Рәсми саннарга күрә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны 1 105 кеше тәшкил итте, бу пандемия башыннан абсолют рекорд. Моңарчы республикада авырып китүчеләр саны бер меңнән кимрәк иде. 4 февраль көнне авыруны 996 кеше йоктырган дип хәбәр ителгән иде.
Республиканың ковидка каршы көрәш штабы мәгълүматынча, бер тәүлектә 557 кеше хастаханәгә салынган. Гомум авыручылар саны 53 503-кә җиткән.
Татарстанда авыручылар санының кискен үсешен хөкүмәт киңәшмәсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та әйтеп узды. Аның сүзләренчә, хәзер республикада 4 меңнән артык авыру хастаханәләрдә ята, тагын 2,4 мең урын әзер булып тора. Медицина хезмәткәрләре арасында да авыручылар күп, сәламәтлек саклау системына зур авырлык төшә, диде ул.
Бу атна Татарстанның ковидка каршы көрәш штабы карары белән республикада планлы медицина ярдәме күрсәтү туктатылган. Шулай ук балаларга медицина тикшерүе уздыру, күчмә медицина комплексларының эшчәнлеге кичектерелгән.
Татарстанда коронавирустан балаларның 3-4 проценты да авыр чирли. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белдерде. "Вакцина балаларны авыр чирләүдән саклый. Балаларның 3-4 проценты чирне авыр кичерә. Вакцина куркыныч тудыруны саклаучы бердәнбер чара", диде ул.
Бәйсез демограф Алексей Ракша сүзләренчә, Татарстанда артык үлемнәр, ягъни көтелгәннән күбрәк үлемнәр саны бер ел эчендә 72 процентка арткан. Ул Татарстан оператив штабы китергән саннарга ышанмаска чакыра.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!