Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

18:01 16.3.2022

Украина президенты Владимир Зеленский сугышта Русиянең тагын бер генералы һәлак булуын белдерде. Ул аның 15 мартта һәлак булуын әйтте, әмма исем-фамилиясен атамады. Украин Telegram-каналлары һәм журналистлары аның генерал-майор Олег Митяев булуын хәбәр итә. Русия саклану министрлыгы бу мәгълүматны расламый. Митяев элек Таҗикстанда 201нче хәрби базаны җитәкләгән, аннан Сүриядәге Русия гаскәрләре башлыгы урынбасары булган. Элегрәк Украина Русиянең өч генералы үтерелүен хәбәр иткән иде инде.

12:59 16.3.2022

16 мартта Татарстан депутатлары Русия премьер-министры Михаил Мишустинга полиция хезмәткәрләренә хезмәт хакын һәм матди ярдәм күрсәтүне арттыруны сорап мөрәҗәгать кабул итте. Дәүләт шурасы утырышында әлеге карарны 82 депутат хуплап чыкты, 1 кеше битараф калды.

Мөрәҗәгать белән таныштырган депутат Александр Чубаров сөйләвенчә, хокук саклау органнарыннан китүчеләр арткан. 2020 елда 969 хезмәткәр эшен калдырган булса, 2021 елда аларның саны 1 659 кешегә җиткән. Эштән китүчеләрнең 56 проценты пенсия яшенә җитмичә үз теләге белән гариза язган диелә. Депутатларны аеруча тикшерүчеләр, участок хезмәткәрләре кебек эшчеләрнең китүе борчый. Бүген Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгында кадрлар кытлыгы 12 процентка җиткән.

Полиция хезмәткәрләренең эштән китүенең төп сәбәбе – түбән хезмәт хаклары диелә мөрәҗәгатьтә. 2012-2018 ел аралыгында хезмәт хаклары индексацияләнмәгән. Полиция вәкиленә торак алу да катлауланган. Бүген Татарстанда 2 574 хезмәткәр чиратта тора, шул ук вакытта елына 70 кешене генә торак белән тәэмин итә алалар. Чиратны уртача 36 ел көтәргә кирәк. Фатирны арендалау өчен ярдәм дә 3 600 сумнан артмый, диелә Дәүләт шурасы мөрәҗәгатендә.

Татарстан депутатлары федераль канунга үзгәрешләр кертүне сорап Михаил Мишустинга тәкъдимнәр юллады. Аерым алганда, Дәүләт шурасы полиция хезмәткәрләренә хезмәт хакын күтәрүне, торак өчен аренданы каплау суммасын арттыру, пенсияне үстерү һәм хәрбиләрне торак белән тәэмин итү системы куллануны сорый.

12:50 16.3.2022

Американың Eli Lilly фармацевтика ширкәте Русиянең Украинадагы сугышы аркасында Русиядә инвестицияләрен һәм клиник тикшеренүләрен туктатуы, шулай ук илгә кайбер даруларын кертми башлавы турында игълан итте.

Eli Lilly-ның пресс-релизында әйтелгәнчә, хәзерге вакытта ширкәтнең Русиядәге эшчәнлеге яман шеш һәм шикәр чире белән авыручыларны кирәкле дарулар белән тәэмин итүгә генә юнәлтелгән.

Американың фармацевтика ширкәте Русиядә сатудан кергән акчаны һуманитар ярдәм күрсәтүче оешмаларга бирергә ниятли. Ширкәттә "гаепсез кешеләрнең Украинада фаҗигаи үлеменә тирән борчылуларын" һәм кичекмәстән сугышны туктатуларына өмет итүләрен белдергәннәр.

Русиядә Eli Lilly-ның шикәр чиреннән дарулары теркәлгән. Ширкәт шулай ук псориаз, остеопороз һәм ревматоид артритны дәвалаганда кулланылучы дарулар чыгара.

РБК язуынча, Eli Lilly – Русиягә дарулар җибәрүдән туктарга булган беренче эре фармацевтика ширкәте.

Алданрак глобаль фармацевтик җитештерүчеләр арасында беренчеләрдән булып Германиянең Bayer-ы һәм Американың Pfizer-ы Русиядәге инвестицияләрен туктатып торуы турында белдергән иде. Бу ширкәтләрнең Русиядә маркетингка, җирле тәэмин итүчеләрнең эшенә, шулай ук русияләр катнашындагы яңа клиник тикшеренүләргә вакытлыча акча бирмәячәген аңлата.

Шулай да дарулар белән тәэмин итүне туктату турында сүз булмады.

Алданрак Русия хакимиятләре санкцияләр аркасында медицина кирәк яракларына кытлык проблемы булмаска тиеш дип белдергән иде. Шул ук вакытта соңгы атналарда даруханәләрдә ажиотаж күзәтелде, кулланучылар кайбер дарулар җитмәүгә зарлана. Росздравнадзорда исә дефицитны "нигезсез ихтыяҗның" биш-ун мәртәбә артуы белән бәйлиләр.

11:02 16.3.2022

АвтоВАЗ эшчеләрен 4 апрельдән 24 апрельгә кадәр корпоратив ялга җибәрә, дип хәбәр итә "Интерфакс" ширкәтнең матбугат хезмәтенә сылтанып.

Ширкәттә корпоратив ял 25 июльдән 14 августка кадәр ниятләнгән булган, әмма электрон компонентлар белән тәэмин итүдә кытлык булу сәбәпле, ялны күчергәннәр.

АВТОВАЗ Lada һәм Renault машиналарын чыгара. Ширкәтнең җитештерү мәйданнары Тольятти һәм Ижауда урнашкан.

Тулырак монда укырга була.

10:10 16.3.2022

16 март, чәршәмбе көнне Русиянең кайбер төбәкләрендә Арбитраж мәхкәмәләр сайтларына хакерлар һөҗүм иткән.

Билгесез затлар сылтамаларга Русия президенты Владимир Путин импичментына һәм сәяси тоткыннарны азат итәргә чакырулар урнаштырган.

09:48 16.3.2022

Европа шурасы парламент ассамблеясе (ПАСЕ) Русиянең Европа шурасыннан чыгуын яклап тавыш биргән.

Бу, аерым алганда, русияләр Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә алмаячак дигән сүз.

21:42 15.3.2022
Владимир Путин һәм Алинә Кабаева
Владимир Путин һәм Алинә Кабаева

Алинә Кабаеваны Швейцариядән куып чыгарырга чакырган петицияне 35 меңнән артык кеше имзалаган

Әлеге петицияне Беларус, Русия һәм Украинаның бер төркем ватандашы чыгарган. Алар хәзерге вакытта Швейцария яшәүче Алинә Кабаеваны "Украинага каршы сугыш башлаган диктаторның яраткан ханымы" дип атый һәм Швейцария хакимиятләрен аны илдән куып чыгарырга чакыра.

"Бер яктан сез Украинага каршы сугыш башлаган Путинга санкцияләр кертәсез, икенче яктан аңа якын кешеләрне үз илегездә сыендырасыз" диелә петициядә.

Петиция авторлары шулай ук Кабаеваның Швейцариядәге милеген дә тикшерергә чакыра.

Элегрәк медиа Русиянең танылган спортчысы Алинә Кабаева дүрт баласы белән Швейцариягә киткән дип хәбәр иткән иде.

Узган елның декабрендә Роскомнадзор Кабаева гаиләсенең күчемсез милеге турындагы мәгълүматны Русия сайтларыннан алырга таләп итте.

20:48 15.3.2022

Русия Европа шурасына бу оешмадан чыгуын белдергән

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров чыгыш ясаганда башка илләрнең вәкилләре залдан чыгып китә, 1 март 2022
Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров чыгыш ясаганда башка илләрнең вәкилләре залдан чыгып китә, 1 март 2022

Бу турыда Европа шурасы Парламент ассамблеясының элекке рәис урынбасары, Русия думасы депутаты Петр Толстой белдерде. Русия оешмадан чыгу процессын тәмамлаганнан соң Русия ватандашлары Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә алмаячак, ә Мәскәү үлем җәзасын куллану мораториен үтәү йөкләмәсеннән азат булачак.

Русия бу оешмага 1996 елда кушылды. Президент Путин Украинага каршы сугыш башлагач, бу елның февраль ахырында Европа Шурасы Русиянең андагы әгъзалыгын туктатып торырга булды. 14 мартта Парламент ассамблеясы Русияне Европа шурасыннан чыгаруны хуплап тавыш биргән иде. Бу Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарларының Русиядә үтәлмәве белән аңлатылды.

Шул ук вакытта Европа шурасы, Русиянең әгъзалыгы туктатылса да, Русиядәге кеше хокукларын яклаучылар, демократик көчләр, ирекле медиа һәм сивил җәмгыять белән бәйләнешләрне саклап калу юллары турында да уйлый диелә.

дәвам

XS
SM
MD
LG