Украинада сугыш башланганнан бирле Роскомнадзор 1500тән артык сайтны томалаган дип хәбәр итә "Роскомсвобода".
Аларның меңнән артыгы Русиянең Украинада "махсус операция"сы турында мәгълүмат бирү өчен томаланган.
Роскомнадзор Русия матбугат чараларыннан Украинадагы вакыйгаларны яктыртканда бары тик "Русия биргән рәсми мәгълүматын" гына куллануны таләп итте. Күпчелек орчакта сайтларны томаларга Баш прокуратура кушкан.
Украинада сугыш башланганнан бирле ЮНЕСКО мирасы саналган 53 объект җимерелгән дип хәбәр итә AFP. Оешма иярчен сурәтләрен һәм Украина хакимиятләре мәгълүматын өйрәнүен дәвам итә һәм җимерелгән объектлар саны күбрәк булыр дип фаразлый.
Би-Би-Си хәбәренчә, Киев, Харков һәм Чернигов өлкәләрендә 29 дини объект, 16 тарихи бина, дүрт һәйкәл һәм дүрт музейга зыян килгән. Иң авыр бәрелешләр барган Донецки өлкәсеннән ЮНЕСКОның әлегә мәгълүматы да юк.
1 апрель. Көн ахырына кыскача
- Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын 5 егетнең үлеме турында билгеле булды — Динаф Касыймов (21), Иван Изиметов (24), Сергей Прокофьев (25), Станислав Петрутик һәм Илфат Әхияров (33).
- Запорожье өлкәсендә әсирләр белән алмашу үткән — Украина президенты офисы башлыгы урынбасары Кирилл Тимошенко сүзләренчә, 86 украин хәрбие, шул исәптән 15 хатын-кыз хәзер иректә, алмашу форматын ул ачыкламады.
- АКШ Русия һәм Беларусның 120 компаниясенә каршы яңа санкцияләр игълан итте — алар нигездә саклану өлкәсе, галәм һәм диңгез тармакларына карый.
- Маҗарстанның Wizz Air лоукостеры 30 октябрьгә кадәр Русиягә һәм аннан барлык очышларын туктата — бу һава ширкәте Казанга да оча иде.
- Русия Мәгариф министрлыгы югары уку йортларыннан YouTube платформасындагы видеороликларны 4 апрельгә кадәр VK.Video һәм Rutube платформасына күчерергә таләп итте.
- Чехиянең тышкы эшләр министрлыгы Русия дипломатлары исеменә ачык хат бастырган — аларны "явыз ярдәмчеләр даирәсеннән чыгарга" һәм "батучы корабтан" тизрәк китәргә чакыралар.
1 апрель Башкортстанга берьюлы 5 кайгылы хәбәр китерде. Украинадагы сугышның чираттагы корбаны — 33 яшьлек Дүртөйле егете Илфат Әхияров.
Безнең хисапка күрә Илфат Әхияров Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстаннан 31нче егет булды.
Русия Юстиция министрлыгы тагын сигез кешене "ят агент" медиа исемлегенә кертте:
— The Bell-га нигез салучы Елизавета Осетинская
— The Bell баш мөхәррире Ирина Малкова
— "Дождь" алып баручысы Мария Борзунова
— "Медиазона" журналисты Алла Константинова
— "Кавказский узел" репортеры Мурад Мурадов
— тарихчы Евгений Понасенков
— журналист Анна Голубева
— сәясәтче Виктор Воробьев
Хәзер "ят агент" медиа исемлегендә 127 матбугат чарасы һәм физик зат бар.
Тулырак монда
Украинадагы сугышның чираттагы корбаны — Башкортстанның Иглин районы Таутөмән авылыннан старшина Станислав Петрутик. Аның Украинадагы сугышта һәлак булуы турында район хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова хәбәр итте. Станислав тумышы белән Хәйбулла районының Подольски авылыннан. 2000-2002 елларда гаскәрдә булган, 2013 елда Русия кораллы көчләре белән өч еллык килешү төзегән, соңрак аны ике мәртәбә озайткан. Аның өченче килешүе 2022 елның октябрендә тәмамланырга тиеш булган, ул Костромада хезмәт иткән. Петрутикның хатыны һәм ике кызы калган. Аны үлеменнән соң Батырлык ордены белән бүләкләгәннәр диелә.
Рәссам Алиса Горшенина проекты
Украинадагы сугышның чираттагы корбаны — Башкортстанның Тәтешле районы Авык-Бүләк авылы егете Динаф Касыймов. 21 яшь. Аның үлеме турында район башлыгы Фәннүр Шәйхелисламов хәбәр итте. Динаф 1 апрельдә туган авылында җирләнде.