Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

08:46 30.3.2022

Reuters: Ямал-Европа юнәлешендә газ бирү туктады

Германия-Польша чигендә Мальнов компрессор станциясендә Ямал-Европа юнәлешендә газ бирү туктады. Reuters хәбәр иткәнчә, Мәскәү вакыты белән 14:00да Мальнов аша Германиядән Польшага газ агымнары сәгатенә 1 451 155 кВт тәшкил итте, шуннан соң нольга төште.

Русия "дус булмаган илләрне" газ белән тәэмин иткән өчен рубльләрдә хисап алырга җыена. Көнбатыш илләр моны килешүне бозу дип атады һәм рубльләрдә түләүдән баш тарта.

08:39 30.3.2022

30 март иртәсе, сугышның 35 көненә төп хәбәрләр:

  • Төнлә Украина белән чиккә якын урнашкан Белгород складларында шартлаулар булган. Төбәк җитәкчелеге моны янгын белән аңлаткан. Складларда корал саклана.
  • Росавиация чираттагы тапкыр Русия көньягында урнашкан һава аланнарына очышларны тыйды. Дистәгә якын һава аланына 7 апрельгә кадәр очу мөмкин булмаячак.
  • Британиядә хәйрия концертында Украина өчен 12,2 млн фунт ($ 16 млн) акчалата ярдәм җыйганнар. Концертта Эл Ширан, Камила Кабелло, Нил Роджерс, Эмели Санде кебек танылган британ йолдызлары чыгыш ясады.
  • АКШ Дәүләт сәркатибе урынбасары Венди Шерман Украинадагы сугыш дөньяда азык-төлек кризисына китерә ала дип белдерде. БМО исәбенә күрә, кризистан дөнья буйлап 13 миллионлап кеше зыян күрергә мөмкин.
  • Reuters Ямал-Европа юнәлешендә газ бирү тукталганын хәбәр итте. Башка маршрутлар буенча газны бирү гадәттәгечә бара.
19:53 29.3.2022

Истанбулдагы сөйләшүләр төгәлләнгәннән соң Русиянең саклану министрлыгы Киев юнәлешендә "активлыкны киметү" турында хәбәр итте

Шул ук вакытта күзәтүчеләр активлыкны киметү турындагы белдерүнең Украина ягы Киев янындагы һөҗүмнәргә уңышлы каршы тора алуы турында белдергәннән соң, икенче көнгә ясалганына игътибар итә.

Русия хакимияте тарафлы чыганаклар моны төркемнәрнең һәм хәрбиләрнең алышынуы белән аңлатты.

Элегрәк Русиянең саклану министры Сергей Шойгу, Русия гаскәре Украинага бәреп керүнең беренче максатларына ирешелде дип саный һәм Украина гаскәрен Донбасстан кысып чыгаруга йөз тотачак, дип белдергән иде.

Тулырак монда.

19:30 29.3.2022
Украина делегациясе, уңда Михаил Подоляк
Украина делегациясе, уңда Михаил Подоляк

Украина делегациясе вәкиле, президент офисы киңәшчесе Михаил Подоляк бүген Истанбул сөйләшүләрендә ирешелгән килешүләргә бераз ачыклык кертте.

  • Украинаның иминлеге махсус килешү нигезендә тәэмин ителәчәк, анда НАТО низамнамәсендәге күмәк иминлек турында 5нче маддәне хәтерләткән маддә булачак. Гарант-илләр исемлеге әлегә төгәл түгел.
  • Халыкара иминлек гарантияләре басып алынган Донецки һәм Луһански төбәкләренә, шулай ук Кырым ярымутравына кагылмый. Украина ягы моны вакытлыча шарт дип атый, әмма вакытын китерми.
  • Кырым һәм Акъяр мәсьәләсендә Русия һәм Украинага ике яклы сөйләшүләр алып баруга 15 ел вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә әлеге мәсьәләне чишүдә кораллы көчләр куллану тыелган булачак диелә.
17:39 29.3.2022

Украина сугышында һәлак булган Русия хәрбиләре турында мәгълүматны ачуны таләп иткән петицияне 100 меңләп кеше имзалаган

25 мартта Русия саклану министрлыгы бер ай барган сугышта 1351 хәрбинең һәлак булганын таныды. Бер атна элек The New York Times басмасы Америка күзләвенең "консерватив бәяләве"нә таянып 7 меңләп Русия хәрбиенең һәлак булганын хәбәр иткән иде. Украина саклану министрлыгы исә Русия ягында югалтулар 17 меңләп дип белдерә. Моңа һәлак булучылар да, яраланучылар да керә. Бу саннар бәйсез чыганаклардан расланмаган.

Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.

16:34 29.3.2022

Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер корбан - Бөрҗән районы Габделмәмбәт авылы егете Илшат Галин һәлак булган. Бу хәбәрне район башлыгы Газиз Манапов раслады. Бүген буласы җеназа 30 мартка күчерелгән.

15:39 29.3.2022

Путинның Украинага каршы сугышында чираттагы корбан - Башкортстанның Туймазы районы Серафимовка авылы егете Данис Рыбаков һәлак булган. Аңа 23 яшь булган. Өйләнмәгән, өйдә әнисе көткән.

Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.

15:08 29.3.2022

Уфадагы билгеле этносәясәтче Илдар Габдрәфыйковны Этнологик тикшеренүләр институты хезмәткәре вазифасыннан алганнар.

Илдар Габдрәфыйковны
Илдар Габдрәфыйковны

— Сәбәпләренә килгәндә, ул минем милли сәясәт һәм милләтара мөнәсәбәтләр эксперты булуыма бәйле. Бу вазифада мин мәгълүмат чараларына Русиядәге халык санын алуга кысылу кирәкмәве, халык үзе хәл итәргә тиешлеге турында комментарлар биргән идем... Инде килеп хәзер мине "Бандера Украинасын яклаучы" итеп күрсәтмәкчеләр, дип сөйләде ул Азатлыкка.

Галим белән әңгәмәне безнең көзге сайтта укыгыз.

дәвам

XS
SM
MD
LG