Запорожье атом электр станциясендә янгын башланган
Русия тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба дөнья илләренә мөрәҗәгать итеп, Русия хәрбиләре һөҗүме нәтиҗәсендә Запорожье атом электр станциясендә янгын башлануын белдерде.
“Русия армиясе Запороже АЭСын бар яктан да утка тота. Инде анда янгын башланды. Ул шартласа, Чернобыльдән 10 мәртәбә зуррак булачак! Урыслар атышны КИЧЕКМӘСТӘН туктатырга, янгын сүндерүчеләргә анда килү мөмкинлеге бирергә, иминлек зонасы булдырырга тиешләр”, диде Кулеба.
Атом электр станциясе вәкиле Андрей Туз Украина телевидениесенә белдерүенчә, Русия хәрбиләре янгын сүндерүчеләргә ата, анда килү мөмкинлеге бирми.
“Әйе, бу дөрес. Сугыш башланганнан бирле, станциядә аның мөдире, баш инженеры һәм бөтен җитәкче хезмәткәрләре яши. Һәм хәзер баш мөдирдән бик нык утка тоту турында хәбәр килде. Безне саклаучылар аларны туктата алмаячак, югалтулар бар. Административ бина да, беренче энерноблок та утка тотылды. Янгын сүндерүчеләр утны сүндерергә барып җитә алмый, аларны якыннан атып үтерәләр. Хәзер бездә, чыннан да, бик куркыныч хәл, моның нинди нәтиҗәләргә китерәчәген әйтә алмыйбыз”, диде атом электр станциясе вәкиле.
Украина башкаласы Киевтан 50 чакрымлап төньяк-көнбатыштагы Бородянка шәһәрендә йортларның януы 3 мартта да дәвам итте. 2 мартта бу кечкенә шәһәр Русия гаскәрләренең һава һәм артиллерия һөҗүменә дучар булган иде. Исән калганнарның күбесе шәһәрдә яшәрлек шартлар калмады һәм яңа һөҗүмнәр булырга мөмкин дип аннан китү ягын карый.
3 март кичендә Украина-Беларус чигендә Украина һәм Русия вәкилләренең сугышны туктату турындагы икенче сөйләшүе узды.Очрашу нәтиҗәләренә күрә, якын арада тыныч халыкны эвакуацияләү өчен һуманитар коридорлар оештырылачак. Тарафлар сөйләшүләрнең өченче раунды турында да килешкән. Монда тулырак.
Казандагы IKEA кибетендә озын чиратлар
Кибетнең иртәгә ябыласын ишеткән халык әйбер алып калырга дип озын чиратларга тезелде. Хәбәр иткәнебезчә, йорт җиһазлары сатучы IKEA челтәре бүген Русия һәм Беларуста эшен туктатуын игълан итте.
Бүген Казан даруханәсендә
Даруханә хезмәткәре: "Кичә төрле препаратларны күпләп алынуы күзәтелә башланды. Әлегә элекке "поставка"ларга бәяләр ул кадәр күтәрелмәде, ләкин бүген чит илдә җитештерелгән препаратлар килсә, аларның бәяләре икенче булачак. Алар да арта икән, Русиядәге фармацевтик компанияләр калышмачак. 20 процентка кадәр артырга мөмкин".
Сатып алучы: "Томоксифен даруы Русиядә җитештерелгәне дә бар, Германиядә дә. Соңгысын күбрәк популяр, чөнки сыйфатлы, ул болай да аз-азлап килә иде. Бу - яман шеш операцияләрен кичергәннән соң эчелә торган препарат. Менә ул юк. Эзлим".
Мәскәү урамнарында сугышка каршы язулар
"Татарча подкаст"ның чираттагы чыгарылышында Канададан Алимә Сәләхетдинова белән сугыш темасына балалар, өлкән яшьтәге әти-әниләр белән ничек сөйләшергә, кампа-каршы фикерле туганнар, дуслар белән ничек элемтәләрне саклау турында фикер алыштык. Психологик яктан да ничек үзеңне сакларга дигән сорауга җавап эзләдек.
Time журналы тышлыгына Украина байрагын һәм Зеленский сүзләрен чыгарды
Тышлыктагы текст беренче мәртәбә украин телендә. "Тормыш үлемне җиңәчәк, ә дөнья – караңгылыкны", диелгән.
Украина президенты Владимир Зеленский бу сүзләрен интернет аша Европарламентка ясаган мөрәҗәгатендә әйткән иде.
Чыгарылышның төп темасы сәясәтчегә һәм аның илне саклауда катнашуына багышланган.