Тиз тоттылар! Русия тикшерү комитеты Meta хезмәткәрләре гамәлләре белән бәйле русияләргә карата көч кулланырга чакыру турында җинаять эше ачкан.
Ә Баш прокуратура Meta-ны экстремистик дип тануны һәм Instagram-ны томалауны сорый.
Алданрак Meta ширкәтенең, кайбер илләрдә Facebook һәм Instagram кулланучыларга, Русия гаскәрләренә карата көч кулланырга чакыру, янауларны чыгарырга рөхсәт итүе билгеле булды. Бу хакта ширкәтнең контент модераторларына җибәргән хатларына сылтама белән Reuters язды.
Шулай ук Русия президенты Владимир Путинга яки Беларус башлыгы Александр Лукашенкага үлем теләгән язмалар да вакытлыча сөртелмәячәк диелде.
Русия Думасы спикеры Вячеслав Володин Meta ширкәте белән бәйле вазгыять аркасында Русиянең тикшерү комитетына һәм Баш прокуратурага мөрәҗәгать әзерләргә кирәк дип белдерде.
Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышта һәлак булган бишенче хәрбинең үлемен таныды.
Илвир Галләмов тумышы белән Кушнаренко районының Калтай авылыннан, аның хатыны тол калган.
11 мартка көндзге хәбәрләр кыскача:
- Русия думасы хөкүмәткә тауар запаслары булдыруга юнәлтелгән чаралар әзерләргә киңәш итмәкче.
- Депутат Леонид Слуцкий Русия Европа Шурасыннан быел ук чыгарга тиеш диде.
- Leroy Merlin кибетләр челтәре Русиядә эшләвен дәвам итәчәк һәм ассортиментын киңәйтәчәк.
- Мәскәүдә Владимир Путин белән Александр Лукашенканың сөйләшүе бара.
- Халык фикерен өйрәнү бөтенрусия үзәге (ВЦИОМ) сораштыруына караганда, 28 февральдән 6 март аралыгында Русия президенты эшчәнлеген хуплау күрсәткече 74,6 % булган (+4,2 %)
- Владимир Путин Украинадагы сугышка ихтыяриларны җәлеп итүне хуплады. Алар башлыча Якын Көнчыгыштан диелә.
"Туган тел" Украина татар үзәге президенты Канәфия Хөснетдинов сугышта Украина җиңүенә өметен белдерде.
"Киевта, Украинада яшәүче бөтен мөселманнарга бер-берсенә теләктәшлек күрсәтүләрен, паникага бирелмәүләрен телим. Бу сугыш бетсен, нормаль тормышка кайтыйк дип дога кылыйк. Әлбәттә, Украина җиңүенә өметләнәбез. Һәм бөтен мөселманнар безне хуплый. Барысы да яхшы булыр", диде ул.
Русиядә яңа томалаулар. Роскомнадзор бүген түбәндәге сайтларны япты:
- "Голос" - сайлауларда бәйсез күзәтүчеләр хәрәкәте
- Лев Пономаревның "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәте
- Amnesty International хокук яклау оешмасының Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азиядәге бүлеге
- colta.ru басмасы, ул Украинада сугыш башлангач эшчәнлеген туктаткан иде
- "Важные истории", ул 5 мартта Русиядә "теләнмәгән оешма" дип танылды
Украинадагы сугыштан качып киткән балалар саны бер миллионнан арткан
Алар әти-әниләре белән Польша, Маҗарстан, Словакия, Молдова һәм Романиягә чыгып киткән диелә. Бу хакта БМОның балалар фонды (UNICEF) матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Настоящее Время" Киев һәм Львов тимер юл вокзалларында сугыштан качучылар белән сөйләшкән.
Казакъстанның Air Astana һава ширкәте 13 марттан Русиягә очышларны туктатып тора.
Бу санкцияләр аркасында кайбер чит ил очкычларын иминиятләштерүне гамәлдән чыгару белән бәйле диелә. Мәсьәләне хәл итү өчен Air Astana Казакъстан хөкүмәте белән сөйләшүләр алып бара.
Moody's рейтинг агентлыгы Татарстан һәм Башкортстанны дефолтка якын төбәкләр арасына керткән
Агентлыкта искәртүләренчә, "геосәяси куркыныч кимесә дә һәм дәүләт бурычын кабат түли башлаган очракта да", Русия "озын бер чор дәвамында" үзенә инвестицион рейтингларны кире кайтара алмаячак.