Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Халыкара Мемориал" эшчәнлеген туктату турындагы карарны шикаять иткән


Узган ел ахырында Русия мәхкәмәләре “Халыкара Мемориал”ны һәм “Мемориал” хокук яклау үзәгенең эшен туктату турында карарлар чыгарган иде.

"Мемориал" халыкара тарихи-агарту җәмгыяте (Русия хакимияте "ят агент" дип саный) Русия югары мәхкәмәсенең оешманы ликвидацияләве турындагы карарына апелляция шикаяте биргән. Бу хакта Сибирь.Реалии редакциясенә "Мемориал"ның матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

11 ноябрьдә Русия баш прокуратурасы һәм Мәскәү прокуратурасы "Халыкара Мемориал"ны һәм "Мемориал" хокук яклау үзәгенең эшен туктату таләбе белән мәхкәмәгә дәгъва тапшырды. Аларны ят агентлар турындагы канунны бозуда – материалларында тиешле тамгалар булмауда һәм оешманың сәяси тоткыннар исемлеге белән "экстремизмны хуплауда" гаепләделәр.

Югары мәхкәмәдә узган алдан тыңлауларда "Халыкара Мемориал" вәкилләре ят агентлар турындагы канунны бозган өчен билгеләнгән барлык штрафларны – 4 миллион сумны түләүләрен белдерде.

28 декабрьдә Русия югары мәхкәмәсе Баш прокуратура дәгъвасы нигезендә "Халыкара Мемориал"ның эшчәнлеген туктату турында карар чыгарды. 29 гыйнварда Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе "Мемориал" хокук яклау үзәгенә карата булган дәгъваны да канәгатьләндерде.

"Мемориал"ны ликвидацияләүгә Совет берлегенең элеккеге президенты Михаил Горбачёв, Нобель Тынычлык премиясе лауреаты Дмитрий Муратов, галимнәр, исемнәре дөньяга билгеле булган язучылар һәм музыкантлар, шулай ук АКШ, Европа берлеге һәм Европа шурасы каршы чыкты.

Оешманы хуплап чыгарылган петицияне 142 меңнән артык кеше имзалаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG