АвтоВАЗ машиналар җитештерүне дүрт көнгә туктатып тора
Бу карар электрон компонентлар белән тәэмин итүдә проблемнар булу сәбәпле кабул ителгән диелә.
Тольятти һәм Ижау заводларында 5 март – хезмәт хакын саклап, эштән туктап тору көне булачак. Ә 9 марттан 11 мартка кадәр буласы эштән туктап тору көннәрендә уртача хезмәт хакының өчтән икесе түләнеләчәк.
Моңа кадәр "Алабуга" махсус икътиад зонасында эшләүче "Соллерс Форд" үз эшен 3 марттан туктатуын белдергән иде.
Башка дөньякүләм машина җитештерүчеләр, шул исәптән Volvo, General Motors, Volkswagen һәм мотоцикллар чыгаручы Harley-Davidson ширкәте, Русиянең Украинага сугыш башлавы сәбәпле Русиягә тәэмин итүләрне туктатуын белдерде.
Turkish Airlines Казанга очышларын арттыра
Turkish Airlines ширкәте Казан белән Петербурга ешрак оча башлый. 5, 7 һәм 10 мартта Казанга көнгә өчәр очыш булачак. 7 марттан Екатеринбурга да көнгә өч очыш ниятләнә. Яңа ел програмы тәмалангангач, бу елның гыйнварында Екатеринбурга очышлар туктатылган иде.
Соңгы көннәрдә Казаннан Turkish Airlines белән Истанбулга очу өчен билетлар кытлыгы һәм бәяләрнең нык артуы күзәтелә. Азатлык бу хәбәрне язар алдыннан 7 мартка бизнес-класс билетлары гына калган һәм аларның бәясе 2000 евродан артык иде. 11 мартка иң арзан бәя 340 евро.
IKEA өй җиһазлары кибетләр челтәре Русия һәм Беларуста эшен туктатуын игълан итте
Казандагы IKEA кибете. Ябылу хәбәрен ишетеп халык күпләп килә башлаган.
Казанда сугышка каршы стикерлар ябыштырып та көрәшәләр
Ә сезнең мондый өндәмәләрне күргәнегез булдымы? Фотоларын төшереп безгә җибәрә аласыз.
Роскомнадзор Google-дан "Дождь" каналының кушымтасын бетерергә таләп итә
Бүген "Дождь" үзенең Ютуб каналында көн саен алып барган җанлы эфирны алып бармый.
⚡️ "Эхо Москвы" радиосы һәм аның сайтын бетерү карары кабул ителгән
Моның хакта радио баш мөхәррире Алексей Венедиктов хәбәр итә. Әлеге карарны радиостанциянең мөдирләр шурасы күпчелек тавыш белән кабул иткән.
1 март көнне кичке сәгать тугыздагы яңалыклар чыгарылышы вакытында "Эхо Москвы" радиосының эфиры өзелде. 91,2 FM ешлыгындагы радиодулкын соңгы утыз ел эчендә беренче тапкыр сүндерелде. Соңгы тапкыр мондый хәл 1991 елгы путч вакытында, 19 августта булган иде.
Халыкара агентлар Русиянең кредит рейтингларын төшерә
Moodyʼs агентлыгы Русиянең чит ил һәм үз иленең акча берәмлегендә бурыч йөкләмәләре рейтингын алты баскычка төшерде: "Baa3"дан "B3"кә.
Элегрәк Fitch агентлыгы да Русиянең чит ил акча берәмлегендә эмитент дефолты рейтингын "ВВВ" дәрәҗәсеннән "В"га төшергән иде. "B" рейтингы илдә дефолтның югары ихтималы булуын аңлата.
Украинада хәрби вазгыять (BBC хәбәрчеләре):
- Киевта берничә шартлау яңгырады. Аларның берсе – АКШның CBS телеканалының туры эфирында булды.
- Херсон мэры Игорь Колыхаев сүзләренчә, Русия гаскәре шәһәргә кергән, ләкин шәһәр украин байрагында кала.
- Украина төньягында, Чернигов шәһәрендә ике ракет хастаханәгә эләккән, дип хәбәр итә җирле хакимият вәкилләре.
- Харьковта атышлар дәвам итә. Дистәләрчә корбан һәм яраланучы турында хәбәр ителә.
- Зеленский ватандашларына мөрәҗәгатьтә Украина армиясе Русия һөҗүмен туктатуны уңышлы башкара дип хәбәр итте.
- АКШ күзләү оешмасына хәбәр иткәнчә, Киевка таба юл тоткан күп километрлы Русия техникасы колоннасы билгесез сәбәпле туктаган.