Русия кара исемлеккә 398 АКШ конгрессмены һәм 87 Канада сенаторын кертте
Бу АКШ белән Канада Русиягә каршы сугыш башлаганы өчен керткән санкцияләргә җавап, дип аңлатты Русия Тышкы эшләр министрлыгы.
Моннан тыш министрлык Чехия илчелегенең өлкән дипломатын Русиядә теләнмәгән кеше дип игълан итте һәм аңа Русиядән 17 апрельгә кадәр китәргә кушты.
Европа берлеге Украинага тагын 543 миллион евро бүлә.
Европа шурасының рәсми сайтында белдерелгәнчә, әлеге траншны да исәпкә алып, Киевка ярдәм күләме барлыгы 1,5 млрд еврога җитәчәк.
Акча укарин армиясенә экипировка, ягулык, аптечка, корал өчен тотылачак.
Латвия тышкы эшләр министры: "денацификациягә мохтаҗ бердәнбер ил - Русия"
"Русия гаскәрләренең Украинада кешелеккә каршы кылган коточкыч геноциды күренешләреннән, хәрби җинаятьләреннән соң, дөньяда чын денацификациягә мохтаҗ бердәнбер ил – Русия федерациясе булуы аңлашыла башлый", дип белдерде Эдгар Ринкевичс.
Рәссам Сергей Ёлкин Русиядән киткән. Бу хакта танылган карикатурачы фейсбукта хәбәр итте.
Әле ул Болгарстанда.
Ёлкин - рәссам һәм архитектор. 199 еллдан карикатуралар ясау белән шөгыльләнә. Аның карикатуралары сәясәткә, икътисадка һәм социаль проблемнарга багышлана. Ул күп басмалар белән хезмәттәшлек итә, шул исәптән күп еллар Азатлык Радиосы һәм Deutsche Welle белән эшли.
Башкортстанда еллык инфляция 22 проценттан артып киткән
2021 елның марты белән чагыштырганда ниләргә бәя нык арткан:
Шикәр комы – 75,3 %
Ярмалар – 32 %
Яшелчәләр – 68,9 %
Бәрәңге – 33,2 %
Җиләк-җимеш – 20,5 %
Көнкүреш электр тауарлары – 50,7 %
Телерадиотауарлар – 50,6 %
Төзелеш материаллары – 34,6 %
Швеция премьер-министры сүзләренчә, Стокһолм НАТОга керү турында гаризаны июнь ахырында тапшырырга ниятли.
Финляндия парламенты илнең НАТОга керүе турында киләсе атнада фикер алышачак. Бу хакта Финляндия премьер-министры белдерде.
24 февральдән Русия басып кергәннән бирле Украинада кимендә 20 журналист үтерелгән.
Украина журналистлар берлеге аларның исемлеген чыгарды. Берлек бирегә бары тик үлемнәре Украинаның баш прокуратурасында расланганнар гына кергән дип искәртте.
❗️ Google үзенең "Google Play" кибетеннән Сбербанк кушымтасын бетергән.
Кичә банк кушымтасы AppStore кибетеннән дә бетерелгән иде.