Математик һәм фән популяризаторы Алексей Савватеев үзенең фикердәшләре белән Русиядә мәктәпләрне коткару таләбе белән имзалар җыя башлаган. Әлеге мөрәҗәгать Русия президентына, Русиянең хөкүмәт рәисенә һәм хакимиятнең башка вәкилләренә атап язылган.
Петиция авторлары әйтүенчә, Русиядә мәктәптә белем бирү тирән кризиста. Мәктәпләрне коткару өчен ашыгыч адымнар кирәк. Мәктәпләр кызганыч хәлдә булу сәбәпле, башкалада урнашмаган югары уку йортларына башлангыч нигезләре дә булмаган студентлар укырга килә.
"Безнең мәктәп укучыларының БДИны уңышлы бирүе берни хакында да сөйләми. Бөтен куелган көчләргә карамастан, илнең белем бирү системының деградация трендын сындырып булмый", дип яза петиция авторлары.
Шулай ук алар мәктәптәге дигитал һәм дистанцион технологияләр, БДИның максатчанлыгы, шулай ук авылларда аз укучы булган мәктәпләрне ябып, авылны таркату кебек темаларга хакимиятләр белән бәхәс башларга ниятли. Имзалар җыю Citizen.go. порталында бара. Әлегә ул 38 меңнән артык имза туплаган.
Русиядә Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә генә биреп була. Шунлыктан укучылар фәннәрне урыс телендә укырга тели, милли мәктәпләрнең абруе кими. 2017 елда прокуратура тикшерүләреннән соң республикалар мәктәпләрендә милли телләрне укыту ихтыярига калды. Ул предмет "туган тел" дип атала һәм ул ата-ана гариза белән укытыла. Туган тел буларак урыс телен сайлау мөмкинлеге дә бар.
Казандагы Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре, социологик фәннәр докторы Гөлнара Габдрахманова Азатлыкка "Татар телен сайлаганда да бу әле дәресләрдә сыйфатлы белем бирелә дигән сүз түгел. Татар теле дәресләрендә күп очракта бию-җырга кала бара, кайбер дәресләрдә башка фәннәргә БДИга әзерләнәләр. Формаль татар теле дәресе бар, ә чынында фән укытылмый. Мәктәпкә башка фәннәрдән БДИ баллары кадерлерәк", дип белдергән иде.
Татарстанда соңгы вакытларда мәктәпләрне оптимизацияләргә тырышу очраклары да еш күренә башлады. Авыл халкы җыелышлар җыя, матбугат чараларына мөрәҗәгать итә, аларның берничәсе хакында Азатлык та язды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!