Австралия һәм Япония Русиягә каршы яңа санкцияләрне игълан итте
Австралия санкцияләр исемлегенә 22 "Русия пропагандисты һәм дезинформация таратучы"ны керткән, алар арасында RT баш мөхәррире Маргарита Симоньян һәм алып баручы Ольга Скабеева бар. Санкцияләргә Александр Лукашенко, аның олы улы Виктор һәм хатыны Галина да кертелгән.
Япония элек кертелгән чикләү чараларын тагын 81 оешма һәм 25 физик затка киңәйткән. Кешеләр арасында исемлектә Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков, "Роснефть" башлыгы Игорь Сечин, "Ростех" башлыгы Сергей Чемезов туганнары бар.
Белгеч: Татарстан икътисады авыр хәлдә булачак
Сугыш аркасында кертелгән санкцияләр сәбәпле барлык нефть оешмалары зур зыян күрәчәк, дип белдерде Мәскәүдәге Социаль сәясәт институтының төбәк тикшеренүләре җитәкчесе Наталья Зубаревич Idel.Реалии әңгәмәсендә.
Аның сүзләренчә, Татарстан икътисады "турбулентлык" хәлендә булачак. КАМАЗ исә, гомумән, эшләми торачак, дип саный ул. "КАМАЗ эшчәнлеге тукталачак, мин аларның Daimler ширкәтеннән кирәкле җиһазларны кайдан табачакларын белмим", дип сөйләде ул.
Ризык җитештерүчеләр Facebook һәм Instagram логоларын элеккечә куллану рөхсәтен сорый
400 җитештерүчене берләштергән "Руспродсоюз" берләшмәсе Баш прокуратурага хат юллап, продуктлар тышлыгында Facebook һәм Instagram логолары һәм сылтамаларын элеккечә куллана алалармы дип сораган.
Азык-төлек тышлыкларында урнаштырылган Facebook һәм Instagram логолары һәм сылтамаларын алыштыру очрагында җитештерү туктаячак, тауарлар кибетләргә вакытында килмәячәк. Моннан тыш импорт тышлыгын сатып алу белән дә кыенлыклар бар, ди җитештерүчеләр.
Сугышның 30нчы көне. Төп хәбәрләр:
- НАТО ашыгыч очрашуда Русия Украина белән сөйләшүләр вакытында кичекмәстән тынычлык игълан итәргә тиеш дип белдерде. Альянс Украинага алга таба да ярдәм итәргә вәгъдә итте.
- Украина президенты Зеленский "Русия фашизмын туктатыгыз" дип видео чыгарды. Анда ул Икенче дөнья сугышы һәм Русиянең Украинага һөҗүме арасында охшашлыклар күрсәтте.
- Төнлә Украинаның җиңе өлкәсендә һава һөҗүме кисәтүе яңгырады. Днепрда хәрби объектка ракет һөҗүме ясалды – Украина хәрбиләре.
- Кичә Украинада 7 һуманитар коридор эшләде, аларны 3343 кеше кулланып эвакуацияләнде – Украина вице-премьеры Ирина Верещук.
- Лондонда Оксимиронның сугышка каршы чираттагы концерты узды. 20 мең доллар җыелды, акчалар Украина качакларына ярдәмгә юлланачак дип игълан ителде.
Джо Байден Русияне G20-тан чыгарырга чакырды. АКШ президенты G20 илләренең барысы да аның тәкъдиме белән килешмәвен әйтте. Ул шулай ук киләсе очрашуга Украинаны чакырырга тәкъдим итте.
"Эхо Москвы" радиосының элекке баш мөхәррире Алексей Венедиктов хәбәр иткәнчә, аның ишеге каршына парик кигән дуңгыз башын ташлаганнар, ә ишеккә "judensau" (яһүд дуңгызы) дип язылган Украина гербын ябыштырганнар. "Алар мине һәм минем гаиләмне куркытырга җыенамы? Мине, Дудаев сугышчылары атып үтерергә алып барган кешене?" - дип яза Венедиктов үзенең Телеграм каналында.
БМО Генераль ассамблеясе кабат Русиянең Украинага бәреп керүенә каршы резолюция өчен тавыш бирде. Резолюцияне 140 ил яклап тавыш бирде, узган юлы кебек үк, Русия, Беларус, Корея халык демократик республикасы, Сүрия һәм Эритрея каршы чыкты. 38 дәүләт, шул исәптән Кытай, тыелып калды. Баш ассамблея Русиядән кичекмәстән сугышны туктатуны таләп итә. Шулай ук Русия гамәлләре Европада халыкара җәмгыять дистәләгән еллар буе күрмәгән һуманитар һәлакәткә китерде, дип бәяли.
Баш ассамблея резолюцияләре, БМО иминлек шурасы резолюцияләреннән аермалы буларак, үтәлеше мәҗбүри түгел. Куркынычсызлык шурасында исә Русия вето хокукына ия һәм шураның уңайсыз резолюцияләрен томалый.
Краснодар ОМОНыннан 12 Росгвардия хезмәткәре Украинага барудан баш тарткан.
"25 февральдә Росгвардиянең Краснодар краендагы "Пластун" оператив ротасы взводы командиры, полиция капитаны Фәрит Читав һәм аның ротасының 11 хезмәткәре отряд командирының Русия чиген узу һәм алга таба Украинага бару турында боерыгын үтәүдән баш тарткан. [...] Росгвардия бу хезмәткәрләрне Краснодарга кайтарып, аларга карата хезмәт тикшерүе үткәргәннәр эш урыннарыннан куганнар", дип яза хокук яклаучы Павел Чиков үзенең Телеграм-каналында.
Чиков хезмәткәрләрне эштән алуны канунсыз дип санауларын һәм хезмәт урынына кайтаруны таләп итеп мәхкәмәгә шикаять бирүләрен хәбәр итә.