Татарстанда елына 10 Ту-214 очкычы җитештерергә ниятлиләр
Санкцияләр вазгыятендә, Татарстанда елына юлчылар ташучы 10 Ту-214 очкычы җитештерергә ниятлиләр. Хәзерге вакытта Ту-214не чикләнгән күләмдә "С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы" чыгара.
Бу хакта Русия вице-премьеры Юрий Борисов хәбәр итте, ул Казан авиация заводына килде.
"Бүген без этаплап, кимендә 10 Ту-214 очкычы җитештерүгә ничек чыгасыбыз турында фикер алышачакбыз", дигән Борисов.
Ту-214 очкычлары нигездә Русия компонентларыннан тора, җитештерү вакытында кулланылучы чит ил өлешләре аз күләмдә кулланыла, әмма аларны якын елда Русиянекенә алыштырырга өметләнәләр.
Русия табиблары: 80нән артык даруга, шул исәптән инсулинга һәм балаларның нурофен даруына кытлык бар
Бу "Врачи.рф" һөнәри берләшмәсенең сораштыруыннан күренә, анда 14 марттан 21 мартка кадәр чорда Русиянең өч меңнән артык табибы катнашкан. Тикшеренүнең нәтиҗәләрен "Ведомости" чыгарды.
Сәламәтлек саклау министрлыгы исә, санкцияләргә карамастан, Русиягә дарулар кайта дип ышандыра.
Сораштыру кысаларында табиблар авыруларының инсулин һәм шикәр чиреннән дарулар, калкансыман биз өчен препаратлар, ялкынсынуга каршы дарулар (аерым алганда балалар өчен нурофен), эпилепсиягә, көзән җыеруга, депрессиягә каршы дарулар, эчелә торган контрацептивлар һәм һормональ терапиягә алмаш препаратлар сатып алганда авырлыкларга юлыгуын белдергән.
Киев янында сугышта фотожурналист Максим Левин югалган дип яза "Укринформ". Соңгы тапкыр ул 13 мартта элемтәгә чыккан булган.
Дусты Маркиян Лисейко сүзләренчә, 13 мартта Левин үзенең машинасында чыгып киткән, аны Гута Межигорская авылы янында калдырган һәм Мощун авылына таба киткән.
Максим Левин хезмәткәрләре һәм дуслары ул яраланган булырга яки Русия әсирлегенә төшкән булырга мөмкин дип фаразлый.
Бу – Максим Левинның Киев өлкәсендәге Бородянка, Ирпень һәм Васильково шәһәрләрендә төшерелгән фотолары.
Башкортстанга Мисырдан 119 кеше кайта алмый. Туристик юллама сатып алып китүчеләрнең 89ы – Һургадада, 30 кеше Шарм-әл-Шәехта кала бирә. 9 мартта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "үзебезнекеләрне ташламыйбыз", ничек тә алып кайтырга тырышачакбыз дип белдергән иде.
Алексей Навальныйнга 9 ел кырыс тәртипле колония хөкеме чыгарылды.
Ул мошенниклык кылуда һәм мәхкәмәгә ихтирамсызлык күрсәтүдә гаепләнде.
Шулай ук аңа 1,2 млн сум штраф та салынды.
"Новая газета" баш мөхәррире Дмитрий Муратов Украина качаклары файдасына Нобель медален сатачак. Муратов ике тарафны да атышны туктатырга, әсирләр белән алмашырга, һәлак булучыларның җәсәдләрен кайтарырга, һуманитар коридорлар ачарга һәм качакларга ярдәм итәргә чакыра.
2014 елда премиянең физиология өлкәсендә лауреаты Джеймс Уотсон Нобель премиясен 4,8 миллион долларга саткан иде.
Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиядән чит ил ширкәтләренең китүе, икътисад һәм финанслар өлкәсенә кертелгән санкцияләр көнкүреш тауарлары бәяләре артуына да китерде. Суыткыч, телевизор, кер юу машиналары кебек техниканы ремонтлау да кыйбатка төшә, чөнки запас детальләр бәяләре дә арта, йә алар бөтенләй сатуда юк.
Азатлык Чаллы көнкүреш техникасы кибетләренең берсенә кер юу машинасы алырга килгән пенсионерның зарын тыңлады һәм ремонтчылар, сатучылар белән сөйләште .
"Миңа 72 яшь, менә өстәмә эшкә чыктым, даруханәдә идән юам, көненә 100 сум түлиләр. Хәерчегә җил каршы, диләр. Ике атна элек кер юу машинасы ватылды. Ремонтчыны чакырдык, моторы начар эшли, ди. Аны алыштыру өчен 10 мең сум кирәк. Яхшы чит ил кер юу машиналарының кибеттә 19 мең тирәсе торганын белеп кибеткә килдем, һәм бәяләрдән чак кына егылмадым. 30 меңнән арзанрак берни юк. Ә без карап куйганы бөтенләй илле меңнән дә кыйбатрак тора. Бездә андый акча юк. Әлегә кул белән юам", дип сөйләде Фәгыйлә әби.
Февраль ахырында – март башында айтишниклар “көтүләре белән” Русиядән китте, башлыча якын чит илгә. Берникадәр вакыттан кайтырлар дип уйлыйм, диде бизнесмен, җәмәгать эшлеклесе Наталья Касперская.
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң илдән китүчеләр артты. Азатлык шуларның берсе - Куштауны яклауда актив катнашкан, экологик проблемнарга битараф булмаган программист Рөстәм Салаватов белән сөйләшкән иде. Ул бу көннәрдә гаиләсе белән Төркиягә күченгән. Әлеге мәкаләне монда укырга мөмкин.