Европа берлеге һәм "Җиделек" (G7) илләре Русиягә каршы дүртенче санкцияләр җыелмасын әзерләп бетергән. 11 мартта яңа чикләүләр турында Европа комиссиясе рәисе Урсула фон дер Ляйен сөйләгән иде. Алар арасында – Русияне ил халкы өчен иң уңайлы сәүдә статусыннан мәхрүм итү дә бар. Бу чара, Көнбатыш илләренә Дөнья сәүдә оешмасы (WTO) кагыйдәләренә ярашлы, Русия тауарларына югары тарифлар кертергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш Русияне әйдәп баручы халыкара финанс оешмаларында, шул исәптән Халыкара валюта фондында һәм Дөнья банкында әгъза булудан мәхрүм итәргә ниятлиләр. Шәхси чикләүләргә дучар русияләр исемлеге дә тулыланыр дип фаразлана. Анда Русия президенты Владимир Путин даирәсендәге кешеләр, шулай ук аларның гаилә әгъзалары керәчәк. Санкцияләр Русиянең энергетика секторына да кагылачак. Монда тулырак.
Киев үзәгендәге Подолье районында ракета эләгү нәтиҗәсендә 10 катлы бер йортта янгын чыгып, ул тулысынча диярлек җимерелеп беткән. Һәлак булучылар яки яраланучылар турында хәбәр ителми, күрәсең алар йортның базына качкан булгандыр диелә.
Украина сугышында Татарстанның тагын бер егетнең һәлак булуы билгеле булды. Кукмара районыннан Илнур Гайфетдинов килешү нигезендә медицина ротасы фельдшеры булып хезмәт иткән", дип яза районының "Хезмәт даны" газетасы. Илнур Гайфетдиновка 22 яшь булган.
"Первый канал"ның кичке яңалыклары вакытында протест оештырган Мария Овсянникова Путин сугышы турындагы карашларын видеога да язган.
Путинның Украинадагы сугышына каршы протест федерал каналга да чыкты - кичке яңалыклар вакытында анда туры эфирда бер кыз "No War! Остановите войну! Не верьте пропаганде! Здесь вам врут!" дигән язу белән чыкты. Телеканал җитәкчелеге тикшерү башлавын әйтте.
Романиягә Русия дроны килеп төшкән. Бу турыда Бистрица-Нэсэуд районы хакимияте белдерде. Яраланучылар юк. Белгечләр фотога карап, аның “Орлан-10” дроны булуын әйтә. “Орлан-10” күзләү эшләрендә кулланыла.
Берничә көн элек Хорватия башкаласы Загребка совет чоры дроны Ту-141 төшеп җимерелгән иде. Хорватия хакимияие ул Украина җиреннән җибәрелгән дип фаразлый. Хорватия саклану министрлыгы белдерүенчә, ул очкычта 40 кг шартлаткыч булуын белдерә. Ул дронның илгә ничек килеп керүен ачыклау өчен тикшерү эше башланган.
Русия телевидениесендә тапшыру алып баручы, Русиянең Украинага каршы сугышын яклаган өчен Европа берлеге чикләүләре исемлегенә кертелгән Владимир Соловьев Италиядәге Комо күле буенда күп санлы кыйбатлы күчемсез милеккә ия һәм Италия хакимиятләре аларның кайберләрен әле кулга алмаган. Алексей Навальный такымы Popular Politics YouTube-каналында чыгарган тикшерү хисабында шул хакта белдерелә.
5 мартта Италия хакимиятләре әлеге күл буенда Соловьевның ике вилласын кулга алган иде инде. Монда тулырак.
Украина эчке эшләр министрлыгы оештырган матбуган очрашуында үзләрен Нияз Ахунов, Александр Морозов, Михаил Польщиков, Антон Савин һәм Андрей Поздеев дип танытучы биш егет рекрут буларак хәрби хезмәткә алынулары һәм Украина сугышына ничек җибәрелүләре турында сөйләде.
Үзен 2002 елның 17 гыйнварында туган Нияз Ахунов Мөнир улы дип таныштыручы егет 2021 елның 21 июнендә рекрут буларак хәрби хезмәткә алынуын, танкчы булуын белдерә.
Аның әйтүенчә, Украина җирендә беренче бәрелешләрдән соң батальон командиры танкларны калдырып җәяү урманга качарга карар иткән. Батальондагы хәрбиләр урманда 4 тәүлек кая барырга белми йөргәннән соң, аның сүзләренчә, Сумы өлкәсендәге Ромны шәһәре янында урманнан чыгып украиннарга әсирлеккә бирелгәннәр.
"Бу — мәгънәсез сугыш, безне, чын сугышны күрмәгән рекрутларны анда ташладылар. Күбебез аны алга таба да күрергә теләмидер дип өметләнәм", ди ул һәм Украинага корал белән бәреп кергән, шәһәрләрне бомбалаган өчен барлык Украина халкыннан гафу үтенә.