Бу көннәрдә татар-башкорт дөньясында ниләр бар?
Украинаның танылган спортчылары бер-бер артлы саклану батальоннарына кушыла
Танылган украин боксчысы Василий Ломаченко үзенең Белгород-Днестровски шәһәрендәге җирле саклану батальонына кушылган.
— Белгород-Днестровски батальоны төзелде һәм коралланды. Безнең сугышчылар туган шәһәрендә тәртип саклаячак, диверсант һәм мародерларга юл куймаячак. Василий Ломаченко да безнең белән! Аккерманнар*, тыныч булыгыз, безнең шәһәрдә тәртип булачак, — дип язды шәһәр мэры Виталий Гражданов Facebook битендә.
*Аккерман — Белгород-Днестровски шәһәре госманлы чорында Ак кирмән дип аталган.
Тагын бер танылган боксчы Александр Усик та кулына корал алып саклану батальоны сафларына басты. Моңа кадәр ул Путинга мөрәҗәгать итеп сөйләшүләр башларга чакырган иде.
Украина эчке эшләр министрлыгы: Русия Харьковның берничә районын "Град" системы белән утка тотты
28 февраль көнне Харьков шәһәренең берничә районы күпсанлы ракет утына тотылды, дип язып чыкты үзенең фейсбук сәхифәсендә Украина эчке эшләр министры киңәшчесе Антон Геращенко. Русиянең "Град" системы белән ут ачуы нәтиҗәсендә дистәләрчә кеше һәлак, йөзләрчә кеше яраланган, ди ул.
Ут ачуны Харьков өлкәсе идарәсе башлыгы урынбасары Роман Семенуха да раслады. "Бу куркыныч, торак биналарга артиллериядән ут ачалар. Югалтуларны әлегә санап чыгу мөмкин түгел. Мөгаен, алга таба һөҗүм итәчәкләр", дип сөйләде ул "Украинская правда" басмасына. Харьковка һөҗүм видеосын УНИАН басмасы да чыгарды.
Русия саклану министрлыгы Украинадагы "махсус операция" вакытында бары тик хәрби инфраструктура юкка чыгарыла, тыныч халыкка берни янамый дип сөйли. Украина исә хәрбиләр арасында да, тыныч халык арасында да күпсанлы корбаннар һәм яраланучылар турында хәбәр итә.
Швейцария Европа берлегенең Русиягә каршы керткән барлык чикләүләренә дә кушыла
Бу турыда, ил президенты Иньяцио Кассис сүзләренә нигезләнеп, Reuters агентлыгы хәбәр итә. “Швейцария өчен бу — зур адым”, — дип белдергән Кассис. Гадәттә Швейцария нейтраль булып кала, һәм мондый гамәлләргә бик озак һәм теләми генә кушыла.
Узган якшәмбе Нидерланд башкаласы Амстердамда Русиянең Украинага каршы агрессиясенә протест җыенында Айдар Исмәгыйлев, "мин татар" дип үзенең Русия паспортын ерткалап ташлады. Ул элек Навальныйның Уфадагы штабының (Русия хакимияте "ят агент" дип саный) активисты иде, бер ел элек Нидерландта сәяси сыену хокукы алды.
Казанның Бауман урамы каршында Украинадагы сугышка каршы ялгыз пикет уза. Лиза исемле кыз "Кочаклашыйк" дигән язу тотып чыккан. Ул Украинада Русия алып барган сугышка каршы булган кешеләргә шул рәвешле ризасызлыкларын белдерергә тәкъдим итә.
Лиза Азатлыкка сөйләгәнчә, ул монда өч сәгать басып тора, һәм бер сәгать эчендә генә дә аның белән йөздән артык кеше кочаклашкан.
"Аннары инде мин санамый да башладым. Ләкин кешеләр бик күп килә", диде активист.
"Кайберәүләр сиңа берәр ярдәм кирәкмиме, Украинада кемең яши, дип сорый, кайда тууым белән кызыксына. Ләкин күбесе сүзнең ни турында баруын аңлый. Бу бик сөендерә", диде Лиза.
Аның күзәтүләренчә, сугышка каршылар күпчелекне тәшкил итә.
Росавиация Русиянең утыздан артык иленә һава киңлеген ябуын хәбәр итте. Бу исемлектә Австрия, Бельгия, Болгарстан, Маҗарстан, Германия, Греция, Дания, Ирландия, Исландия, Испания, Италия, Кипр, Латвия, Литва, Люксембург, Мальта, Нидерланд илләре, Польша, Португалия, Румыния, Словакия, Словения, Финляндия, Франция, Хорватия, Чехия, Швеция һәм Эстония, Албания, Ангилья, Британия, Британиянең Виргиния утраулары, Гибралтар, Джерси, Канада, Норвегия бар.
Украина эчке эшләр министры киңәшчесе Антон Геращенко Харьков шәһәренең Русия ягыннан “Град” реактив ракетлары белән утка тотылуын белдерде. “Дистәләрчә кеше һәла булды, йөзләрчә кеше яраланды”, диде ул.
Харьковның утка тотылуын элекке инфраструктура министры Владимир Емельян да раслады. “Путин Харьковка ракетлар ата”, — дип язды Twitter-да Емельян.
Харьковта яшәүчеләр шәһәрнең утка тотылуын күрсәтүче видеолар чыгарды.