1 канал эфирында сугышка каршы плакат күтәреп чыккан Марина Овсянниковага тагын бер административ эш ачылган. Русия Кораллы көчләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә аңа 50 мең сумга кадәр штраф яный.
Моңа кадәр журналистка митингларда катнашуга чакыру өчен 30 мең сум штраф салынган иде.
АКШ һәм Европа берлеге сыекландырылган газ сатып алу турында килешү имзалаган. Бу Европа илләренең Русиядән бәйлелеген киметергә тиеш диелә.
Килешүдә каралганча, Европага ел ахырына кадәр кимендә 15 млрд куб метр сыекландырылган табигый газ җибәреләчәк.
Халыкара энергетика агентлыгы мәгълүматларыннан күренгәчнә, Европа берлеге Русиядән 2021 елда 155 млрд кубм метр газ алган, бу булган ихтыяҗның 40%-ын каплаган. Русия Украинага басып кергәннән соң Европа берлеге ел ахырына кадәр Русия газын куллануны киметү максаты куйды. Әлеге макстка ирешер өчен Европа башка чыганаклардан 100 млрд куб метр газ табарга тиеш.
Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын ике егетнең үлеме расланды
Яшел Үзәннән 26 яшьлек өлкән лейтенант Гафур Шакирҗанов 13 мартта һәлак булган, бүген җирләнгән. Танк батальоны взводы командиры булган. Хатыны һәм кызы калган. Бу хакта Яшел Үзән хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тумышы белән Чаллыдан 34 яшьлек Руслан Галләмов 11 мартта үлгән. Сугышка кадәр контракт нигезендә Казанда хезмәт иткән булган. Аны 26 мартта Казанда "Курган" зиратында җирләячәкләр. Галләмовның ике баласы калган. Бу хакта "Челнинские ивзестия" газеты язды.
Азатлык Украинадагы сугышта үлгән Татарстан һәм Башкортстан кешеләренең исемлеген туплап бара.
Татарстанда бер атнада шикәр – 23 процентка, помидор – 15 процентка кыйммәтләнгән
Татарстанстат 11 марттан 18 мартка кадәр булган чорда бәя үсешен күзәтте:
- шикәр комы – 23,3%,
- помидор – 15%,
- суган – 11,8%,
- банан – 9,2%,
- дөге – 8,3%,
- карабодай – 7,6%,
- кишер – 7,5%,
- аш тозы – 6,5%,
- чөгендер – 6,2%,
- алма – 6%.
Кыяр гына арзанайган. Бер атна эчендә кыярның бер килограммына бәя 5,7 процентка төшкән.
Apple Pay "Мир" карталарын кулланылышын туктата
Бу хакта Apple ширкәте хәбәр итә. Яңа "Мир" карталары системга йөкләнмәячәк. Моңарчы Apple Pay-га йөкләнелгән карталар да якын көннәрдә эшләми башлаячак.
Reuters: Русиянең Украинада 60%ка кадәр ракет җибәрүе – уңышсыз
Моның хакта басма АКШ президенты администрациясендәге чыганакларга сылтанып яза. Вашингтон исәпләвенә күрә, көн саен уңышсыз ракет җибәрү проценты төрлечә, уртача ул 20-60% аралыгында. Reuters чыганаклары мондый югары күрсәткечнең нәрсәгә бәйле булуын аңлатмаган.
Агентлык сорашкан хәрби белгечләр сөйләгәнчә, 20% һәм аннан зуррак сандагы уңышсыз ракет җибәрүләре югары дип санала.
Reuters язуынча, әлеге мәгълүмат Русиянең бер айда үзе игълан иткән максатларга нигә ирешә алмавын аңлата. Шул исәптән, Русия Украинаның һава һөҗүменә каршы системны тулысынча юк итә алмады.
Сугыш башыннан бирле Украинада кимендә 135 бала һәлак булган. Бу санны Украина баш прокуратурасы китерә.
Халыкара сәүдә оешмасы: сугыш дөньяның иң фәкыйрь илләрендә ачлык түнтәрелешләренә китерә ала
"Безгә ныклап борчылырга кирәк дип саныйм. [Украинадагы сугыш һәм аннан соң кабул ителгән санкцияләр] 2022 һәм 2023 елларда азык-төлек бәясенә зур йогынты ясый ала. Ризык һәм энергия – бөтен дөньяда фәкыйрь кешеләрнең иң күп чыгымын алган нәрсәләр", диде Халыкара сәүдә оешмасы мөдире Нгози Оконджо-Ивеала.
Аның сүзләренчә, 35 Африка иленең Кара диңгездән китертелгән азык-төлеккә ихтыяҗы бар. Русия белән Украинага дөньядагы 24% бодай җитештерүе туры килә, ди ул.