Европа берлеге Украинадагы сугыш аркасында Русиягә каршы алтынчы санкцияләр җыелмасын эшли. Бу хакта Европа комиссиясе башлыгы Урсула фон дер Ляйен Bild am Sonntagка биргән интервьюсында әйтте.
Аның сүзләренчә, бу чаралар банк секторы чикләүләре белән бәйле булачак. "Бигрәк тә тармакның 37% тәшкил иткән Сбербанкны өйрәнәбез", диде ул.
17 апрель иртәсенә төп хәбәрләр:
- Сугыш башыннан бирле Украинада кимендә 202 бала һәлак булган, 361 бала яраланган — Украина прокуратурасы.
- Азатлык радиосының урыс хезмәте "Москва" крейсерында кимендә бер хәрби үлүен раслады (мичман Иван Вахрушин). Русия диңгез армиясе җитәкчелеге крейсер экипажы белән очрашты, анда 100ләп диңгезче булды (крейсерда 500ләп кеше хезмәт иткән дип белдерелә).
- Украина президенты Владимир Зеленский Мариупольдәге украин хәрбиләрен үтерү Русия белән сөйләшүләргә нокта куячак дип белдерде. Андагы хәрбиләргә ярдәм итү өчен "төрле дәрәҗәдәге" сөйләшүләр алып барыла, ди ул.
- Русия саклану министрлыгы сугышта 23 меңнән артык Украина хәрбие һәлак булуын белдерде. Зеленский 2,5-3 мең һәлак булган гаскәри турында сөйләгән иде.
- Львов мәхкәмәсе Виктор Медведчукны сак астына алу карарын чыгарды. Берничә көн элек ул Украина күзләү хезмәте тарафыннан кулга алынган иде.
Бүген Татарстаннан Украинадагы сугышта һәлак булган тагын бер егет җирләнде.
Руслан Садыйков - Аксубай районында туган, 20 яшь. 2021 елда урман техникумы көллиятен тәмамлаган, дипломны Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тапшырган булган. Ул озату мәрәсимендә катнашкан. "Киләчәк планнары турында сорагач, башта хезмәт итеп кайтам дигән иде", дип искә алган Кузюров.
Руслан 12 апрельдә Мариупольдә һәлак булган.
Львовтагы мәхкәмә дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнгән Виктор Медведчукны тикшерү изоляторына җибәргән.
Путинның дусты дип саналган Медведчук Киевта йорт сагында утыра иде. Февраль ахырында качып китте, 12 апрельдә тоткарланды.
Шәймиев Путинның сугыш вакытындагы сәясәтен яклап чыкты
"Русия – җир һәм мөмкинлекләре ягыннан иң зур ил. Ул һәрвакыт җәлеп итәрлек. Шуңа да без горурлык белән аның көчле, үз җирен, халкын, гореф-гадәтләрен, кыйммәтләрен яклый алырлык булырга тиеш дип әйтәбез. Русиянең көчсез булырга хакы юк. Көчле Русия – безнең уртак максатыбыз, иптәшләр", диде ул.
Шәймиев шулай Көнбатыш Русия мәдәниятен кире кагарга омтыла диде һәм моны тәнкыйтьләп чыкты.
Русия әсирлегендә 700ләп украина хәрбие һәм 1000нән артык тыныч халык тотыла, диде Украина вице-премьеры Ирина Верещук.
YouTube "Башкортостан" дәүләт телерадиоширкәте каналын томалаган.
Украинада сугыш башланганнан соң YouTube-та Русия хакимияте финанслаган күп кенә матбугат чараларының каналлары томаланды. Алар башлыча федераль медиа иде. Соңгы вакытта YouTube ВГТРКның төбәк телеканалларын да томалый башлады. Томалауга "Ставпрополье", "Русия-Кубань" телерадиоширкәтләре эләкте.
Татарстанныкы әлегә эшли.
Түбән Тагил рәссамына сугышка каршы чуаш һәм татар телләрендәге акция өчен беркетмә төзелгән.
Түбән Тагилда рәссам Алиса Горшенинага карата Русия армиясен "диксредитацияләгән" өчен беркетмә төзегәннәр.
Беркетмә өчен сәбәп – "Кара киемле хатын-кызлар" акциясе, әлеге акцияне "Феминистларның сугышка каршылыгы" хәрәкәте башлап җибәргән. Кара кием кигән, кулына ак гөлчәчәк тоткан килеш, рәссам шәһәрдәге балаларга белем бирү оешмаларының берсе янына чыгып баскан. Чәчәккә "Эпир вӑрҫа хирӗҫ!" һәм "Кирәкми безгә сугыш!" дип язылган тасмалар беркетелгән, бу чуваш һәм татар теленнән тәрҗемә иткәндә «Мы против войны!» дигәнне аңлата. Рәссам сүзләренчә, полиция гөлчәчәкне "агитация материалы" дип тапкан. Горшенина аныклавынча, аны тоткарламаганнар, тик куәт оешмасы хезмәткәрләре ул булмаганда аның өенә килгән. Шуннан соң ул үзе, яклаучы табып, аның белән бергә полиция бүлегенә килгән, анда рәссамга карата беркетмә төзегәннәр. Русия төп канунының 51 маддәсенә таянып, ул үзенә каршы күрсәтмә бирүдән баш тарткан.
Горшенинага 50 мең сумга кадәр штраф яный, мәхкәмә утырышының датасы әлегә билгесез.