"Кырым мөселманнары" эше нигезендә хөкем ителгән Теймур Абдуллаевка Русия колониясенең штраф изоляторында тотылу вакытын тагын җиде тәүлеккә озайтканнар. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге"нә аның хатыны Алиме Абдуллаева хәбәр иткән.
Теймур Абдуллаев хатыны белән "Зонателеком"нан элемтәгә чыккан һәм 4 февральдән штраф изоляторының изоляцияләнгән камерасында тотылуын сөйләгән. Абдуллаев штраф изоляторында 470 тәүлек утыруын санап чыгарган.
"Бу өзлексез штраф изоляторында тотылу диярлек", дип хәбәр иткән Алиме.
Аның сүзләренчә, Теймур авырып киткән, анда коронавирус дип фаразлана, төзәтү колониясендә ковид таралуы теркәлгән булган.
Теймур сүзләренчә, элегрәк ул COVID-19 билгеләре белән, югары температурадан, көчле баш авыртуларыннан, югары кан басымыннан, буыннар сызлавыннан һәм хәлсезлектән җәфаланып чирләгән булган. Моннан тыш ир озак вакытлар шалтырата алмаган – колония хакимияте аңа рөхсәт бирмәгән.
2022 елның февралендә Теймур Абдуллаевның әнисе аны кабат штраф изоляторына утыртуларын хәбәр иткән иде. Декабрь уртасында Абдуллаевны 55 көн изоляциядән соң, штраф изоляторыннан чыгарганнар иде.
2019 елның июнендә Дондагы Ростовта Русиянең көньяк хәрби мәхкәмәсе Акмәчеттәге "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә биш кырымтатарны җәмгысе 68 елга ирегеннән мәхрүм итте. Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнгән Теймур Абдуллаев 17 елга, Узеир Абдуллаев – 13, Рустем Исмаилов – 14, Айдер Салединов һәм Эмиль Джемадинов – 12шәр елга кырыс шартлы колониягә хөкем ителгәннәр иде.
24 декабрь Русия югары мәхкәмәсе апелляцион шикаятьне карап, Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителгән кырымтатарларга хөкемне үзгәртте. Аларның җәзасы алты айга кыскартылды.
"Мемориал" хокук яклау үзәге хөкем ителгән кырымтатарларны сәяси тоткын дип таныды.
Хизб ут-Тәхрир
"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.
"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.
Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!