Литва Русия газыннан баш тарту турында белдерде.
"Газпром"нан газ алган Европа берлеге илләре арасында без беренчеләрдән булып Русия газыннан бәйсез булуга ирештек, һәм бу эзлекле энергетика сәясәте һәм вакытында кабул ителгән инфраструктур карарлар нәтиҗәсе", диде Литва энергетика министры Дайнюс Крейвис.
CIT: Белгородта шартлаган ракет Русиядән килгән
Conflict Intelligence Team (CIT) төркеме раславынча, алар ракетның килеп төшкән урынын билгели алган һәм снарядның көнчыгыштан яки төньяк-көнчыгыштан, ягъни Русия җирлегеннән килүен ачыклый алган.
Моннан тыш, CIT моны канатлы ракет дип саный, ә андый ракетларны украин гаскәре кулланмый.
Тикшерүне уздыручылар Русия ягыннан ракет җибәрү алдан уйланылган провокация дип уйламый. Ракет ялгыш килеп эләккәндер дип фаразлыйлар.
"Яндекс" баш мөдире Елена Бунина вазифасыннан китә. Ул моны Украинадагы сугышка каршы булуы белән аңлаткан. Бунина хәзерге вакытта Израилдә диелә.
Хезмәттәшләренә язган хатында "Мин кайтмаячакмын: үз күршеләре белән сугышкан илдә яши алмыйм", дигән. Хатны The Bell басмасы китерә.
Бүген Русия шәһәрләрендә сугышка каршы урам чаралары бара. ОВД-Инфо мәгълүматынча, 14 шәһәрдә 171 кеше тоткарланган.
Әлеге видео Мәскәүнең "Зарядье" паркында төшерелгән. Кыз "Һәрвакыт булсын кояш" җырын җырлап бара.
Чернобыль атом станциясе өстендә янә Украина байрагы җилферди.
Танылган Украина фотографы һәм документалист Макс Левин һәлак булган.
Левин, Русия сугышы нәтиҗәләрен документлаштыру өчен, 13 мартта Киев өлкәсенең Гута Межигорская авылына килә һәм аның белән элемтә өзелә.
Фотографның җәсәде 1 апрельдә табылган.
Украина саклану министрлыгы Русия гаскәрләренең югалтулары турында яңа мәгълүматлар китерә.
2 апрель белдерүендә Русия якынча 17800 кешелек шәхси составын (яралылармы, үтерелгәннәрме, яки әсиргә төшүчеләрме икәнлеге аныкланмый), шулай ук 631 танкын, 1776 броньле машинасын, йөзләгән артиллерия системын һәм ПВО комплексларын, 143 очкычын һәм 143 боралагын югалткан диелә.
Русия саклану министрлыгы югалтулар турында мәгълүматны ике тапкыр гына бастырды. Соңгы бәяләүгә караганда, Русия кораллы көчләрендә 1351 кеше үлгән һәм 3825е яраланган. Бу мәгълүматлар Украинага җәлеп ителгән башка куәт оешмаларының (Росгвардия һәм башкаларның) хезмәткәрләрен исәпкә алмыйлар.
Сугыш шартларында югалтулар турындагы хәбәрләрне тикшерү мөмкин түгел. Бәйсез экспертлар бәяләвенчә, Русия югалтулары, кагыйдә буларак, рәсми Русия китергән саннардан югарырак, ә Украина атаган саннардан түбәнрәк булып чыга.
2 апрельгә каршы төндә Казанга Украинаның Мариуполь шәһәреннән 500 кеше килеп җитте. Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренчә, аларга уңайлы тору урыннары билгеләнгән, анда азык-төлек, беренче кирәк-ярак әйберләр каралган. "Шулай ук мохтаҗларга медицина ярдәме күрсәтеләчәк, аларны табиблар караячак", дип сөйләгән Нигъматуллин качакларны китергән поездны каршыларга җыелган журналистларга.
Украинадан килүчеләрне кабул итәргә әзерлеген “Санта", "Жемчужина", "Васильевский" шифаханәләре һәм "КАМАЗ-жилбыт" кунакханәләре февральдә үк белдергән иде
“Республика Донбасс халкын эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтергә әзер”, дип сөйләде премьер-министр урынбасары. Ул Татарстан оешмаларында 400дән артык вакансия ачылуын, балаларның мәктәп һәм бакчаларга билгеләнәчәген белдерде.
Украина ягы Мариуполь кешеләрен Казанга Русия мәҗбүриләп китерде дип белдерде.