Украинадагы сугыш "ачлык давылына" китерергә мөмкин диде БМО баш секретаре.
Антониу Гутерриш сүзләренчә, сугыш азык-төлек чылбырын өзә һәм ягулыкка, ашамлыкларга һәм транспортка бәяләрне арттыра. Гутерриш "ачлык давылына" һәм глобаль азык-төлек системын җимерүгә юл куелмасын өчен бөтен көчкә тырышырга чакыра.
Русия саклану министрлыгы беренче тапкыр һипертавышлы корал куллануы турында хәбәр итте. Бу - һипертавышлы ракетлар очыручы "Кинжал" ракет комплексы. Ул Ивано-Франковский өлкәсендә Украина гаскәрләренең ракетлар һәм авиация кораллары складын юк итү өчен кулланылган диелә.
19 март иртәсендә Казанның Агропромпаркында халык шикәргә чират торды. Шикәр комының бер килограммы - 60 сум. Кулга 10 кг гына бирәләр. Чират башында - Росгвардия кешеләре. Алар тәртип урнаштыру өчен тора кебек.
Монысы да шимбә иртәсе. Казанның Чехов базары. Укучыбыз иртәнге 7гә чиратны торып бетерә алмадым, шикәр инде бетте дип хәбәр итә.
Русия хакимияте якын көннәрдә, киләсе атна ахырыннан да соңга калмый, илдә YouTube-ны томаларга мөмкин. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Аның чыганагы әйтүенчә, томалау турында карар бүген үк кабул ителергә мөмкин. Монда тулырак.
Владимир Путин Мәскәүдә Лужники стадионында митинг-концертта чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Украинада "хәрби операция" башлауның төп сәбәбе - Украинаның Донбасстагы Русия тарафлы кешеләренә карата "геноциды". Путин шулай ук Тәүраттан бер җөмлә китерде, солдатларның каһарманлыгы турында сөйләде. Россия-24 каналында барган трансляция никтер өзелде, Путин чыгышы ахырга кадәр күрсәтелмәде.
Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер хәрби үлгән. Ул - Кушнаренко районында туган рядовой Николай Байдуков. Солдатны бүген, 18 мартта Кувыков авылында җирләгәннәр.
Бу хакта Кушнарен районы хакимияте хәбәр итә.
Татарстанның Балтач районы егете Илдар Галиевнең Украинага каршы сугышта һәлак булуын 17 мартта хәбәр иткән “Хезмәт" газеты бу хәбәрне укучылар күзеннән алып куйды, хәбәргә сылтама хәзер эшләми. Балтач район газеты редакциясендә бу хәбәрнең югалуын Илдар Галиевнең әнисе аны сәхифәдән алуны соравы белән аңлаттылар, аның һәлак булуын раслый да, кире кага да алмауларын белдерделәр. Шулай да "Хезмәт"нең "Одноклассники"дагы сәхифәсендә егетнең Украинага каршы сугышта һәлак булуы турында хәбәр сөртелмәде.
Львов шәһәренең үзәк мәйданында 109 буш коляска тезеп куйганнар. Русия Украинага бәреп кергәннән бирле сугышта шулкадәр бала һәлак булган диелә.