Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

16:09 28.2.2022


FIFA Русиядә халыкара уеннар үткәрүне тыйды

⚽️Русия җыелмасы алга таба рәсми уеннарын "Русия футбол берлеге такымы" дигән исем белән уйнаячак

⚽️Бу җыелма өй матчларын нейтраль стадионнарда, тамашачысыз гына уйнарга тиеш булачак

⚽️Халыкара уеннарда Русия флагын һәм гимнын куллану тыела

⚽️FIFA Русия җыелмасын башка халыкара ярышлардан читләштерү мәсьәләсендә Халыкара Олимпия комитеты һәм UEFA белән сөйләшүләрен дәвам итәчәк

15:12 28.2.2022

Русия стратегик ракета гаскәрләре, Төньяк һәм Тын океан флотлары, Ерак ара авиация хәрбиләренең сугыш әзерлеге хәлендәге кизүдәгеләр саны арттырылган. Бу турыда саклану министры Сергей Шойгу Русия президент Владимир Путинга хәбәр иткән.

Кичә Путин Русиянең бу көчләрен сугышка әзерлек хәленә китерергә кушкан иде. Ул моны “Көнбатыш илләре югары җитәкчеләренең Русиягә карата агрессив сүзләр” әйтүен белән аңлатты.

14:11 28.2.2022

Русия һәм Украина вәкилләре Украина-Беларус чигендә Русиянең Украинага каршы агрессиясен туктату турында сөйләшүләргә кереште. Сугышучы илләрнең президентлары анда катнашмый. Сөйләшүләрне күзәтергә журналистлар кертелмәде.

13:35 28.2.2022

"Аэрофлот" 2 мартка кадәр Мексика, АКШ, Куба һәм Доминиканага рейсларны башкармаячак – ТАСС.

13:30 28.2.2022

Роскомнадзор DOXA басмасының "Гаиләдә һәм эш урынында сугышка каршы бәхәс өчен белешмә"не бетерергә таләп итә. Бу текстта журналистлар Украинага һөҗүмнең төп 17 ялганны инкяр итә.

13:24 28.2.2022

Русия мәктәпләрендә балаларга Украинадагы хәлләрне "махсус тынычлык урнаштыру операциясе" дип аңлаталар. Төрле медиа чаралары чыгарган методик материалларда "НАТО киңәя һәм аның Русия чигенә якынаюы – барыбыз өчен куркыныч".

"Медуза" басмасы хәбәр иткәнчә, Петербурдан бер кызга 9 майга Евгений Евтушенконың "Урыслар сугышны телиме?" ("Хотят ли русские войны") шигырен ятларга кушканнар.

13:21 28.2.2022

Русия һәм Украина вәкилләре Украина-Беларус чигендә сөйләшүләргә әзер, алар якын арада башланырга мөмкин. Сөйләшүләргә Украина делегациясе килде.

13:07 28.2.2022

Ходорковский, Каспаров һәм Гуриев Русиянең сугышка каршы комитетын булдырды

Русиянең мөһаҗирлектәге оппозиционерлары һәм җәмәгать эшлеклеләре Русиянең сугышка каршы комитетын оештыруы турында ЮКОСның элекке башлыгы Михаил Ходорковский Telegram каналында хәбәр итте.

Комитет әгъзалары дөнья җәмәгатьчелеген Украинага бәреп керү турында фәрман биргән Русиянең сәяси җитәкчеләрен "хәрби җинаятьчеләр" һәм "халыкара хокук бозучылар" дип игълан итәргә чакырды.

Ходорковскийдан тыш, Русиянең сугышка каршы комитетына сәясәтчеләр Дмитрий Гудков, Гарри Каспаров, Владимир Кара-Мурза, икътисадчылар Сергей Гуриев һәм Сергей Алексашенко, тарихчы Юрий Пивоваров, журналист Евгений Киселев, эшмәкәрләр Борис Зимин һәм Евгений Чичваркин, язучы Виктор Шендерович кергән.

дәвам

XS
SM
MD
LG