Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

02:26 28.2.2022

Украина Русия хәрби техникасын “Байрактар” дроннары белән шартлата

Украина илгә бәреп кергән Русия хәрби техникасын Төкриядә ясалган “Байрактар” дроннары белән юк итү видеоларын интернетка чыгара.

Бу видеода Русиянең “Бук” ракетларын юк итәләр. Шартлаудан Русиянең күп кенә хәрбиләре җиргә егылуы да күренә. 2014 елда Русия ярдәмендә хакимияткә каршы сугышучы фетнәчеләр контролендәге “ДНР” күгендә “Бук” ракеты белән Малайзиянең юлчылык очкычы бәреп төшерелде, 298 кеше, шул исәптән 80 бала һәлак булды. Аның өчен Русия хәрбиләре гаепләнә.

00:12 28.2.2022

Русия гаскәрләре Украина башкаласы Киевны яулап алырга тырыша. Илнең бөтен төбәкләрендә Русия очкычлары шәһәрләрне һәм хәрби базаларны көчле утка тоткач һәм илгә күпсанлы җир өсте гаскәрләре, һава десанты бәреп кергәч, бик күп кешеләр Украинадан күрше илләргә качты. Күпләр илдә кала һәм басып алучыларга каршылык күрсәтә. Бу турыда безнең фотогалереяны карагыз.

23:51 27.2.2022

Путинның Украинага каршы ачкан сугышына ризасызлык белдерергә атна ахырында дөньяның төрле илләрендә күп меңләгән кеше. Бу протест чаралары Азатлык фотогалереясында.

23:49 27.2.2022

Әсирлеккә төшкән Русия хәрбиләре күнегүләргә барабыз дип алданганнарын әйтә

Украина эчке эшләр министрлыгы "Ищи своих" дип аталган яңа Telegram канал булдырды һәм анда әсирлеккә төшкән, яраланган, һәлак булган Русия хәрбиләренең видеоларын чыгарып барачагын белдерде. Уллары, туганнары Русия гаскәрендә булганнар аларны шушы канал аша табарга мөмкин диелә. Бу видеода Русия солдатларыннан сорау алу төшерелгән. Алардан Украина хәрбиләре сорау ала. Видеоның кайда, кайчан һәм кем тарафыннан төшерелүе билгесез.

Әсирлеккә төшкән Русия хәрбиләре күнегүләргә барабыз дип алданганнарын әйтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:36 0:00

21:44 27.2.2022

Якшәмбе киченә төп хәбәрләр:

  • Русия саклану министрлыгы беренче тапкыр Русия ягыннан корбаннар булуын хәбәр итте. Украина моңарчы һөҗүм итүчеләрдән 4,5 меңгә якын кеше үтерелгән дигән иде.
  • Украина белән Русия беларус-украин чигендә сөйләшүләр оештырырга килеште.
  • Европа берлеге тулысынча үз һава киңлеген Русия һава ширкәтләренә яба һәм үз илләрендә Russia Today белән Sputnik эшен тыя.
  • Германия канцлеры Олаф Шольц Украинага һөҗүме Русия халкы сугышы түгел, "Путин сугышы" диде, һәм Кремль белән сөйләшүләрдән баш тартмавын әйтте.
  • Төркия Босфор һәм Дарданелла бугазларын Русия һәм Украина хәрби кораблары өчен яба.
  • Сугышны туктату турында петицияне 900 меңнән артык кеше имзалаган.
19:57 27.2.2022

Telegramга нигез салучы Павел Дуров Русия һәм Украинадагы каналлар эшен чикләмәскә булган. "Күпчелек кулланучылар низаг чорында каналларны ябу турында карар кабул итмәүне сорады, чөнки без алар өчен бердәнбер мәгълүмат чыганагы", диде ул.

19:51 27.2.2022

Европа берлеге Русия очкычларына һава киңлеген тулысынча яба. Бу хакта Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен белдерде. Бу юлчыларны ташучы рейсларга да, шәхси джетларга да кагыла.

19:04 27.2.2022

Telegram каналына нигез салучы Павел Дуров Украина сугышына бәйле низаг барган илләрдә каналның эшчәнлеге чикләнергә мөмкинлеген әйтте. Аның сүзләренчә, Telegram каналлар украин вакыйгалары белән бәйле расланмаган мәгълүмат чыганагына әверелә, һәм аларның каналларның барлык басмаларын дөреслеген тикшерү өчен физик мөмкинлекләре юк.

дәвам

XS
SM
MD
LG