Башкортстанның Бөрҗән районыннан тагын ике кеше Украинадагы сугышта һәлак булган.
34 яшьлек Инсур Киньякәев Яуымбай авылыннан, ә 26 яшьлек Ильяс Шамиголов - Иске Сөбханголдан.
Бөрҗән районы хакимияте хәбәр итүенчә, мәрхүмнәр белән хушлашу мәрәсиме 27 мартта Яуымбай авылы һәм Иске Сөбханголдагы район мәдәният йортларында оештырылачак.
Бөрҗән районыннан Украинада инде өч кешенең һәлак булуы танылды. Башкортстаннан 21 кешенең үлеме рәсми белдерелде.
Киевта комендант сәгате кырыслатылды.
Ул шимбә 20:00 сәгатьтән дүшәмбе 7:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Шәһәр урамнарында махсус белешмәсе булган транспорт кына йөри алачак.
Кешеләргә өйләреннән сирена тавышына ышыклану урыннарына бару өчен генә чыгарга ярый. Җәмәгать транспорты, кибетләр, даруханәләр һәм ягулык станцияләре эшләмәячәк.
Әхмәт Мазһаров: "Көзгә-кышка таба бу чикләүләр безне 100 процент җимерә башлый"
Татарстан фәннәр академиясенең элекке президенты, нефтехимия белгече Әхмәт Мазһаров Путинның Украинага каршы башлаган сугышы Татарстан икътисадына нинди зыян китерәчәген сөйләде.
Интервьюдан бер өзек:
— Бу сугышның, гомумән алганда, Татарстанга зыяны ни дәрәҗәдә булыр дип уйлыйсыз?
— Бик зур булыр. Чикләүләрнең зыяны тиз генә булмый аның. Ул өч-дүрт айдан килеп терәлә. Хәзергә элек алып куйганнар белән, инерция белән эшлибез. Аның зыянын әле беркем дә санап чыгара алмас. Әле ул чикләүләрне дә көн саен арттырып торалар бит. Бир авыр булачак. Ярый әле, башка төбәкләр авыл хуҗалыгын бетергәндә Татарстан авыл хуҗалыгын саклап калды. Шушы авыр чорда бу безгә тагын бер терәк булыр дип уйлыйм. Шулай да табыш 20-30 процентка кимер. Төп проблем — хәзер бәяләрнең котырып үсүе. Ә хезмәт хакы үсми, шул килеш кала. Җәен ничек тә түзәрбез. Ә менә көзгә-кышка таба бу чикләүләр безне 100 процент җимерә башлый.
— Сез — төрле чорларны, төрле үзгәрешләрне күп күргән кеше. Русия тарихындагы бу өр яңа чор күпме дәвам итәр дип уйлыйсыз?
— Елларча булыр. Бик тирәнгә кереп китте бит. Бөтен дөньяны үзебезгә каршы оештырдык. Бөтенесе, аңлап алып, бөтен яктан безгә каршы басты. Ике-өч ил генә булса, бер хәл. 90 процент илләр бар яктан безгә каршы чыкты. Мондый әшәке хәлләрне берсе дә тиз генә онытмаячак, озакка барыр. Сөйләшергә дә куркыныч хәлләр. Мин хәзер телевизор да карый алмыйм, йөрәгем авырта башлый. Украинада минем бергә укыган, бергә эшләгән күпме дуслар бар иде, күпме матур шәһәрләр бар иде анда — барысы да җимерелде.
26 март иртәсенә кыскача хәбәрләр:
- АКШ Русия кораллы көчләренә хезмәт күрсәтүче Русия ширкәтләренә санкцияләр кертергә җыена (The Wall Street Journal).
- Канцлер Олаф Шольц Германия Русия газыннан фаразлаганга караганда иртәрәк тә баш тарта ала диде. Европа берлеге илләре Русия газыннан бәйсезлек алылрга җыенган икән, хәзер алар кире уйламаячак, диде Шольц.
- Русия башлаган сугышта Украинада кимендә 1081 гади кеше һәлак булган дип хәбәр итә БМОның кеше хокуклары офисы.
- Украинада сугыш башланганнан бирле анда 136 бала үлгән, 199ы яраланган. Бу хакта Украинаның ювеналь прокурорлары белдерде.
25 март киченә төп хәбәрләр:
- Украина Русиянең Винницага ракет һөҗүме ясавын белдерде. Анда Украина һава көчләре идарәсе булган диелә.
- Spotify Русиядән китүен белдерде.
- Русия саклану министрлыгы "Украинадагы хәрби операциянең беренче этапы тәмамлануы"н белдерде. Яңа максат булып министрлык "Донбассны азат итү"не атады.
- Украина хакимияте Русия хәрбиләре 14 шәһәр мэрын кулга алган дип белдерә.
- 16 март көнне Мариупольдәге театрга авиаһөҗүм нәтиҗәсендә 300ләп кеше һәлак булган, дип хәбәр итте шәһәр шурасы.
"Победа" авиаширкәте очкычлар паркын 40%ка кыскартачак
Моның хакта ширкәт башлыгы Андрей Юриков хатына сылтанып РБК хәбәр итте. Юриков үз хатында аңлатканча, очкычлар санын киметү "киләчәктә паркны запаслы җиһазлар белән тәэмин итү" һәм очышлар иминлеген тәэмин итү өчен ясала. Калган 16 очкыч 2022 елның азагына кадәр очмаячак диелә.
Әлеге карар "кырыс, ләкин уйланылган", дип саный оешма башлыгы. Ул бизнес ягыннан "Победа" 2019 ел башына кайтуын әйтте, ул чакта ширкәтнең 25 очкычы булган.
Русия Украинадагы сугышта 1351 хәрбиенең үлемен таныды
25 мартта Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта югалтуларын сөйләде. Министрлык хәбәр итүенчә, 1351 хәрби һәлак булган, 3825 хәрби яраланган.
Моңа кадәр югалтулар турында саннар бер генә тапкыр, 2 мартта әйтелгән иде. Ул вакытта 498 хәрби үлеме танылды.
Украина баш штабы Русия югалтулары 16 меңнән артык дип белдерә. Моңа алар һәлак булучыларны да, яраланучыларны да кертә. NYT басмасы язуынча, АКШ Русиянең 7 мең хәрбие үлгән дип саный.
Русия саклану министрлыгы шулай Украина югалтуларын да китерде. Министрлык мәгълүматынча, Украина кораллы көчләренең 14 мең хәрбие һәлак булган, 16 меңләбе яраланган.
Сугыш барганда югалтулар турында ике тарафның белдерүләрен дә тикшерү мөмкин түгел.
IT-белгечләргә Русиядән чыгуга тыю кертелми дип белдерә рәсмиләр.
Соңгы арада айтишниклар Русия чигеннән чыкканда ФСБ хезмәткәрләренең алардан сорау алулары турында сөйли. Шулай ук IT-белгечләргә илдән китүне тыючы канун да әзерләнә икән дигән сүзләр дә таралган иде.