Украинаның Львов һәм Киев шәһәрләренә һөҗүмнәр булган
Бүген, 18 мартта Украинаның Львов шәһәре мэры Андрей Садовый, шәһәрдәге һава аланына тоташкан районга Русиянең ракет һөҗүмнәре оештырылуын хәбәр итте.
Берничә снаряд очкычлар төзәтү заводына төшкән. Шартлаулар якынча иртәнге җиденче яртыда булды, дип язды Садовый Telegram-да.
Җомга Киев шәһәре хакимияте шәһәрнең Подольски районында торак кварталны утка тотуларын хәбәр итте.
Атыш нәтиҗәләре һәм яраланучылар саны ачыклана.
Алданрак Киев мэры Виталий Кличко, сугыш дәвамында шәһәрдән анда яшәүчеләрнең яртысы күчеп китте дип хәбәр иткән иде. Көн саен шәһәрнең төрле районнарында торак йортларны атышка тотулары турында хәбәрләр килә.
Япония, Австралия һәм Яңа Зеландия Русиягә яңа чикләүләр кертте
Алар президент Владимир Путинга, Русиянең берничә түрәсе һәм олигархларына, шулай ук Русиянең дәүләт бурычы белән идарә итүче банкларга һәм дәүләт оешмаларына каршы кертелгән.
18 мартта Башкортстанның Чишмә районында 37 яшьлек майор Илгиз Усмановны җирләделәр. Ул Украинадагы сугышта һәлак булган. Хушлашу мәрәсимендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашкан дип яза районның "Родник плюс" басмасы.
Илгиз Усманов 1984 елда Чишмә районы Алкино-2 авылында туган. Чиләбедә танк училищесында укыган. Наро-Фомински шәһәрендәге хәрби бүлектә контракт нигезендә хезмәт иткән. Сүриядәге сугышта та катнашкан булган.
Әтисе Исмәгыйль Усманов сүзләренчә, соңгы тапкыр Илгиз 22 февральдә шалтыраткан булган. Аннан соң бер хәбәре дә килмәгән.
Уфада “Кырым язы” митинг-концерты башланган. Халык җыела. Каян шулкадәр кеше ул, дип аптырый serle_02 аккаунты хуҗасы.
Быел бу митинглар Украинадагы “махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә”, “ДНР” һәм “ЛНР” халкына теләктәшлек күрсәтү максатыннан оештырыла.
Уфадагы конертта Радий Хәбировның киңәшчесе Элвин Грей һәм “Город 312” катнашачак.
Харьковта иртәнге һөҗүм
Украина гадәттән тыш хәлләр хезмәте хәбәр итүенчә, снарядар алты катлы уку йортының бер корпусына эләккән. Шулай ук күршесендәге ике йортка зыян килгән. Бер кеше һәлак булган, 11 кеше яраланган, тагын бер кеше җимерекләр астында. Ике торак йортта янгын сүндерелгән.
Русиядә калкансыман биз авыруларыннан интегүчеләр даруханәләрдә дарулар калмауга зарланып, хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән. Алар Европа илләрендә җитештерелгән даруларның сатуда калмавын, ә Русиядә бу даруларның аналоглары булмавын белдерә. Сүз Эутирокс һәм L-тироксин турында бара.
Росздравнадзор исә якын арада бу дарулар даруханәләргә кайтарылачак дип ышандырды.
"Бедәм Русия" чит илләрдәге Русия дәүләт оешмаларының эшчәнлеге турында фейк таратуга җаваплылык кертергә җыена. Әлеге мәсьәләне дума киләсе атнада карамакчы, диде депутат Александр Һинштейн.
Русия көньягына очышларны тыю 26 мартка кадәр озайтылган. Сүз Дондагы Ростов, Краснодар, Анапа, Геленджик, Элиста, Ставрополь, Акмәчет, Белгород, Брянски, Орел, Курски һәм Воронеж шәһәрләре һава аланнары турында бара.