Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор мәгълүмат чараларыннан Навальный тикшерүләре нигезендә чыккан язмаларны бетерүне таләп итә

Петербурда Алексей Навальный сурәтләнгән граффитины бетерәләр. 28 апрель 2021
Петербурда Алексей Навальный сурәтләнгән граффитины бетерәләр. 28 апрель 2021

Роскомнадзор җибәргән рәсми хатларда Русия баш прокуратурасы таләбе китерелгән. Аңа ярашлы, бу язмалар, экстремист эшчәнлеккә каршы көрәш кануны нигезендә Русиядә эшчәнлеге тыелган оешманың материалларын тарата.

Русиянең берничә мәгълүмат чарасы Алексей Навальный такымы тикшерүләре нигезендә чыккан язмаларны бетерү таләбе белән, Роскомнадзордан рәсми хат алган. Бу хакта оешманың шундый хатын 1 февральгә каршы төндә алган "Дождь" телеканалы (Русия хакимияте "ят агент" дип саный) хәбәр итә.

Роскомнадзор "Дождь"ка Навальный тарафдарлары тикшерүләре нигезендә 2017-2020 елларда үз сайтында чыккан алты язманы бетерергә кушкан. Алар арасында элеккеге премьер Дмитрий Медведевның фаразланган канунсыз керемнәре һәм милке турындагы тикшерүнең, һәм "Он вам не Димон" фильмының эчтәлеге хакындагы хәбәр, депутат Леонид Слуцкий хатынының адашының пентһаусы, "Ростех" башлыгы Сергей Чемезовның Манеж мәйданындагы фатиры, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов гаиләсенең милке һәм "Роскосмос" башлыгы Дмитрий Рогозинның дачалары турындагы хәбәрләр бар.

Роскомнадзор җибәргән рәсми хатларда Баш прокуратураның 2022 елның 28 гыйнварында чыккан таләбе китерелгән, аңа ярашлы бу язмалар Русиядә эшчәнлеге тыелган оешманың материалларын тарата.

Телеканал бер тәүлек эчендә Роскомнадзорга язмаларны бетерүе турында хәбәр итәргә тиеш. "Дождь" сайттагы язмаларны бетерергә карар иткән.

Навальный тикшерүләре нигезендә чыккан язмаларны бетерү турында "Эхо Москвы" радиостанциясе – 34, "Медуза" (Русия хакимияте "ят агент" дип саный) – 17, Znak.com – 13, "Свободные новости" – 9 белдерү алган. Аерым алганда, "Свободные новости"дан Геленджик янындагы "Путин сарае" турында язманы сөртүне таләп иткәннәр.

Навальный сүзчесе Кира Ярмыш Роскомнадзор таләпләрен цензура дип атый. "Тарих дәреслекләрендә укыганда бөтен кешенең ачуын китерә торган ачыктан-ачык явызлык. Ә хәзер болар барысы да чынбарлыкта, безнең күз алдыбызда", дип язган Навальныйның көрәштәше Twitter-да.

Узган елның июнендә, Мәскәү прокуратурасы дәгъвасы нигезендә, Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Навальный оештырган Коррупциягә каршы көрәш фондын, Ватандашлар хокукларын яклау фондын һәм "Навальный штабларын" экстремист оешмалар дип таныды, аларның эшчәнлеген тыйды һәм туктатты. Коррупциягә каршы көрәш фонды һәм Ватандашлар хокукларын яклау фонды элегрәк Русиядә ят агентлар дип танылган иде.

25 гыйнварда Росфинмониторинг оппозиционер Алексей Навальныйны һәм аның көрәштәшләрен террорчы һәм экстремист эшчәнлеккә катнашы булган оешмалар һәм физик затлар исемлегенә кертте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

This item is part of
XS
SM
MD
LG