Башкортстанның Миякә районы Кыргыз-Миякә авылы егете Айрат Фатыйхов Украинадагы сугышта 16 мартта һәлак булган. Бу хакта "Октябрь" район газеты хәбәр итә.
Аңа 32 яшь булган, контракт нигезендә хезмәт иткән.
Басма язуынча, мәктәпне тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң ул авыл хуҗалыгы көллиятендә ветеринарлыкка укып чыга. Ике ел Миякә районы Чатырбаш авылындагы "Дружба" авыл хуҗалыгы фермасында мал табибы булып эшли. 2014-2017 елларда контракт төзеп гаскәргә китә, өч еллык мөддәте тәмамлангач, кире кайта. Әмма берничә айдан янә кораллы көчләр белән контракт төзи. Мәскәү янында хезмәт итә.
Германиянең ZDF телеканалы расланган видео чыгарды. Анда Русия хәрбиләре Киев янындагы юлда бер сивил кешене атып үтерә. ZDF мәгълүматына күрә, машинада бу ир кеше белән бергә хатын-кыз һәм бала да була. Хәрбиләр аларны да машинадан чыгара. Алар белән алга таба нәрсә булганы билгесез.
Видео 7 март көнне Киевтан берничә чакрым ераклыкта E40 юлында дроннан төшерелгән. Аны алман журналистларына Украина армиясе волонтеры тапшырган.
Бу видео Путинның "махсус операция сивил халыкка кагылмый" дигән сүзләренең бары тик ялган икәнен күрсәтә ди алман журналистлары.
Русия төбәкләрендә "Кырым язы" митинг-концертлары быел Украинадагы "махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә", "ДНР" һәм "ЛНР" халкына теләктәшлек күрсәтү максатыннан оештырыла.
Казан концертында Раяз Фәсыйхов, "Волга-Волга" төркеме һ.б. катнашчак диелә.
Уфада – Радий Хәбировның киңәшчесе Элвин Грей һәм "Город 312".
Украин ягы әсирләрне аналарына тапшырырга әзер дигән хәбәрләр ялган булып чыкты дип белдергән “Новая газета”га “Солдат аналары комитеты” берлеге рәисе Светлана Голуб. Мондый хәбәрләр социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда таралган иде.
Украинада Русия башлаган сугышта тагын ике татарстанлының үлеме хәбәр ителде.
Аларның берсе Балтач районыннан Илдар Галиев. Бу хакта "Хезмәт" район басмасы хәбәр итә.
"Срочник"мы ул, килешү нигезендә сугышта катнашканмы - билгесез.
Моннан тыш, "Әлки хәбәрләре" газеты Базарлы Матак авылында капитан Дмитрий Чуманов җирләнүе турында язды. Ул Украинада 4 мартта һәлак булган диелә.
Чулманов 1989 елда туган. Казан югары артиллерия училищесын тәмамлаган һәм Приморский краена җибәрелгән. Соңгы елларда Улан-Удэ шәһәрендә хезмәт иткән.
Казанда сәяси активист һәм элек Русия думасы сайлавында намзәт булган Гөлназ Равилова фатирына тентү килгән дип язган идек.
Тентүләр шулай ук "Яблоко" фиркасенең төбәк башлыгы Руслан Зиннәтуллин, фирка әгъзасы Елена Изотова, "Ветер" басмасы дизайнеры Анна Канцер, КФУ студенты Вадим Хрущев, активистлар Тимур Төхвәтуллин, Кирилл Алехин һәм Андрей Бояршинов фатирларында да узган.
Тентү киңкүләм чуалышларга чакыру эшен тикшерү нигезендә уза диелә. Равилова бу эштә шаһит статусында гына булса да, аның фатирыннан компьютерын, телефонын, банк картын һәм хәтта түштамгаларын да алганнар.
Төркия Кырым аннексиясен танымый, Украина суверенитетын һәм бербөтенлеген яклый. Русиянең Кырымны аннексияләвенә 8 ел тулу алдыннан Төркия тышкы эшләр министрлыгы шундый белдерү чыгарды.
"Русия Украинаныкы булган автоном Кырым республикасын 2014 елның 16 мартында канунсыз референдумнан соң аннексияләде. Халыкара кануннарны ачыктан-ачык бозу булган бу гамәлне Төркия һәм халыкара җәмәгатьчелек танымый", диелә анда.
Төркия тышкы эшләр министрлыгы Кырымдагы, аерым алганда кырымтатарлар белән бәйле, хәлләрне игътибар белән күзәтеп барачагын белдерә. Монда тулырак.
Җырчы Манижа сугышка каршы җыр чыгарды
Русия җырчысы Манижа сугышка ачыктан-ачык каршы чыгучы Soldier (“Солдат") җырын һәм клибын яздырган. Манижа 2021 елгы Евровидениедә Русияне вәкиллек иткән иде. 90нчы еллар башында аның гаиләсе Таҗикстандагы ватандашлар сугышыннан качып китәргә мәҗбүр булган.