Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Татарстанда татар телен укыту дәрәҗәсе мактанырлык түгел дип белдерде


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Бу хакта Татарстан президенты Казанның Завойский исемендәге физика-техник институтында яшь галимнәр белән очрашуда әйтте  

Татарстанда яшь галимнәр инглиз, кытай һәм башка телләрдә үзлегеңнән татар телен өйрәнү кулланмасын эшлиләр. Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Русия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең күп факторлы һуманитар анализ һәм танып-белү филологиясе лабораториясе мөдире Алексей Арзамасов әйткән, дип яза "БИЗНЕС Online".

"Безнең лаборатория хәзерге вакытта дөньяның иң яхшы тәҗрибәләрен исәпкә алып, татар телендә заманча дәреслек эшләп чыгара (ул инде әзерләнеп ята). Киләчәктә без фәнни һәм методик план ягыннан күп телле "Адымнар" проектына тоташа алыр идек", диде галим.

Аның искәртүенчә, күпчелек татар теле укытучылары хәзерге вакытта кулланылучы дәреслекләр һәм програмнар нигезендә татар телен өйрәнү авыр булуын таный.

Рөстәм Миңнеханов туган телләрне өйрәнү темасының "иң авырткан урын" булуы белән килеште.

"Чынлап та, оят, хурлык! Без өйрәнәбез, әмма хәтта күптелле мәктәптә дә татар теленең дәрәҗәсе мактанырлык түгел", дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук ул галимнәргә бары тик татар теленә генә терәлеп калмаска кирәклеген әйтте, чөнки республикада башка күп кенә халыклар – чуашлар, марилар, удмуртлар яши һәм аларга да үз мәдәниятләрен саклау мөһим, дип саный Миңнеханов.

"Туган телләрне дә онытырга ярамый. Әмма бер методика белән генә ярдәм итеп булмый, телне өйрәнү теләге булырга тиеш. Дигитал мөмкинлекләргә килгәндә, Айрат Ринатович, (Айрат Хәйруллин, Татарстанның дигитал үсеш министры – ред.) сезнең дә кушылуыгызны сорар идем. Мәгариф системына кагылышлы нинди дә булса өстәмә чыганаклар кирәк булса, без аларны бирергә әзер", дип искәртте Татарстан президенты.

Татарстанда күпчелек балалар русча белем ала, татар теле дәүләт теле булса да, ул бөтен укучылар өчен дә мәҗбүри фәннәр исемлегеннән төшереп калдырылды.

Русиядә Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә генә биреп була. Шунлыктан укучылар фәннәрне урыс телендә укырга тели, милли мәктәпләрнең абруе кими. 2017 елда прокуратура тикшерүләреннән соң республикалар мәктәпләрендә милли телләрне укыту ихтыярига калды.

2018 елдан бирле мәктәпләрдә туган телләр гариза нигезендә укытыла. Уртача алганда, татар теле һәм әдәбияты фәннәре атнага 2-3 дәрес укытыла.

Татарстанда дәүләт теле булган татар теле дәресләре 2017 елда Русия президенты Владимир Путин әйткәнсүзләрдән соң мәҗбүри булмый башлады.

Туган телләрне укыту: мәҗбүридән — ихтыярига

Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште. Аңарчы күп кенә милли республикада дәүләт телләре мәктәптә мәҗбүри укытылып килде. Мәҗбүри дәресләргә каршы чыгучылар балалары урыс телен тиешле күләмдә өйрәнми дип зарланды.

2017 елның көзендә Русия прокуратурасы милли республикаларда мәктәпләрне тикшерә башлады, мәктәп мөдирләре белән аерым сөйләшүләр үткәрде. Шуннан соң милли телләр ихтыяри, бары тик "туган тел" дәресе кысаларында гына укытыла башлады.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасы да татар теле дәресләрен мәҗбүри укытудан туктатты.

2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыри укыту турында канун өлгесе тәкъдим ителде. Туган телләр ихтыяри укытыла башлады, республикаларның дәүләт телләрен укыту мәсьәләсе ачыкланмыйча калды.​

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG