Төнлә һава тревогасы Украинаның Киев, Виннице, Каменец-Подольски, Полтава, Львов, Черкасски өлкәсе, Ивано-Франковске, Одесса, Днепропетровски, Кировоград өлкәсе, Хмельницкида яңгырады.
Украина Югары радасы депутаты Ирина Геращенко Львов янындагы Яворовский хәрби полигонына һөҗүм ясалуын әйтте. "Украина 24" телеканалы хәбәр итүенчә, ул Польша чигеннән 25 чакрым гына урнашкан.
Иртән шартлаулар Ивано-Франковскидагы (Украина Көнбатышында, Романия чиге ягында) яңгырады. Шәһәр мэры Руслан Марцинков һава аланына якын урнашкан районнардагы халыкны өйләреннән китәргә чакырды.
Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән очрашты. Алар Украинаны яклау, Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымдагы вазгыять, шул исәптән кырымтатар халкына янаган куркынычлар, Украинадагы сугыш вакытында Төркиягә китәргә мәҗбүр булган Украина ватандашларын яклау һәм булышу турында сөйләште.
Донбасстан эвакуацияләнгән 95 меңнән артык кеше Русия төбәкләре арасында таратылачак. Татарстанга - 1020, Башкортстанга - 1867 кеше җибәреләчәк, диелә Русия хөкүмәте карарында.
12 мартта Романиянең Гөстәнҗә (Констанца) шәһәрендә халык Украинага теләктәшлек белдерү чарасы уздырды. Алар кырымтатар, Украина һәм Романия байраклары тотып чыкты. Романиядәге 25-40 меңлек кырымтатарлар иң оешкан диаспора санала.
12 мартка кичке хәбәрләр кыскача:
- PayPal түләү системы русияләрнең акча янчыкларын 18 марттан томалаячак.
- АКШ президенты Джо Байден Украинага 200 млн доллар бүлү турына меморандум имзалады.
- 600дән артык чех Украинага сугышырга барырга теләк белдергән.
- Европа Берелегенең тышкы эшләр вәкиле Жозеп Боррель сүзләренчә, Европа Берлеге "Русиянең хәрби гамәлләре НАТО иленә каршы киңәю ихтималына" борчыла.
- Американнарның 81% Украинаны беректәш яки дустанә ил дип саный. Шул ук вакытта АКШта яшәүчеләрнең 70% өчен Русия иң зур дошман - YouGov сораштыруын New York Times китерә.
- БМО: 3 млн украинга ачлык янарга мөмкин
Татарстанда соңгы ун көн эчендә эшен югалту ихтималы булган кешеләр 51 процентка арткан.
Бу хакта 12 мартта Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.
Министр җиткергән саннардан күренгәнчә, 1-11 март көннәре аралыгында эшсез калачак кешеләр саны 1838дән 2 782гә җиткән. Бу 51 процентка күбрәк дигән сүз. Эш белән тәэмин итүче аркасында эше тукталган хезмәткәрләр саны 3463тән 5023кә, ягъни 45 процентка үскән. Шул ук вакытта республикада эшсезләр саны артмаган диелә. Бүгенгә 10 114 кешенең эш урыны юк.
Украина президенты Владимир Зеленский сугыш башланганнан беренче тапкыр украин армиясе югалтуларын таныды. Аның сүзләренчә, 1300 хәрби һәлак булган.
Ул шулай ук Русиянең 500-600 хәрбие җомга көнне әсирлеккә алынды диде.
Мариупольдәге Солтан Сөләйман мәчетенә һөҗүм булган дип хәбәр итә Украина тышкы эшләр министрлыгы. Анда 80нән артык кеше, шул исәптән балалар качып яткан булган. Араларында Төркия ватандашлары да бар диелә.