Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

10:45 28.2.2022

Русиядә якшәмбедә сугышка каршы чараларда 2700дән артык кеше тоткарланган

"ОВД-Инфо" (Русия хакимиятләре "ят агент" дип тапты) хокук яклау проекты мәгълүматына күрә якшәмбедә Русиядә сугышка каршы протест чараларында 2700дән артык кеше тоткарланган.

Тоткарлаулар Казан һәм Уфа шәһәрләрендә дә булды.

Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле протест чараларында тоткарланучылар саны алты меңгә җитте.

10:38 28.2.2022

Русия банкы төп индексын 20%ка кадәр күтәргән

Төп индекстан кредит бәясе тора. Моңарчы индекс 9,5% иде. Яңа сан абсолют рекорд булып тора. Моңарчы максимум 17% иде.

10:07 28.2.2022

Танылган совет һәм украин футболчысы, 63 яшьлек Владимир Бессонов кулына корал алып видео яздырды.

"Безгә монда русиялеләр кирәкми. Без Ватаныбызны һәм йортларыбызны яклаячакбыз" ди ул.

Атказанган спорт мастеры Владимир Бессонов СССР җыелмасы өчен 79 уен уйнаган футболчы.

09:04 28.2.2022

28 февраль көнне Мәскәү биржасында акцияләрне сату 15:00дән иртәрәк башланмаячак

Русия Үзәк банкы сатуларның төгәл ничәдә башлануын 13:00дә хәл итәчәген әйтте. Валюта сатулары иртәнге 10да башланачак дип көтелә. Көнбатышның Русиягә каршы яңа санкцияләре фонында күп белгечләр Русия базарына ишелүне фаразлый.

Дөньяда нефть бәяләре артуын дәвам итә

ICE Futures Лондон биржасында Brent нефтенә апрель фьючерслары бәясе (Казан вакыты белән) иртәнге 8:15тә бер баррель өчен 103,15 долларга җиткән. Бу элекке бәядән 5,22 долларга (5,33%) югарырак.

08:59 28.2.2022

The Times: Киевта ЧВК Вагнерның 400ләп кешесе бар

Британиянең The Times басмасы Киевта Кремль кушуы буенча 400дән артык ЧВК Вагнер ялланган сугышчысы булуын белдерә. Аларның максаты булып Украина президенты Зеленскийны үтерү тора, ди басма. The Times чыганакларына күрә, украин хакимияте моның хакта 26 февраль көнне белгән, шуннан соң Киевта комендант сәгате шартлары кырыслатылган.

08:55 28.2.2022

Сугышның бишенче көне. Киев шәһәр администрациясе хәбәре:

  • Төн тыныч узган, диверсион төркемнәр белән берничә бәрелеш булып алган.
  • Иртәнге 8дә (Казан вакыты белән 9да) шәһәрдә азык-төлек кибетләре эшли башлаячак.
  • Урамнарда ныгытмалар, танкларга каршы җайланмалар урнаштырылган.
  • Комендант шәһәре гамәлдә кала, 28 февраль көнне ул 22:00дән 7:00гә кадәр дәвам итәчәк.
02:26 28.2.2022

Украина Русия хәрби техникасын “Байрактар” дроннары белән шартлата

Украина илгә бәреп кергән Русия хәрби техникасын Төкриядә ясалган “Байрактар” дроннары белән юк итү видеоларын интернетка чыгара.

Бу видеода Русиянең “Бук” ракетларын юк итәләр. Шартлаудан Русиянең күп кенә хәрбиләре җиргә егылуы да күренә. 2014 елда Русия ярдәмендә хакимияткә каршы сугышучы фетнәчеләр контролендәге “ДНР” күгендә “Бук” ракеты белән Малайзиянең юлчылык очкычы бәреп төшерелде, 298 кеше, шул исәптән 80 бала һәлак булды. Аның өчен Русия хәрбиләре гаепләнә.

00:12 28.2.2022

Русия гаскәрләре Украина башкаласы Киевны яулап алырга тырыша. Илнең бөтен төбәкләрендә Русия очкычлары шәһәрләрне һәм хәрби базаларны көчле утка тоткач һәм илгә күпсанлы җир өсте гаскәрләре, һава десанты бәреп кергәч, бик күп кешеләр Украинадан күрше илләргә качты. Күпләр илдә кала һәм басып алучыларга каршылык күрсәтә. Бу турыда безнең фотогалереяны карагыз.

Русиянең Украинага һөҗүмнәре дәвам итә. Меңнәрчә кеше кача, меңнәрчәсе каршылык күрсәтә

Украина гаскәре киемендәге хәрбиләр. Алар 25 февральдә Киевка һөҗүм вакытында атып үтерелгән
1/17 Украина гаскәре киемендәге хәрбиләр. Алар 25 февральдә Киевка һөҗүм вакытында атып үтерелгән
Русия гаскәрләре Украина башкаласы Киевны яулап алырга тырыша. Илнең бөтен төбәкләрендә Русия очкычлары шәһәрләрне һәм хәрби базаларны көчле утка тоткач һәм илгә күпсанлы җир өсте гаскәрләре бәреп кергәч, бик күп кешеләр Украинадан күрше илләргә качты. Күпләр илдә кала һәм каршылык күрсәтә.
Украин гаиләсе Польшаның Медыке чик капкасын уза
2/17 Украин гаиләсе Польшаның Медыке чик капкасын уза
Русия гаскәрләре Украина башкаласы Киевны яулап алырга тырыша. Илнең бөтен төбәкләрендә Русия очкычлары шәһәрләрне һәм хәрби базаларны көчле утка тоткач һәм илгә күпсанлы җир өсте гаскәрләре бәреп кергәч, бик күп кешеләр Украинадан күрше илләргә качты. Күпләр илдә кала һәм каршылык күрсәтә.
Киевта Русия утка тоткан торак йорт
3/17 Киевта Русия утка тоткан торак йорт
Русия гаскәрләре Украина башкаласы Киевны яулап алырга тырыша. Илнең бөтен төбәкләрендә Русия очкычлары шәһәрләрне һәм хәрби базаларны көчле утка тоткач һәм илгә күпсанлы җир өсте гаскәрләре бәреп кергәч, бик күп кешеләр Украинадан күрше илләргә качты. Күпләр илдә кала һәм каршылык күрсәтә.
Киевның Бәйсезлек мәйданында Украина хәрбиләре. 2014 елда биредә халык җыелып Русия яклы президент Виктор Януковичны бәреп төшергән иде
4/17 Киевның Бәйсезлек мәйданында Украина хәрбиләре. 2014 елда биредә халык җыелып Русия яклы президент Виктор Януковичны бәреп төшергән иде
Русия гаскәрләре Украина башкаласы Киевны яулап алырга тырыша. Илнең бөтен төбәкләрендә Русия очкычлары шәһәрләрне һәм хәрби базаларны көчле утка тоткач һәм илгә күпсанлы җир өсте гаскәрләре бәреп кергәч, бик күп кешеләр Украинадан күрше илләргә качты. Күпләр илдә кала һәм каршылык күрсәтә.
Украин хәрбие Киевта бәреп төшерелгән Русия очкычы калдыгын карый, 25 февраль
5/17 Украин хәрбие Киевта бәреп төшерелгән Русия очкычы калдыгын карый, 25 февраль
Русия гаскәрләре Украина башкаласы Киевны яулап алырга тырыша. Илнең бөтен төбәкләрендә Русия очкычлары шәһәрләрне һәм хәрби базаларны көчле утка тоткач һәм илгә күпсанлы җир өсте гаскәрләре бәреп кергәч, бик күп кешеләр Украинадан күрше илләргә качты. Күпләр илдә кала һәм каршылык күрсәтә.
Украин хәрбиләре балалы хатынга Романиянең Бая-Мар шәһәрендә чик капкасын узарга ярдәм итә
6/17 Украин хәрбиләре балалы хатынга Романиянең Бая-Мар шәһәрендә чик капкасын узарга ярдәм итә
Русия гаскәрләре Украина башкаласы Киевны яулап алырга тырыша. Илнең бөтен төбәкләрендә Русия очкычлары шәһәрләрне һәм хәрби базаларны көчле утка тоткач һәм илгә күпсанлы җир өсте гаскәрләре бәреп кергәч, бик күп кешеләр Украинадан күрше илләргә качты. Күпләр илдә кала һәм каршылык күрсәтә.
Киевта бомба һөҗүменнән саклану урыны
7/17 Киевта бомба һөҗүменнән саклану урыны
Русия гаскәрләре Украина башкаласы Киевны яулап алырга тырыша. Илнең бөтен төбәкләрендә Русия очкычлары шәһәрләрне һәм хәрби базаларны көчле утка тоткач һәм илгә күпсанлы җир өсте гаскәрләре бәреп кергәч, бик күп кешеләр Украинадан күрше илләргә качты. Күпләр илдә кала һәм каршылык күрсәтә.
Киев кибетендә азык-төлек киштәсе
8/17 Киев кибетендә азык-төлек киштәсе
Русия гаскәрләре Украина башкаласы Киевны яулап алырга тырыша. Илнең бөтен төбәкләрендә Русия очкычлары шәһәрләрне һәм хәрби базаларны көчле утка тоткач һәм илгә күпсанлы җир өсте гаскәрләре бәреп кергәч, бик күп кешеләр Украинадан күрше илләргә качты. Күпләр илдә кала һәм каршылык күрсәтә.
Словакиягә килгән украин качаклары
9/17 Словакиягә килгән украин качаклары
Русия гаскәрләре Украина башкаласы Киевны яулап алырга тырыша. Илнең бөтен төбәкләрендә Русия очкычлары шәһәрләрне һәм хәрби базаларны көчле утка тоткач һәм илгә күпсанлы җир өсте гаскәрләре бәреп кергәч, бик күп кешеләр Украинадан күрше илләргә качты. Күпләр илдә кала һәм каршылык күрсәтә.
Киевта төнге сугыштан соң украин хәрбиләре, 26 февраль
10/17 Киевта төнге сугыштан соң украин хәрбиләре, 26 февраль
Русия гаскәрләре Украина башкаласы Киевны яулап алырга тырыша. Илнең бөтен төбәкләрендә Русия очкычлары шәһәрләрне һәм хәрби базаларны көчле утка тоткач һәм илгә күпсанлы җир өсте гаскәрләре бәреп кергәч, бик күп кешеләр Украинадан күрше илләргә качты. Күпләр илдә кала һәм каршылык күрсәтә.
26 февраль иртәсендә Украина хәрбиләре ял итә
11/17 26 февраль иртәсендә Украина хәрбиләре ял итә
Русия гаскәрләре Украина башкаласы Киевны яулап алырга тырыша. Илнең бөтен төбәкләрендә Русия очкычлары шәһәрләрне һәм хәрби базаларны көчле утка тоткач һәм илгә күпсанлы җир өсте гаскәрләре бәреп кергәч, бик күп кешеләр Украинадан күрше илләргә качты. Күпләр илдә кала һәм каршылык күрсәтә.
Киевта Русия ракетасы эләккән торак йорт
12/17 Киевта Русия ракетасы эләккән торак йорт
Русия гаскәрләре Украина башкаласы Киевны яулап алырга тырыша. Илнең бөтен төбәкләрендә Русия очкычлары шәһәрләрне һәм хәрби базаларны көчле утка тоткач һәм илгә күпсанлы җир өсте гаскәрләре бәреп кергәч, бик күп кешеләр Украинадан күрше илләргә качты. Күпләр илдә кала һәм каршылык күрсәтә.
26 февраль иртәсендә Украина президенты Владимир Зеленский Киевтан видеомөрәҗәгатендә Украина капитуляциягә ризалашмаячак дип белдерде
13/17 26 февраль иртәсендә Украина президенты Владимир Зеленский Киевтан видеомөрәҗәгатендә Украина капитуляциягә ризалашмаячак дип белдерде
Русия гаскәрләре Украина башкаласы Киевны яулап алырга тырыша. Илнең бөтен төбәкләрендә Русия очкычлары шәһәрләрне һәм хәрби базаларны көчле утка тоткач һәм илгә күпсанлы җир өсте гаскәрләре бәреп кергәч, бик күп кешеләр Украинадан күрше илләргә качты. Күпләр илдә кала һәм каршылык күрсәтә.
Медиклар яраланган хатынны ашыгыч ярдәм машинасы белән алып китә
14/17 Медиклар яраланган хатынны ашыгыч ярдәм машинасы белән алып китә
Русия гаскәрләре Украина башкаласы Киевны яулап алырга тырыша. Илнең бөтен төбәкләрендә Русия очкычлары шәһәрләрне һәм хәрби базаларны көчле утка тоткач һәм илгә күпсанлы җир өсте гаскәрләре бәреп кергәч, бик күп кешеләр Украинадан күрше илләргә качты. Күпләр илдә кала һәм каршылык күрсәтә.
Русия һөҗүменнән соң торак йорттагы янгынны сүндерәләр
15/17 Русия һөҗүменнән соң торак йорттагы янгынны сүндерәләр
Русия гаскәрләре Украина башкаласы Киевны яулап алырга тырыша. Илнең бөтен төбәкләрендә Русия очкычлары шәһәрләрне һәм хәрби базаларны көчле утка тоткач һәм илгә күпсанлы җир өсте гаскәрләре бәреп кергәч, бик күп кешеләр Украинадан күрше илләргә качты. Күпләр илдә кала һәм каршылык күрсәтә.
Киевта яралыларга ярдәм итүче Украина ихтыярилары һава һөҗүме турында кисәтүдән соң сыену урыны тапкан, 26 февраль
16/17 Киевта яралыларга ярдәм итүче Украина ихтыярилары һава һөҗүме турында кисәтүдән соң сыену урыны тапкан, 26 февраль
Русия гаскәрләре Украина башкаласы Киевны яулап алырга тырыша. Илнең бөтен төбәкләрендә Русия очкычлары шәһәрләрне һәм хәрби базаларны көчле утка тоткач һәм илгә күпсанлы җир өсте гаскәрләре бәреп кергәч, бик күп кешеләр Украинадан күрше илләргә качты. Күпләр илдә кала һәм каршылык күрсәтә.
Киевта Русия һөҗүменнән соң бер йортның хәрабәсе
17/17 Киевта Русия һөҗүменнән соң бер йортның хәрабәсе
Русия гаскәрләре Украина башкаласы Киевны яулап алырга тырыша. Илнең бөтен төбәкләрендә Русия очкычлары шәһәрләрне һәм хәрби базаларны көчле утка тоткач һәм илгә күпсанлы җир өсте гаскәрләре бәреп кергәч, бик күп кешеләр Украинадан күрше илләргә качты. Күпләр илдә кала һәм каршылык күрсәтә.
Previous slide
Next slide

дәвам

XS
SM
MD
LG