Германиянең йөк машиналарны җитешерүче Daimler Truck ширкәте "Камаз" белән бөтен хезмәттәшлекне туктатып тора – Reuters.
Русиядә "Настоящее время" сайты томаланган
Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
Русиядә якшәмбедә сугышка каршы чараларда 2700дән артык кеше тоткарланган
"ОВД-Инфо" (Русия хакимиятләре "ят агент" дип тапты) хокук яклау проекты мәгълүматына күрә якшәмбедә Русиядә сугышка каршы протест чараларында 2700дән артык кеше тоткарланган.
Тоткарлаулар Казан һәм Уфа шәһәрләрендә дә булды.
Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле протест чараларында тоткарланучылар саны алты меңгә җитте.
Русия банкы төп индексын 20%ка кадәр күтәргән
Төп индекстан кредит бәясе тора. Моңарчы индекс 9,5% иде. Яңа сан абсолют рекорд булып тора. Моңарчы максимум 17% иде.
Танылган совет һәм украин футболчысы, 63 яшьлек Владимир Бессонов кулына корал алып видео яздырды.
"Безгә монда русиялеләр кирәкми. Без Ватаныбызны һәм йортларыбызны яклаячакбыз" ди ул.
Атказанган спорт мастеры Владимир Бессонов СССР җыелмасы өчен 79 уен уйнаган футболчы.
28 февраль көнне Мәскәү биржасында акцияләрне сату 15:00дән иртәрәк башланмаячак
Русия Үзәк банкы сатуларның төгәл ничәдә башлануын 13:00дә хәл итәчәген әйтте. Валюта сатулары иртәнге 10да башланачак дип көтелә. Көнбатышның Русиягә каршы яңа санкцияләре фонында күп белгечләр Русия базарына ишелүне фаразлый.
Дөньяда нефть бәяләре артуын дәвам итә
ICE Futures Лондон биржасында Brent нефтенә апрель фьючерслары бәясе (Казан вакыты белән) иртәнге 8:15тә бер баррель өчен 103,15 долларга җиткән. Бу элекке бәядән 5,22 долларга (5,33%) югарырак.
The Times: Киевта ЧВК Вагнерның 400ләп кешесе бар
Британиянең The Times басмасы Киевта Кремль кушуы буенча 400дән артык ЧВК Вагнер ялланган сугышчысы булуын белдерә. Аларның максаты булып Украина президенты Зеленскийны үтерү тора, ди басма. The Times чыганакларына күрә, украин хакимияте моның хакта 26 февраль көнне белгән, шуннан соң Киевта комендант сәгате шартлары кырыслатылган.
Сугышның бишенче көне. Киев шәһәр администрациясе хәбәре:
- Төн тыныч узган, диверсион төркемнәр белән берничә бәрелеш булып алган.
- Иртәнге 8дә (Казан вакыты белән 9да) шәһәрдә азык-төлек кибетләре эшли башлаячак.
- Урамнарда ныгытмалар, танкларга каршы җайланмалар урнаштырылган.
- Комендант шәһәре гамәлдә кала, 28 февраль көнне ул 22:00дән 7:00гә кадәр дәвам итәчәк.