8 мартның кичке хәбәрләре
- "Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү" маддәсе нигезендә Русиядә 144 административ эш ачылган.
- Европа комиссиясе Украинаны Европа берлеге энергия челтәрләренә якын арада кушарга ниятли.
- Германия икътисад министры ОПЕКтан нефть табуны арттыруны сорый.
- CNN һәм Bloomberg чыганаклары АКШ Русия нефте импортын тыю турында игълан итәчәк дип язды.
- Американың The New York Times газеты хезмәткәрләрен Русиядән чыгара. Бу Русия кораллы көчләре турында фейк тарату өчен җинаять эше ачуны күз уңында тоткан яңа канун кабул ителү белән бәйле.
- Йенс Столтенберг НАТО Русия белән низаг эзләми диде. Нато максаты – Украинадагы низагны аның чикләреннән чыгармау.
- Британия 2022 ахырына әкренләп Русия нефтеннән баш тартачак дип рәсми белдерелде.
Мариуполь. Фотограф Евгений Малолетка фотолары
"Эхо Москвы" урынына Sputnik дәүләт радиосы
Хәрби цензура аркасында ябылган “Эхо Москвы” радиостанциясе ешлыгында Мәскәүдә Sputnik радиостанциясе эшли башлый. Ул “Россия сегодня” дәүләт холдингына керә.
Беренче эфир 9 мартка ниятләнә. Беренче көнне эфирга тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова, дума депутаты Анатолий Вассерман һәм Кремль тарафлы блогерлар Герман Клименко һәм Дмитрий Пучков чакырылган диелә.
Украинада сугыш башланганнан бирле цензура аркасында дистәләгән матбугат чарасы ябылды яки томаланды. Алар арасында Азатлык Радиосы, Радио Свобода, "Настоящее время" телеканалы, "Америка авазы", Дождь телеканалы, Би-би-си, DW, Znak.com, The Insider һәм башкалар бар. Кимендә 150 журналист Русиядән китәргә мәҗбүр булды.
Русиядән тагын бер зур кибет китә. Германиянең OBI ширкәте кибетләрен ябу турында белдерде. Казанда халык әйберләр алып калырга ашыга. OBI Русиядә 2003 елдан бирле эшли иде. Моңа кадәр Русиядә ИКЕА кибетләре ябылды.
Татарстаннан активист Артур Гыйматдинов ун тәүлеккә кулга алынган
Аны Казанда 6 мартта узган сугышка каршы чарада катнашканы өчен административ җаваплылыкка тартканнар. Тулырак монда укырга мөмкин.
Binance крипта акчалар биржасы 9 марттан Русиядә чыгарылган Mastercard һәм VISA карталары белән эшләми башлый.
Кичә Coinbase крипта биржасы русияләр һәм Русия юридик затлары белән бәйле 25 меңнән артык аккаунтны томалаган. Алар канунсыз эшчәнлек алып баруда шикләнелә.
Көндезгә төп хәбәрләр
- Сугыш башланганнан соң Украинадан китүчеләр саны 2 миллионга җиткән дип хәбәр итә БМОның качаклар эшләре Югары комиссары Филиппо Гранди.
- Русиядә ил гаскәрен "куллануны дискредитацияләүгә юнәлтелгән халык алдындагы гамәлләр" турындагы яңа маддә (Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсе) нигезендә 60 кешегә каршы эшләр ачылган.
- Украинаның Сум шәһәреннән эвакуация башланды. Русия ягы белән килешеп ачыла алган бердәндер һуманитар коридор. Халык Полтава ягына чыга.
- Украиннарның 78 проценты сугышта Украинаның җиңәчәгенә ышана, тагын 19 проценты Русия җиңәр дип уйлый. Сораштыруны Когнитив модельләштерү институты, "Социаль мониторинг" үзәге, "Беренче рейтинг системы" агентлыгы. Русиядә чит илдән кертелгән медицина тауарларын кире илдән чыгару вакытлыча тыела. Сүз "санкцияләргә кушылган илләрдән килгән һәм импортерлар складларында ятучы яки таможня гамәлләре узучы" тауарлар турында бара.
- Shell Русия газы һәм нефтеннән баш тарта
Morgan Stanley Русиядә дефолт фаразлый
Дөньяның иң эре финанс корпорацияләреннән берсе - Morgan Stanley аналитиклары Русиядә дефолт фаразлый. Ул апрель уртасына, 2023 һәм 2043 елларда капланырга тиешле доллардагы облигацияләрнең 30 көнлек ташламалы вакыты беткәч көтелә. Бу хакта Bloomberg яза. Санкцияләр аркасында Русия чит ил кредиторларына бурычларын түләргә теләми.
"Бу гадәти дефолтка охшамаячак. Моны Венесуэла белән чагыштырырга мөмкин", дип белдерәләр Morgan Stanley-да.