Mastercard санкцияләр аркасында берничә Русия банкын үз системыннан сүндергән
Ширкәт хәбәрендә нинди банклар турында сүз барганы әйтелми.
Япония Путин, Медведев, Лавровка каршы санкцияләр кертә
Санкцияләр шулай ук Русия саклану министры Сергей Шойгу, Русия иминлек шурасы сәркатибе Николай Патрушев, Генштаб башлыгы Валерий Герасимовка карый.
Моннан тыш Япония 49 Русия ширкәте һәм дәүләт структурасы өчен экспорт чикләүләрен раслады. Алар арасында ФСБ, ГРУ, СВР, МиГ, "Ростех", МФТИ бар.
Walt Disney Company Русия кинотеатрларына үз фильмнарын җибәрүне туктатуын игълан итте.
Зур Һоливуд киностудияләре арасында бу беренче андый күренеш. Дисней өчен Русия зур базар булып санала, мәсәлән, соңгы Үрмәкүч-кеше турында фильм Русиядә 50 миллион доллар җыйган.
Кырымда да мәгълүмат сугышы бара
Кырымдагы бюджет оешмаларында эшләүчеләргә Кырым түрәләренең, рәсми оешмаларның белдерүләрен социаль челтәрләрдә үзләренең битләрендә таратырга кушылган. Мәскәү куйган Кырым башлыгы Сергей Аксёнов халыкны социаль челтәрләрдә "дөрес мәгълүмат" таратырга чакырды.
"Социаль челтәрләрдә, башка ресурсларда дөрес мәгълүмат таратыгыз. Ачыктан-ачык үз патриотик позициягезне күрсәтегез. Әгәр социаль челтәрләрдән файдаланмыйсыз икән, рәсми мәгълүматка йөз тотыгыз, фейкларга алданмагыз һәм аларга ышанган танышларыгызның фикерен үзгәртергә тырышыгыз, сез дә мәгълүмат фронты сугышчысы булып торасыз, ялган империясе һәм аның вассалларын җиңүгә үз өлешегезне кертәсез. Бу җиңү якын һәм котылгысыз дип ышанам"— дигән ул.
Кем кайсы социаль челтәрдә моны эшләгәнен һәр көн 15.00кә кадәр хисап бирергә тиеш. Азатлык кайбер дәүләт оешмаларының, җитәкчеләрнең социаль челәтәрдәге битләрен карап чыкты. Соңгы көннәрдә монда күбрәк Путинның сугыш башлавын хүплаган язулар һәм хәрбиләр фотолары урын алган.
Акмәчеттә күбрәк кырымтатарлар эшләгән бер бюджет оешмасының хезмәткәре Азатлыкка әйтүенчә, кырымтатарларның күбесе моның белән риза булмаган һәм эшләмәячәген әйткән.
Ул арада Кырым башлыгы дөрес мәгълүмат таратырга чыкырганда, Русиянең РИА-Новости агентлыгы кырымтатарларга бәйле чираттагы ялганын таратты.
"Кырымтатарлар Кадыровны "Мәҗлес"тәге нацистларны тоткарларга сорый" дип исемләнгән язмада әйтелгәнчә, рәсми теркәлүе 2020 елда ук бетерелгән Кырымтатар региональ милли-мәдәни автономиясе "рәисе" Эйваз Умеров янәсе Чечня башлыгы Рамзан Кадыровка мөрәҗәгать итеп, 2014 елда Кырымнан качкан "төп нацистлар", Мәҗлес вәкилләре Рефат Чубаровны, Ленур Ислямовны, Мөстафа Җәмилевны, Айдер Муждабаевны кулга алу өчен чаралар күрүен сораган.
Русия төзелеш министры Ирек Фәйзуллинга карата санкцияләр кертелде
Европа берлеге тагын бер төркем кешегә карата санкцияләр кертте. Алар арасында Дмитрий Песков, Игорь Сечин, Алишер Усманов, Михаил Фридман, Геннадий Тимченео, Сергей Ролдугин һәм башка кешеләр бар. Санкцияләр исемлегенә Татарстаннан чыккан Русия төзелеш министры Ирек Фәйзуллин да бар.
Медуза: Путинның Украинага һөҗүмен хәтта Русия кануннары белән аклап булмый
Путин Украинага сугышны 24 февраль иртәсендә игълан итте, моны ул ДНР һәм ЛНР белән беректәшлек килешүе белән аңлатты. Ләкин, Медуза ачыклаганча, ул вакытка беректәшлек турында килешү әле гамәлдә булмады. Халыкара хокук күзлегеннән караганда, Русиядә Украинага һөҗүм итәргә бернинди кануни нигез булмады, дигән нәтиҗә ясый медиа басмасы.
28 февраль киченә төп хәбәрләр:
- Беларуста Украина-Русия сөйләшүләре узды. Ике як кабат очрашырга килеште.
- Путин җавап санкцияләре турында карар имзалады, чит илләргә валюта чыгаруны чикләде.
- Росавиация Русия һава киңлеген 36 ил өчен япты, алар арасында Европа берлегенең барлык илләре бар.
- БМО исәпләвенә күрә, 500 меңнән артык Украина ватандашы сугыш сәбәпле илдән китәргә мәҗбүр булды.
- 28 февраль Мәскәү биржасында сатулар алып барылмады, 1 март та биржа ябык булачак.
Украина-Беларус чигендә Русия белән Украина сөйләшүләре тәмамланган, ике як Мәскәү белән Киевка "киңәшләшү" өчен кайта.