт" эшчәнлегендә "алданрак экстремист юнәлештәге җинаятьләре өчен хөкем ителгән Сәгыйт Исмәгыйлев, Фәнзил Әхмәтшин, Айрат Дилмөхәммәтовның актив катнашуын", һәм бу кешеләр катнашында "Башкортстан республикасында экстремист эшчәнлеккә чакыру һәм оешмага яңа әгъзаларны җәлеп итү максаты белән киңкүләм чаралар оештырылуын" белдерде.

Апелляция һәм кассация мәхкәмә инстанцияләре Башкортстанның Югары мәхкәмәсе карарын үзгәрешсез калдырды. Яклау тарафының беренче инстанциядәге мәхкәмә процессы барышында күпсанлы хокук бозулар булуы турындагы бөтен дәлилләре игътибарсыз калды.

Русиянең Югары мәхкәмәсенә дә кассация шикаяте бирелгән иде, ул аны караудан бөтенләй баш тартты, түбәнрәк торган мәхкәмә инстанцияләренең карарларында "материаль һәм процессуаль хокук нормаларының бозылуын" күрмәвен белдерде.

2021 елның гыйнварыннан Башкортстанның эчке эшләр министрлыгы "Кырмыскалы эшен" тикшерә башлады, "Башкорт"ның элеккеге активистлары фикеренчә, ул оешманың элекккеге лидерларын һәм алдынгы активистларын шәхсән эзәрлекләүгә юнәлдерелгән.

Яклау фикеренчә, "Башкорт" шикаятен Европа мәхкәмәсендә карауның нәтиҗәләре оешма өчен уңай булырга мөмкин.

  • Узган атнада Башкортстанның Дәүләт җыены "экстремист яки террорчы оешмаларның эшчәнлегенә катнашы булган" затларга сайлауларда катнашуны тыйган иде.
  • Казанда Татарстанның Югары мәхкәмәсе экстремизм турындагы эш нигезендә Татар иҗтимагый үзәге 250 мең сум штраф түләргә тиеш дигән карар чыгарды.
  • 2021 елның 15 гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Әлегә мәхкәмә эше төгәлләнмәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG