Җәмәгать эшлеклесе Ленар Мифтахныкы хәзерге хәлләрдә татарлар арасында яхшыны яманнан аеручылар шактый дип саный:
Казанның Бауман урамында Русиянең Украинада сугыш алып баруына каршылык белдереп чыгучылар тоткарланган. Алар арасында ялгыз пикетка чыккан социолог Искәндәр Ясәвиев тә бар. Барлыгы 18дән артык кеше кулга алынган.
Путин "тотып тору көчләрен" махсус режимга күчерергә кушты
Русиянең стратегик "тотып тору көчләренә" (силы сдерживания), беренче чиратта, атом коралы керә. Моннан тыш аларга кыйтгаара ракет һәм авиация комплекслары карый.
Мондый белдерүне Путин Русия саклану министры Сергей Шойгу һәм Генштаб башлыгы Валерий Герасимов белән очрашуда ясады.
Бу карарын Путин НАТО илләренең югары вазифалы затларының Русиягә карата "агрессив белдерүләр ясавы" белән аңлатты.
"Сугышны туктатыгыз!"
"Гаскәрне кайтарыгыз"
"Бабаларыбыз моның өчен көрәшмәгән"
"Миңа сугыш кирәк түгел"
"Солдатларны өйгә кайтарыгыз"
"Сугыш бара. Сак булыгыз!"
"Алар безнең дәшмәүне коралга әйләндерә"
"Сугышны аклау юк"
Менә шундый шигарләр белән Уфада сугышка каршы протест чарасы узды. Хәбәрчебез әйтүенчә, чарада катнашучыларның барысы да тоткарланган [тавышсыз видео].
Самарда да бүген сугышка каршы чара уза. Хәбәрчебез әйтүенчә, анда 250ләп кеше катнаша, тоткарланучылар да бар.
Русия баш прокуратурасы украин хәрбиләренә финанс, матди-техник һәм башка төрле ярдәм өчен илгә хыянәт итү маддәсе нигезендә җинаять эше ачу белән яный.
Уфада әле генә өч кешене тоткарлаганнар. Анда "Яз" хәрәкәте сугышка каршы акция үткәрмәкче булган. Активистлар плакатсыз гына басып торган.
Украина Һаагадагы халыкара мәхкәмәгә Русиягә каршы шикаять тапшырган. Бу хакта Украина президенты Владимир Зеленский хәбәр итә.