Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер егет һәлак булган. Кушнарен районы Шәрип авылынан 2000 елгы Марсель Хәлиуллин белән хушлашу иртәгә булачак.
Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.
Русиядән күчеп китәргә мәҗбүр булган "Новая газета" журналистлары "Новая газета. Европа" исемле яңа басма ачкан. Аның "Новая газета" филиалы булмавы, мөстәкыйль һәм бәйсез проект икәнлеге әйтелә. "Новая газета. Европа" дөньяга Русиядә булган хәлләрне берничә телдә сөйләячәк. Ул урысча укучы һәм Европа кыйммәтләрен уртаклашучы кешеләр өчен дөнья һәм Русия яңалыкларын яктыртачак", диелә басманың Telegram-каналында.
Яңа басманың баш мөхәррире – "Новая газета"ның элеккеге сәясәт бүлеге мөхәррире Кирилл Мартынов.
Мародерлар харитасы
"Медиазона" Беларус активисты Антон Мотольконың “Русия солдатлары Украинада урланган әйберләрне СДЭК аша Русиягә җибәрә” дип аталаган видеоны тикшергән. Хәрбиләр Беларусның Гаюн шәһәрендә.
Журналистлар әйбер җибәрүчеләрне ачыклаган. Бу әйберләр Украинадагы шәһәрләрдән урланган дип фаразлана.
Роскомнадзор Google ширкәтенә Русиядә үзен һәм сервисларын рекламалауны тыйды.
Моннан тыш, эзләү системнарында Google "Русия кануннарын бозучы" дип тамгаланачак.
Роскомнадзор бигрәк тә YouTube-ка бәйләнә. Ул Украинада барган "махус операция" турында "фейк" тарату урынына әйләнде диелә.
"Украинада сугыш барганын абыем анда һәлак булгач аңладым"
Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстан егете Илфат Әхияровның энесе Илгиз Украинадагы сугыш еракта, безгә кагылмый дип уйлап яшәгән. Бердәнбер бертуганының цинк табутта кайтуы аны айныткан, каядыр канкоеш һәм кешеләрнең үлеме барлыгына инанган. Үзенә кагылгач.
Шулай да ул "башлаган эшне төгәлләргә кирәк" саный:
— Мин бу хәлләр болай ук түгелдер дип уйлаган идем. Үземә кагылгач, аңладым. Бу сугышны файдасыз дип әйтә алмыйм. Бу кадәр кеше һәлак булган икән, Башкортстанга бит күп табутлар кайтты, бетермичә чыкмасыннар (Украинадан Русия гаскәре). Бу – минем шәхси фикер. Башлаган эшне төгәлләргә кирәк. Алайса нәрсә өчен минем абый, башкалар үлде? Ярты юлда туктарга ярамый.
Илгиз Әхияров белән сөйләшүне Азатлыкның төп сайтында укырга мөмкин
Мариуполь шәһәр шурасы 4нче хастаханә хезмәткәрләрен һәм авыруларны мәҗбүриләп фетнәчел “ДНР”га чыгару турында хәбәр итә.
Мэр Вадим Бойченко сүзләренчә, Русия гаскәрләре Мариупольдән барлыгы 40 мең кеше чыгарган. Хәзер шәһәр хакимиятләре депортацияләнгән кешеләр исемлеген төзи һәм аларны кире кайтару механизмнарын эзли.
Берничә көн элек Мариупольдән Казанга да 500 кеше китерелгән иде.
The New York Times украин хәрбиләренең яралы Русия хәрбиләрен атып үтерүе турында 4 апрельдә интернетта таралган видеоның чын булуын раслаган. The New York Times язуынча, видео Киевтан ерак түгел Дмитровка авылы тирәсендә төшерелгән. Элегрәк Украина саклану министрлыгы бу җирдә Русия колоннасын юк итү турында хәбәр иткән иде.
Украина президенты Офисы киңәшчесе Михаил Подоляк әлеге видеога карата Киев хәрбиләрнең "канунсыз гамәлләренә" дәлилләр алса, алар "кануни кырга кайтарылачак" дигән иде. Шул ук вакытта Подоляк украиннарның гамәлләрен "эмоциональ шартлар" белән дә аңлап була дип белдерде.
Русия тикшерү комиетыты башлыгы Александр Бастрыкин видеодагы хәлләрне тикшерергә кушты.
Элегрәк The New York Times журналистлары Бучада Русия хәрбиләренең тыныч халыкны үтерүләре турында тикшерү чыгарган иде. Иярчен сурәтләрен анализлап, алар кешеләрнең җәсәдләре Буча урамнарында март уртасында ук, ягъни Русия гаскәрләре киткәнче булган дигән нәтиҗәгә килде.
Пентагон: Русия гаскәрләрен Киев һәм Черниговтан чыгаруны тәмамлаган
Пентагон сүзчесе Джон Кирби Русия Украинаның Киев һәм Чернигов өлкәләреннән гаскәрләрен чыгарып бетергән дип хәбәр итте журналистларга.
"Без Киев, Чернигов яки якын-тирәдә Русия гаскәрләрен күрмибез", дигән ул.
Украинага Русия 24 февральдә берьюлы өч флангтан бәреп керде, әмма берничә көн элек Мәскәү көчләрен илнең көнчыгышында тотачагы турында белдерде. Анда фетнәчел "халык республикалары" урнашкан.