Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиядән чит ил ширкәтләренең китүе, икътисад һәм финанслар өлкәсенә кертелгән санкцияләр көнкүреш тауарлары бәяләре артуына да китерде. Суыткыч, телевизор, кер юу машиналары кебек техниканы ремонтлау да кыйбатка төшә, чөнки запас детальләр бәяләре дә арта, йә алар бөтенләй сатуда юк.
Азатлык Чаллы көнкүреш техникасы кибетләренең берсенә кер юу машинасы алырга килгән пенсионерның зарын тыңлады һәм ремонтчылар, сатучылар белән сөйләште .
"Миңа 72 яшь, менә өстәмә эшкә чыктым, даруханәдә идән юам, көненә 100 сум түлиләр. Хәерчегә җил каршы, диләр. Ике атна элек кер юу машинасы ватылды. Ремонтчыны чакырдык, моторы начар эшли, ди. Аны алыштыру өчен 10 мең сум кирәк. Яхшы чит ил кер юу машиналарының кибеттә 19 мең тирәсе торганын белеп кибеткә килдем, һәм бәяләрдән чак кына егылмадым. 30 меңнән арзанрак берни юк. Ә без карап куйганы бөтенләй илле меңнән дә кыйбатрак тора. Бездә андый акча юк. Әлегә кул белән юам", дип сөйләде Фәгыйлә әби.
Февраль ахырында – март башында айтишниклар “көтүләре белән” Русиядән китте, башлыча якын чит илгә. Берникадәр вакыттан кайтырлар дип уйлыйм, диде бизнесмен, җәмәгать эшлеклесе Наталья Касперская.
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң илдән китүчеләр артты. Азатлык шуларның берсе - Куштауны яклауда актив катнашкан, экологик проблемнарга битараф булмаган программист Рөстәм Салаватов белән сөйләшкән иде. Ул бу көннәрдә гаиләсе белән Төркиягә күченгән. Әлеге мәкаләне монда укырга мөмкин.
Медиа өлкәсендә яңа томалаулар һәм чикләүләр
- Роскомнадзор Euronews cайтын томалаган. Кайбер операторлар Euronews каналын да сүндерә башлаган. Моны Баш прокуратура таләп иткән. Сайтта Русия гаскәрләре турында ялган мәгълүмат таралган диелә.
- Русия матбугат чаралары Meta Platforms INC оешмасының һәм аңа караган Facebook һәм Instagram логотипларын күрсәтергә тиеш түгел дип кисәтте Роскомнадзор. Кичә мәхкәмә Meta ширкәтен Русиядә тыю карары чыгарган иде.
Русия тышкы эшләр министрлыгы Япония санкцияләренә җавап итеп, Токио белән солых сөйләшүләрен туңдыруын белдерде. Бу ике илнең формаль рәвештә үзара сугыш хәлендә булуны дәвам итәчәген аңлата. Мәскәү шулай ук Япония ватандашларына Курил утрауларына визасыз гына бару мөмкинлеге бирүче програмны туктатып торуын һәм бу утрауларда бергәләп хуҗалык эшләрен җайга салу сөйләшүләрен туктатуын белдерде. Монда тулырак.
Украинаның көнчыгышындагы Мариуполь — Русия бомбалауларыннан иң зур зыян күргән шәһәр. Биредә 300 меңләп кеше чолганышта калды. Алар утсыз, сусыз, газсыз, даими бомбаланучы шәһәрдә көн күрә. Русия хәрбиләре украиннарга шәһәргә азык-төлек кертү мөмкинлеге бирми. Мәскәүнең ультиматумына җавап буларак, Украина премьер-министры урынбасараф Ирина Верещук шәһәрнең "бирелүе турында сүз дә була алмый" диде. Мариуполь күренешләре Азатлык фотогалереясендә.
Украинаның Мариуполь шәһәрен саклаучы “Азов” полкы башлыгы Денис Прокопенко CNN телевидениесе белән әңгәмәдә Русия һөҗүмнәреннән шәһәрдә өч меңнән артык кешенең һәлак булуын белдергән.
“Тыныч халык арасында корбаннар саны көннән көн арта, әлегә ул өч меңнән артып китте. Әмма күпме кеше үлгәнен беркем дә төгәл әйтә алмый, чөнки исемнәре дә билгесез кешеләрне күмәк каберләрдә җирлиләр. Күп кенә җәсәдләр җирләнмичә урамнарда ята. Кайберәүләр хәрабәләр астында тереләй җирләнгән”, ди Прокопенко.
Аның әйтүенчә, Украина армиясе кешеләргә су һәм азык-төлек белән ярдәм итәргә тырыша, әмма ул җитәрлек түгел. Мариупольдәге биналарның 80 проценттан артыгы җимерелгән дип хәбәр ителә.
Чехия башкаласында Русия илчелеге урнашкан урамның исемен Украина хөрмәтенә үзгәртергә җыеналар. Бу тәкъдимне Прага мэры Зденек Гржиб хуплап чыкты. Илчелек урнашкан “Korunovační” (“Таҗ кию”) урамын “Ukrajinských hrdinů” (“Украина каһарманнары”) урамы дип үзгәртү мәсьәләсе карала.
Мәскәүнең Тверь районы мәхкәмәсе Facebook, Instagram һәм WhatsApp хуҗасы булган Meta ширкәтенең Русиядә эшчәнлеген тыю турында карар чыгарды. Хөкемдар бу карарның WhatsApp-ка кагылмавын белдерде. Русиядә Facebook 4 мартта, Instagram 14 мартта ук томаланган иде.