Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

12:36 9.3.2022

Мәскәүдә яшәүче активист Булат Хәлиуллин Украинадагы сугышка каршы урам чараларыннан соң тоткарланган. Бу чарада катнашмаса да аны ун тәүлеккә сак астына алганнар. Фейсбуктагы кыска гына язмасы өчен. Булат Азатлыкка ничек тоткарлануы, махсус тоту урынындагы шартлар һәм халыктагы сәяси пассивлык сәбәпләре турында сөйләде.

"Кешеләр хәзер когнитив диссонанс кичерә, шуңа күрә протест белдерергә әзер түгел. Ләкин вазгыять үзгәрәчәк. Илдә ватандашлар сугышы башланырга мөмкин дигән курку бар" ди ул.

11:39 9.3.2022

Украинадагы сугышта тумышы белән Татарстанның Яшел Үзән районыннан булган полковник Дмитрий Сафронов һәлак булган. Бу хакта район башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте. Сафронов 6 мартта үлгән.

Аны 10 мартта Бело-Безводное авылында җирләячәкләр.

10:22 9.3.2022

Fitch Русиянең чит ил валютасындагы рейтингын С дәрәҗәсенә төшергән, ул "дефолт котылгысыз" дигәнне аңлата.

Fitch Ratings фикеренчә, март башыннан барган вакыйгалар Русиянең дәүләт бурычын түләү мөмкинлеген тагын да какшаткан.

"Санкцияләрне тагын да арттыру һәм энергия чыганаклары сатуны чикләү тәкъдиме, Русиянең бурычны түләүдән ким дигәндә өлешчә баш тарту ихтималын арттыра" , дип саный аналитиклар.

09:48 9.3.2022

Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, Киев Донбасска һөҗүм әзерләгән. Министрлык бу хакта документлар табылды дип белдерә. Һөҗүм, имеш, 2022 мартында оештырыласы булган. Украина ягы әлегә моңа карата аңлатма бирмәде.

Русия министрлыгы документларны да чыгарды, ләкин сугыш шартларында рәсми затлар биргән мәгълүматның да дөреслеген тикшерү мөмкин түгел.

09:01 9.3.2022

Русияләр банк хисапларыннан бары тик 10 мең доллар чыгара алачак.

Калганнарны сумнарда гына алырга мөмкин. Русия рубльләрендә акча шул көндәге рәсми курстан биреләчәк.

Әлеге чикләү вакытында валюта хисапның акча берәмлегенә карамастан, АКШ долларында гына биреләчәк. Башка валюталар АКШ долларына конвертацияләнәчәк диелә.

Чикләү 2022 елның 9 мартыннан 9 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

08:37 9.3.2022

БМО мәгълүматына күрә, 24 февральдән Украинада кимендә 474 кеше һәлак булган, аларның арасында балалар да бар.

Белгечләр үлгән кешеләр саны күпкә күбрәк булуын әйтә, бу беренчел һәм тикшерелгән мәгълүмат, ди алар. Корбаннарның күпчелеге ракет һөҗүмнәреннән һәлак булган.

08:31 9.3.2022

Социаль челтәрләрдә Coca-Cola һәм PepsiCo-ның Русиядән китүе турында фикерләшәләр

Coca-Cola ширкәте Русиядә нинди эчемлекләр җитештерә иде?

  • Coca-Cola, Fanta, Sprite, Shweppes, Bon Aqua, Powerade, FuzeTea, AdeZ, "Моя семья", Rich, "Добрый", Innocent, Pulpy.

PepsiCo Русиядә нинди эчемлекләр һәм ризыклар җитештерә иде?

  • Pepsi, Mirinda, 7Up, Mountain dew, Aqua Minerale, "Любимый", "Я", "Фруктовый сад", J7, Adrenaline Rush, Drive, Lipton, "Русский дар" квасы, "Чудо-Ягода" морсы;
  • Lay’s, Хрусteam, Cheetos, Doritos чипсылары;
  • "Мажитэль", "Чудо", "Иммунэле", "Домик в деревне"; "Веселый молочник", "Ламбер" сөт продуктлары;
  • "Агуша", "Чудо детки" балалар ризыклары.

Сөт һәм балалар ризыклары җитештерүе Русиядә калачак, дип хәбәр ителә.

Coca-Cola эчемлекләре Төньяк Корея һәм Кубадан тыш дөньяның барлык илләрендә рәсми сатыла.

08:12 9.3.2022

Иртүккә төп хәбәрләр:

  • Русия Үзәк банкы русияләр хисапларыннан чит ил акчасын чыгаруны чикли. Хисаптан бары тик 10 мең доллар чыгарып булачак, калганнарны сумнарда гына алырга мөмкин.
  • Fitch агентлыгы Русия дефолты рейтингын "C"га төшергән. Бу күрсәткеч "дефолт котылгысыз" дигәнне аңлата.
  • PepsiCo, Coca-Cola һәм Starbucks Русиядә эшен туктатуын белдерде. McDonaldʼs Русиядә барлык рестораннарын вакытлыча ябуын белдерде, ләкин хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләргә дәвам итәчәген әйтте.
  • Русия рәсми оешмалары сайтларын вакытлыча хакерлар яулап алган. Аларның төп битләрендә сугышка каршы рәсемнәр урнаштырылган.
  • Британия ел азагына кадәр Русия энергия чыганакларыннан бәйсез булырга ниятләнә.
  • АКШ күзләү идарәсе Русия армиясе Украинада 2-4 мең кеше югалткан дип саный.

дәвам

XS
SM
MD
LG