Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

10:00 25.3.2022

Сугыш башыннан бирле Украинада кимендә 135 бала һәлак булган. Бу санны Украина баш прокуратурасы китерә.

09:29 25.3.2022

Халыкара сәүдә оешмасы: сугыш дөньяның иң фәкыйрь илләрендә ачлык түнтәрелешләренә китерә ала

"Безгә ныклап борчылырга кирәк дип саныйм. [Украинадагы сугыш һәм аннан соң кабул ителгән санкцияләр] 2022 һәм 2023 елларда азык-төлек бәясенә зур йогынты ясый ала. Ризык һәм энергия – бөтен дөньяда фәкыйрь кешеләрнең иң күп чыгымын алган нәрсәләр", диде Халыкара сәүдә оешмасы мөдире Нгози Оконджо-Ивеала.

Аның сүзләренчә, 35 Африка иленең Кара диңгездән китертелгән азык-төлеккә ихтыяҗы бар. Русия белән Украинага дөньядагы 24% бодай җитештерүе туры килә, ди ул.

08:30 25.3.2022

Австралия һәм Япония Русиягә каршы яңа санкцияләрне игълан итте

Австралия санкцияләр исемлегенә 22 "Русия пропагандисты һәм дезинформация таратучы"ны керткән, алар арасында RT баш мөхәррире Маргарита Симоньян һәм алып баручы Ольга Скабеева бар. Санкцияләргә Александр Лукашенко, аның олы улы Виктор һәм хатыны Галина да кертелгән.

Япония элек кертелгән чикләү чараларын тагын 81 оешма һәм 25 физик затка киңәйткән. Кешеләр арасында исемлектә Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков, "Роснефть" башлыгы Игорь Сечин, "Ростех" башлыгы Сергей Чемезов туганнары бар.

08:10 25.3.2022

Белгеч: Татарстан икътисады авыр хәлдә булачак

Сугыш аркасында кертелгән санкцияләр сәбәпле барлык нефть оешмалары зур зыян күрәчәк, дип белдерде Мәскәүдәге Социаль сәясәт институтының төбәк тикшеренүләре җитәкчесе Наталья Зубаревич Idel.Реалии әңгәмәсендә.

Аның сүзләренчә, Татарстан икътисады "турбулентлык" хәлендә булачак. КАМАЗ исә, гомумән, эшләми торачак, дип саный ул. "КАМАЗ эшчәнлеге тукталачак, мин аларның Daimler ширкәтеннән кирәкле җиһазларны кайдан табачакларын белмим", дип сөйләде ул.

08:00 25.3.2022

Ризык җитештерүчеләр Facebook һәм Instagram логоларын элеккечә куллану рөхсәтен сорый

400 җитештерүчене берләштергән "Руспродсоюз" берләшмәсе Баш прокуратурага хат юллап, продуктлар тышлыгында Facebook һәм Instagram логолары һәм сылтамаларын элеккечә куллана алалармы дип сораган.

Азык-төлек тышлыкларында урнаштырылган Facebook һәм Instagram логолары һәм сылтамаларын алыштыру очрагында җитештерү туктаячак, тауарлар кибетләргә вакытында килмәячәк. Моннан тыш импорт тышлыгын сатып алу белән дә кыенлыклар бар, ди җитештерүчеләр.

07:30 25.3.2022

Сугышның 30нчы көне. Төп хәбәрләр:

  • НАТО ашыгыч очрашуда Русия Украина белән сөйләшүләр вакытында кичекмәстән тынычлык игълан итәргә тиеш дип белдерде. Альянс Украинага алга таба да ярдәм итәргә вәгъдә итте.
  • Украина президенты Зеленский "Русия фашизмын туктатыгыз" дип видео чыгарды. Анда ул Икенче дөнья сугышы һәм Русиянең Украинага һөҗүме арасында охшашлыклар күрсәтте.
  • Төнлә Украинаның җиңе өлкәсендә һава һөҗүме кисәтүе яңгырады. Днепрда хәрби объектка ракет һөҗүме ясалды – Украина хәрбиләре.
  • Кичә Украинада 7 һуманитар коридор эшләде, аларны 3343 кеше кулланып эвакуацияләнде – Украина вице-премьеры Ирина Верещук.
  • Лондонда Оксимиронның сугышка каршы чираттагы концерты узды. 20 мең доллар җыелды, акчалар Украина качакларына ярдәмгә юлланачак дип игълан ителде.
22:41 24.3.2022

Джо Байден Русияне G20-тан чыгарырга чакырды. АКШ президенты G20 илләренең барысы да аның тәкъдиме белән килешмәвен әйтте. Ул шулай ук киләсе очрашуга Украинаны чакырырга тәкъдим итте.

22:40 24.3.2022

"Эхо Москвы" радиосының элекке баш мөхәррире Алексей Венедиктов хәбәр иткәнчә, аның ишеге каршына парик кигән дуңгыз башын ташлаганнар, ә ишеккә "judensau" (яһүд дуңгызы) дип язылган Украина гербын ябыштырганнар. "Алар мине һәм минем гаиләмне куркытырга җыенамы? Мине, Дудаев сугышчылары атып үтерергә алып барган кешене?" - дип яза Венедиктов үзенең Телеграм каналында.

дәвам

XS
SM
MD
LG