Русия саклану министрлыгы Украинадагы Луцки һәм Ивано-Франковскидагы хәрби һава аланнарына һөҗүм итүен раслады. Моннан тыш, "ДНР" гаскәрләре Донецки өлкәсендәге Волноваха шәһәрен контрольгә алган диелә.
(Сугыш шартларында хәтта рәсми чыганаклардан алынган мәгълүматны да тикшерү мөмкин түгел)
Украиннар Киевка баручы урысларның хәрби техникасын тартып алган
Украинада Русиянең Киевка баручы хәрби колоннасы 10 мартта Браворы шәһәре янында көтелмәгән урында һөҗүмгә бучар булган. Украина хәрбиләре әйтүенчә, колоннаның бер өлеше юк ителгән, калган өлеше яралыларны һәм үлгәннәрнең бер өлешен алып чигенергә мәҗбүр булган, ә кайбер хәрбиләр техниканы ташлап ук качкан. Зур зыян күрмәгән берничә хәрби техниканы украиннар үзләренә алган.
Русиядә Азатлыкның Вконтакте сәхифәсе томаланган, әмма аның эше дәвам итә
Сәхифәгә керүгә "әлеге материал Русия Баш прокуратурасы таләбе белән томаланган" диелә. Бу хакта хәбәр итеп бүген, 10 мартта социаль челтәр редакциягә хат җибәрде. Баш прокуратураның таләбен социаль челтәргә Роскомнадзор җибәргән.
Хатта әйтелгәнчә, төркемдә "иҗтимагый әһәмияткә ия күрәләтә ялган мәгълүмат урнаштырылган, ул ватандашларның гомеренә һәм (яки) сәламәтлегенә зарар китерү куркынычы, иҗтимагый тәртипне һәм (яки) иҗтимагый иминлекне киңкүләм бозу куркынычы тудыра".
"Көн эчендә Русия Федерациясендә сезнең төркемгә керүне чикләргә мәҗбүр булачакбыз", диелгән хатта. Шул ук вакытта кайсы постта "ялган" мәгълүмат булуы әйтелмәгән.
Элегрәк Роскомнадзор Азатлыкның "Одноклассники" төркемен дә томалады.
Бу уңайдан Азат Европа/Азатлык Радиосы президенты Джейми Флай махсус белдерү ясады.
"Бәйсез мәгълүмат чаралары сайтларын томалау белән генә канәгатьләнмичә, Кремль хәзер Русия платформаларын Украинадагы сугыш турындагы барлык мәгълүматтан чистарта. Путин режимы безнең контентны томалау өчен нинди генә чаралар күрмәсен, Азат Европа/Азатлык Радиосы Русиядәге аудиториясенә хак хәбәр җиткерү өчен барлык чараларны да куллануын дәвам итәчәк" диде ул.
Азатлык Вконтакте социаль челтәрендә сәхифәсен 2010 елда булдырган иде, ул радио хәбәрләрен таратуда иң актив социаль челтәрләренең берсе иде. Төркемгә 7 меңнән артык кеше язылган. 12 елда сәхифәдә 14 меңнән артык хәбәр, 1,3 меңнән күбрәк видео дөнья күргән.
Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер хәрби - контрактчы Нил Мөслимов һәлак булган. Бу хакта бүген Учалы районы башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов үзенең социаль челтәрдәге битендә хәбәр итте. Ул мәрхүмнең туганнарына ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.
Учалы районы Ахун авылында туып үскән Нил Мөслимов мотоукчылар батальонында гранатометчы булып хезмәт иткән диелә.
Моңа кадәр Украинадагы сугышта Башкортстаннан ике хәрбинең һәлак булганы хәбәр ителгән иде.
Урыс танкы астында калган украин кешесе илне саклаучылар сафына язылырга тели
25 февральдә Русиянең хәрби техникасы урам буйлап машинада баручы 53 яшьлек украин кешесен таптаган иде. Аның бөтен сул ягына зыян килгән, сул аягы һәм сул кулы сынган. Бу кеше аякка басу белән хәрби комиссариатка барып, территорияне саклаучылар сафына язылырга җыена.
Татарстаннан тагын ике корбан
Татарстанда Украинадагы сугышның тагын ике корбаны: Казаннан Данис Сәләхетдинов, Алабугадан Элер Эгамбердиев.
34 яшьлек прапорщик Данис Сәләхетдинов Юдино зиратында җирләнде. Мәрхүмнең хатыны һәм ике баласы калган, үлгәннән соң Сәләхетдиновны Батырлык ордены белән бүләкләгәннәр.
42 яшьлек Элер Эгамбердиевне иртәгә Алабугада җирләячәкләр. Тумышы белән Үзбәкстанның Самарканд өлкәсеннән. 2014 елдан бүгенге көнгә кадәр контракт нигезендә Русиянең кораллы көчләрендә хезмәт иткән. Аның хатыны һәм өч баласы калган.
10 мартта шулай ук Казаннан Ренат Гайсинның һәм Чистай районыннан Семен Соловьевның үлеме хәбәр ителде.
Барысының да үлемнәре рәсми танылды. Аларны бөтен матбугат чаралары да язып бармый, мәгълүмат гадәттә район башлыклары аккаунтларында яки район хакимияте сайтларында чыга.
Баш прокуратура таләбе белән "Одноклассники" социаль челтәре Азатлыкның "Азатлык радиосы - ничек бар, шулай" төркеменә керүне чикләгән. Бу хакта хәбәр итеп бүген, 10 мартта социаль челтәр редакциягә хат җибәрде. Баш прокуратураның таләбен социаль челтәргә Роскомнадзор җибәргән.
Таләптә әйтелгәнчә, төркемдә "иҗтимагый әһәмияткә ия күрәләтә ялган мәгълүмат урнаштырылган". Шул ук вакытта кайсы постта "ялган" мәгълүмат булуы әйтелмәгән.
Азатлыкның "Одноклассники" төркемендә соңгы пост 2019 елның 4гыйнварында чыккан, ул 2018 ел йомгаклары турында.
Үзенең "югары әхлагы" белән башка дөньядан өстенлеген ассызыклап килүче Русия Украина шәһәрләрен бомбалаганда, исән калу өчен базларга сыенган балалар җырлап үзләренең дә, башкаларның да күңелеп күтәрә.
Кемдер метрога сыенып Украина гимнын уйнаса, башкалар бомбалаулар туктап торганда шәһәр ишегалларында һәм мәйданнарында да уйный һәм җырлый.