28 мартта Владимир Познерның авторлык тапшыруы Беренче канал эфирына янә чыкмаган. Аны соңгы мәртәбә биш атна элек, 21 февральдә, ягъни Украинадагы сугыш башланганчы өч көн алдан күрсәткәннәр иде. Моңа "Агентство басмасы игътибар иткән. "Агентство" Познерга фикерен сорап мөрәҗәгать иткән, Познер сорауны укыган, әмма җавап бирмәгән. Аның ярдәмчесе тапшыруның кайчан чыгасын белмим дигән. Беренче каналның рәсми вәкиле Лариса Крымова да басманың соравына җавап бирмәгән. Монда тулырак.
Казанда украин милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе, "Украина халык республикасының" Үзәк Радасы рәисе Михаил Грушевский хөрмәтенә куелган таштактаны сүтеп алганнар
Михаил Грушевский (1866-1934) Казанда 107 ел элек, 1915 елда яшәгән. Аның сурәте төшерелгән мемориаль такта 2006 елда — сәясәтченең тууына 140 ел тулу уңаеннан һәм Украина белән Татарстан арасында "җылы мөнәсәбәтләр" билгесе итеп куелган иде. Хәзер Казан хакимиятләре тактаны сүтеп алу карарын аңлатмый, дип хәбәр итә "Ъ-Казан".
Украинадагы сугышның беренче көннәрендә әлеге истәлек билгесенә чәчәкләр салынган иде.
Истанбулда Русия-Украина сөйләшүләренең яңа раунды башланды. Мәскәү сөйләшүләрдә Украина денацификациясен инде таләп итми. Килешү өлгесендә демилитаризация һәм урыс теле статусы мәсьәләләре дә юк. Украина нейтраль статуска ризалашса, Русия аның Европа берлегенә кушылуы белән килешергә әзер. Бу хакта, сөйләшүләр барышы белән таныш булган дүрт чыганагына сылтама белән, Financial Times яза.
Русиянең дигитал үсеш, элемтә һәм киңкүләм бәйләнешләр министрлыгы мобил элемтә операторларына "трафикны чиксез куллануга юл куймаска" һәм "кулланылган трафик күләмнәрен балансларга" киңәш итеп хат җибәргән. Министрлык сүзләренчә, лимитсыз тарифлардан баш тарту "Русиядә челтәрләрнең һәм инфраструктураның тиешенчә эшләве", шулай ук "хәзерге санкцияләр басымы һәм чит ил җиһазларын алу мөмкинлеген киметү шартларында челтәргә килгән авырлык тигез булсын" өчен кирәк.
Украина хәрбиләре Киев янындагы Бровар районында Лукьяновка авылын азат итүләрен белдерде. Авылның бер түрәсе, 24 мартта булган әлеге бәрелештә үзе дә катнашкан Дмитрий Линко әйтүенчә, Русиянең дистәләрчә хәрбие үтерелгән, берничә хәрби техникасы юк ителгән, кимендә өч танкы кулга төшерелгән. Азатлык радиосының украин редакциясе фотографы әлеге авылда булып кайтты. Лукьяновкадан безнең фотогалереяны карагыз.
Русиянең Украинага каршы сугышы барышында 144 бала һәлак булган, 220дән артык бала яраланган. Украина баш прокуратурасының матбугат хезмәте шундый мәгълүмат бирә.
“Русия федерациясенең кораллы агрессиясе нәтиҗәсендә 2022 елның 29 март иртәсенә 144 бала һәлак булды, 220дән артыгы яраланды. Күпчелек балалар Киев – 68, Харьков – 49, Донецки – 49, Чернигов – 38, Николаев – 30, Луһански – 28, Херсон – 25, Запорожски – 22, Житомир – 15, Сумы – 15 өлкәләрендә һәм Киев (15) шәһәрендә һәлак булды һәм яраланды. Мариуполь шәһәрендә һәлак булган һәм яраланган балалар турында да мәгълүмат туплана”, диелә прокуратураның Telegram-каналында.
Киев табибы: "Ике генә юлыбыз бар: йә без җиңәбез, йә Путин җиңелә"
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Украинадагы барлык хастаханәләр сугыш чоры тәртибе белән эшләргә кереште. Биредә ярдәмгә мохтаҗларны инде атналарча көне-төне, бертуктаусыз кабул итәләр. Кайбер хезмәткәрләр хастаханәдә балалары белән бергә яши. Аларга ярдәмгә волонтерлар да кушылган.
Ирпень мэры шәһәрне азат итү турында хәбәр итте
Берүк вакытта Александр Меркушкин халыкны өйләренә кайтырга ашыкмаска чакырды. Чистарту һәм минилардан арындыру эшләре бара диде ул.
Киев янындагы Ирпень Русия һөҗүмен кичергән тәүге шәһәрләрнең берсе булды. Сугыш нәтиҗәсендә шәһәрдәге күп кенә торак йортлар тулысынча җимерелде, дистәләрчә сивил кеше һәлак булды.
Ирпень шәһәрендә яшәгән Сергей Перебейнис Русиянең Украинага каршы сугышында бар гаиләсен югалткан. Аның хатыны һәм ике баласы шәһәрдән качканда Русия артиллериясе утына эләккән.