Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырым теләктәшлеге": Кырымтатарлар басымга бирешмәячәк


Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда тоткарланган кырымтатарларга ярдәм итүче "Кырым теләктәшлеге" җәмәгать төркеме узган елда күзәтелгән тенденцияләр хакында сөйләште. Чыгыш ясаучылар кырымтатарларга басым дәвам итүе, ләкин аларның бирешмәячәге турында сөйләде.

Онлайн очрашуда тоткарланган кырымтатарларның гаилә әгъзалары, адвокатлар Николай Полозов, Эмиль Курбединов, Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесенең рәисе Рефат Чубаров, Украина журналистлар берлеге рәисе Сергей Томиленко һәм хөкем ителгәннәрнең хатыннары, әниләре дә катнашты.

Николай Полозов Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Нариман Джелял, Асан һәм Ахтем Ахтемовлар эше иминлек көчләре тарафыннан фабрикацияләнгән дияргә була диде.

Николай Полозов
Николай Полозов

— Башка җинаять эшләрендә дә үзләренә кирәкле дәлилләр алу өчен шул ук технологияләр, җәфалаулар, кыйнаулар кулланылуын күрәбез. Алар арасында яшерен шаһитләр куллану ысулы да бар. Тикшерүне тәмамларга вакыт җитеп барганда дәлилләр булмаса, эш җимерелүгә таба барса, ФСБ андый шаһитләрне сәяси заказны үтәү өчен куллана. Джелял һәм Ахтемовлар эшендә кимендә өч яшерен шаһит катнаша. Биргән мәгълүматларына караганда, алар ялган шаһитләр. Моны без мәхкәмәдә тикшерәчәкбез. Нариманга һәм абыйлы-энеле Ахтемовларга гаепләү белдерелде. Инде мәхкәмәне көтәбез. Кырым югары мәхкәмәсенең бу эшне алдан өйрәнү утырышы ябык рәвәштә узачак, ә инде төп утырышларның ачык булу-булмавы билгесез. Мәхкәмә ябык режимда узар дип куркабыз. Моны мәхкәмәдә нәрсә турында сүз барганын беркем белмәсен дип шулай эшлиләр, — диде Полозов.

Нариман Джеляль Акмәчеттәге Киев районының Русия контролендәге мәхкәмәсендә, 6 сентябрь, 2021
Нариман Джеляль Акмәчеттәге Киев районының Русия контролендәге мәхкәмәсендә, 6 сентябрь, 2021

Адвокат сүзләренчә, Нариман Джелялны аерым блокта ике кешелек камерада тоталар, шартлар түзәрлек, тик аңа бернинди мәгълүмат килми, радио юк, язышу чикләнгән – бу яктан ул изоляцияда. Мәгълүматны томалауны басым ясау ысулы дип бәяли ул. Ахтемовлар утырган камераларда исә кеше күп, чиратлап йоклыйлар.

— Алда безне озын процесс көтә, без ялганнарны фаш итәчәгебезгә, эшне тулаем җимерәчәгебезгә, Нариманның, Ахтемовларның гаепле булмавын исбатлаячагыбызга тулысынча ышанабыз, ләкин формаль яктан без бу мәхкәмәнең нәтиҗәсе нинди булачагын аңлыйбыз, — диде Николай Полозов.

🛑 Әгәр сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.

Адвокат Эмиль Курбединов узган елда тоткарлауларның 6 дулкыны булды, сентябрь аеннан 180 административ протокол төзелде дип хәбәр итте.Адвокат Эмиль Курбединов узган елда тоткарлауларның 6 дулкыны булды, сентябрь аеннан 180 административ протокол төзелде дип хәбәр итте.

Эмиль Курбединов
Эмиль Курбединов

— Аларның максаты – халыкны куркыту, активистларның авызын томалау. Кыйнаулар, мәхкәмәләр, тентүләр, тоткарлаулар хакында дәшмәвебезне телиләр, ләкин алар бу максатка ирешә алмадылар. Моны Акмәчеттәге "изге урын" булган ФСБ бинасы алдына дистәләрчә кырымтатарның туплануы да күрсәтте, — диде ул.

Сөйләшүдә кулга алынганнарның, хөкем ителгәннәрнең хатыннары, әниләре дә катнашты.

Лиля Шихаметова "репрессив систем кеше язмышын җимерә, ләкин без беркайчан да якыннарыбыздан ваз кичмәячәкбез. Минем ирем 51 яшендә, аның өч баласы бар", диде.

Нияра Ибрагимова "Минем улым Тимур Ибрагимовны кулга алганда аңа 32 яшь иде, хәзер инде аңа 37 яшь. Сентябрь аенда аның аппеляциясе карала башлады. Аның дүрт баласы бар. Аларны Черкасскида тоталар, дунгыз ите ашатлар, камераларында күселәр, тычканнар. Мин аның белән горурланам, миңа аның өчен оят түгел, без алар кебек көчле булырга тиешбез, еламагыз", дип чыгыш ясады.

Шуны әйтергә кирәк, соңгы елларда Кырымнан ирекле журналистларның күбесе чыгып китәргә мәҗбүр булды, тагын бер өлеше эшен туктатты.

Очрашуда катнашкан Украина журналистлар берлеге рәисе Сергей Томиленко аннексия шартларында Кырымнан риясыз мәгълүмат алуның нык кыенлашуы турында сөйләде.

Сергей Томиленко
Сергей Томиленко

— Украина медиасында Кырым хакында язмалар бик кимеде. Украина журналистлары Кырымга барырга курка, алар мәгълүматны кайсы чыганаклардан алырга, Кырым хакында ничек язарга белми, халыкара ирекле журналистлар да Кырымга бармый, барганда алар эзәрлекләнергә мөмкин.

Рәсми матбугат журналистларын Кырымда сивил журналистлар алыштыра. Алардан ун кеше инде кулга алынды, ләкин тагын тугызы "Кырым теләктешлеге" белән бергә эшли. Аларның эшләрен җиңеләйтү өчен, без бу аларны Украина журналистлар берлегенә кабул итеп, аларга пресс таныклык бирергә, аннары халыкара Брюссель пресс-таныклыгын алырга ярдәм итәргә җыенабыз. Европа журналистлар федерациясе рәисе Рикардо Гутьеррес кулга алынган 10 кырымтатар сивил журналистын азат итәргә чакырды. Аларның исемлеге һәм досьелары Европа Шурасына җибәрелде. Бу журналистларның эше өстеннән дипломатик күзәтү урнаштырыла дигән сүз. Беренче тапкыр Европа журналистлар берлеге тоткарланган Европа журналистлары исемлегенә 10 кырымтатар журналистын кертте.

Европа журналистлар берлеге тоткарланган Европа журналистлары исемлегенә 10 кырымтатар журналистын кертте

Узган ел ахырыннан Украина журналистлар берлеге Кырымдагы шартларга, вакыйгаларга, чынбарлыкка журналистларның игътибарын җәлеп итү өчен, Киевта "Фокуста Кырым" даими онлайн курсын үткәрә башлады. Бу проектта 26 университет, факультетлар, студентлардан, укытучылардан 1,5 мең тыңлаучы булды. Алар турыдан туры экспертлар, "Кырым теләктәшлеге" вәкилләреннән Кырымдагы хәлләр турында мәгълүмат алдылар. Без "Фокуста Кырым" җыентыгын да чыгардык. Журналистлар берлегендә 4 кырымтатар сивил журналисты, кулга алынган журналистларның хатыннары белән очраштык, — дип чыгыш ясады Украина журналистлар берлеге рәисе.

Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров канунсыз кулга алынганнарга, сәяси тоткыннарга теләктәшлек белдерде.

Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

— Без бүген сөйләгән кешеләр мисалында барлык кулга алынганнар хакында сөйлибез. Бу хакта бернинди шикләнү булмаска тиеш. Халыкны куркыту өчен аның нигезе булган кешеләрне кулга алалар, репрессиялиләр. Бүген без сөйләгән сәяси тоткыннар Фархад, Яшар, Тимурның гаиләләрендә 11 бала тәрбияләнә. Яшәгән урында җәмәгать арасында үрнәк булганнарны куәт оешмалары юк итәргә тели. Моны халыкның рухын сындыру, төшенкелеккә дучар итү, өметен бетерү өчен эшлиләр, ә бу сәяси тоткыннар аларга моны эшләргә мөмкинлек бирмиләр. Шуңа бу милләттәшләребезне гаиләләре, җәмгыять яклый, алар яклау сүзләренә мохтаҗ. Без мондый халык белән горурлана алабыз. Алар бу репрессияләрне кабул итми, моңа каршы көрәшәләр, — дип чыгыш ясады Чубаров Киевтан.

"Кырым теләктәшлеге"нең елга йомгак ясау сөйләшүеннән соң, 11 февральдә полиция Акмәчеттә пресс таныклыклары булган сивил журналистлар Али Сулейманов, Амар Абдулгазиев һәм Рустем Усеиновны тоткарлады.

16 февральдә Акмәчеттә Русия контролендәге район мәхкәмәсе "Крым.Реалии" хәбәрчесе Владислав Есипенконы 6 ел иректән мәхрүм итү һәм 110 мең сум штраф җәзасына хөкем итте. Журналистны шартлаткыч саклауда гаепләгән Русия прокуратурасы 11 елга иректән мәхрүм итүне сораган иде. Есипенко, үзен гаепле дип тануга ирешү өчен, аңа карата төрле җәфалау ысуллары, шул исәптән электр кулланылуын белдерде.

Киевтагы "Кырым ресурс үзәге" белдерүенчә, Кырым аннексиясе чорында кулга алынган 238 кешенең 169ы кырымтатарлар.

Адвокат Николай Полозов тенденцияләр начар һәм бу тенденцияләр, басым көчәячәген күрсәтә, моңа әзер булырга кирәк ди.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG